поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
21.01.2009 Җәмгыять

МӨСЕЛМАННАР БЕРДӘММЕ?

Ашыкмый гына укырга барырга дип троллейбуска утырдым. Бер буш утыргычны күреп, шунда төпләнергә булдым. Янымда утыручы бер урта яшьтәге ир-ат минем белән дус-кардәше сыман сөйләшә башлады. Тора-бара аның сектант икәнлеге аңлашылды. Сүз тормыш, яшәеш хакында иде. Һәм мине ул һаман үз җәмгыятенә тартырга, аның ни дәрәҗәдә кирәкле, мөһим булуына төшендерергә тырышты. Сөйләшүнең чиге юк иде кебек. Әмма миңа төшәргә кирәк. Тукталышны көр тавышлы ир-ат игълан иткәч, бу шыксыз сектант миңа бик мөһим бер фикер әйтеп калдырды. «Сез бит мөселманнар бер-берегез өчен дә тора алмыйсыз, хәтта ике мөселман дәүләте бер-берсенә каршы сугыш алып бара», — диде, әмма моңа артык игътибар биреп тормадым. Инде бу вакыйгага бер ярты ел узгандыр, тик әлеге сүзләрнең мәгънәсенә хәзер генә төшенә барам.

БОРЧЫЛУЧЫЛАР АЗ БУЛДЫ

 

Дөнья финанс кризисы белән җәфалана, бер якта Русия «газ чыгарып», уен-муен күрсәтеп тора, икенче якта Израиль Фәләстин халкын фашистларча юк итү белән «шаярганда», нәкъ тә шул бердәмлек хакында уйланам. Бармы соң ул бердәмлек? Бигрәк тә мөселманнар арасында әлеге төшенчә сакланамы?

 

Искә төшерсәк, Газзә Секторындагы хәрби чараларга каршылык йөзеннән Венесуэла һәм Боливия хөкүмәте Израиль белән дипломатик мөнәсәбәтләрне шундук өзү хакында белдергән иде. Җир шарында иминлек һәм татулык хөкем сөрүен, кеше хокуклары хөрмәт ителүен телибез, диеп аңлатты хөкүмәт башлыклары. Алай гына түгел, ике атна элек, Венесуэла җитәкчеләре үз илчеләрен Израильгә җибәргәндә, БМОдан, куркынычсызлык советыннан сугыш тәмамлансын өчен кискен чаралар күрелергә тиешлеге хакында да таләп итте. Бу вакытта әле, гомумән, соңгы өч атнада мөселман дәүләтләре башлыклары бер тапкыр да очрашмаган иде һәм алар катнашында бернинди киңәшмә дә узмады.

 

Әле шимбә көн Иран Президенты Катара башкаласына киңәшмәдә катнашыр өчен сәфәр кылды. Берничә гарәп дәүләте лидерлары белән бергә узган киңәшмәдә Сирия һәм Ливия Президентлары, ХАМАСның сәяси бюро башлыгы Хәлед Мәшәл дә катнашты. Әмма Мисыр һәм Согуд Гарәбстаны әлеге очрашуга бойкот белдерде. Газзәдәге хәлләргә карата уртак фикердә булырбыз, дип өметләнсәм дә, бар да киресенчә, гарәпләр янә аерылды.

 

СУГЫШ ТӘМАМ, ӘММА...

 

Дүшәмбе егермедән артык гарәп илләре бергә җыелышып сөйләште, уртак фикергә дә килделәр анысы, Аллаһыга шөкер. Согуд Гарәбстаны Короле Газзәгә 1 млрд доллар акча да вәгъдә итте. Әмма 5500 яраланучы, 1300 үле (400 бала, 100 хатын-кыз, 100 карт) мөселман гәүдәсе берничек тә эзсез калмый.

 

Ислам диненең төп сыйфатларының берсе — бердәмлек дигән төшенчә бөтенләй булмау, шундый авыр вакытта да бөтен мөселман өммәтенең рухи зәгыйфьлеген күрсәтә. Инде тарихка да күз салсак, монгол, тәре яулары, мәмлүкләр белән фатимитлар, Иран белән Гыйрак сугышлары кебек һәм инде Казан ханлыгы мөселманнарының таркаулыгы хакында сөйләп торасы юк. Үзебезнең газиз Ватаныбыз яулап алынганда, Иванайларга мөселман кардәшебез Шах Гали ярдәм иткән. Кыскасы, элек ничек һәркем үз мәнфәгатен кайгырткан булса, бүген дә нәкъ шулай ук. Ничек җавап бирерләр, анысы билгесез, әмма куркыныч.

 

Израильнең гомум 10 телевидениесе статистикасы күрсәткәнчә, яһүдләрнең 41% әлеге сугышны җиңү дип атый, икенче 41% — җиңелү дип саный. Тик акылы булган кеше бу сугышның гаделсез, ни дәрәҗәдә вәхшилек икәнен аңлыйдыр. Алай гына түгел, 360 кв.км. урын алып торучы ХАМАСны да яһүдләр ничек кенә камап алмасын, барыбер яулап, максатларына ирешмәделәр. Ә үзләрен ерткыч буларак кына күрсәтә алдылар. Бөтен дөнья буйлап Фәләстин халкын яклап пикетлар үтте. Инде ял көне Казанда да өшетерлек суыклар булуга карамастан, чама белән җиде йөзләп халык Ирек мәйданына җыелган иде. Биредә Кабан арты мәчете имам-хатыйбы Сәит Җәффар хәзрәт, Камал хәзрәт Әл-Зант, Нурулла мәчетеннән Фәрит хәзрәт, Кол Шәриф мәчете директоры Зөфәр хәзрәт кебек дин әһелләре белән бергә гади халык та Израильнең мәкеренә үз мөнәсәбәтен күрсәтте. Шуннан соң, кайберәүләр мөфтияткә барып, ә кайберәүләр бөтенләй карда гына намаз укыды. Ахырда Исхак хәзрәт исемендәге Кабан арты мәчетенә барып, мөселманнарның үзара сөйләшүе булды. Сүз шулай ук мөселманнарның таркаулыгы һәм яһүдләрнең хәйләсе хакында барды. Алар гамәлен фашизм белән дә тиңләүчеләр табылды. Әйтергә кирәк, пикетны оештыручылар сүзенчә, бирегә дин башлыклары да чакырылган, тик, кызганыч, алар күренмәде.

 

Пәйгамбәребез хәдисендә: «Әгәр мөселманның берәр әгъзасы авыртса, шул вакытта аның бөтен тәне сызланыр. Ничек мөселман кардәшнең хәле авырайса, бөтен мөселман өммәте кайгырыр». Нәкъ шулай, тик узган вакыйгалар әлегә киресен күрсәтте.

 

P.S. Инде Интернет челтәрендә, форумнарда төрле язмалар, төрле фикерләр эленеп кенә тора. Әйтик, бер үк вакытта сугыш белән бергә Русия һәм Украина арасында туган аңлашылмаучанлык, янәсе, Фәләстинда булган вакыйгаларны яктыртмас өчен махсус оештырылган. Һәм өстәргә мөмкиндер, бу форумчының фикере берничек тә сәер тоелмый башлый, чөнки ике вакыйга да бер үк вакытта тәмамланды. Шулай да гаммәви мәгълүмат чараларында Фәләстиндагы мәхшәр вакыйгалар даими яктыртылмады дип әйтеп булмый.

 

ПИКЕТКА ЧЫККАН КАРДӘШЛӘРНЕҢ СУГЫШКА КАРАТА МӨНӘСӘБӘТЕ:

 

Исхак хәзрәт исемендәге Кабан арты мәчете имам-хатыйбы Сәет Җәгъфар хәзрәт Лотфуллин:

– Пикет оештыруны гарәпләр оешмасы күтәреп чыкты. Без, билгеле, аларга теләктәшлек белдердек. Казанның үзәк 10 мәчете 18 гыйнварда Ирек мәйданында пикет булачагын игълан итте. Бирегә гарәпләр генә түгел, татарлар, үзбәкләр, таҗиклар да килде. Газзәдәге сугыш бер халыкның гына бәласе түгел. Сугыш бөтен мөселман җәмгыятьләренә дә кагыла!

 

“Гарәп студентларының Татарстандагы берлеге” вәкиле Нурәхмәт Муруди:

– Безнең илдә кан коела, халкыбыз кырыла. Израиль китереп чыгарган сугыштан без читтә кала алмыйбыз. Әлеге пикетка бөтен халыкны чакырдык. Килүчеләрнең күпчелек өлеше дә гарәпләр түгел, ә җирле халык.

Әлеге бәрелеш бүген генә килеп чыкмады. Ул инде гасырлар буе дәвам итә. Әгәр Израильнең теләге булса, сугышны туктатып була. Иң беренче чиратта, Израиль Фәләстин җирендә басып алу сугышын туктатырга тиеш.

 

Әнәс абый:

Синең өеңә кереп, үтереп йөриләр икән, бу инде сугыш булмый. Ике яктан да бер төрле танкка утырып сугышсалар, ул чакта сугыш дип атарга була. Җир йөзендә барлык халыкларга да урын җитә. Яһүд, татар, гарәп һәм башкалар бер-берсен  аңлап яшәгәндә генә, Аллаһы рәхмәте иңәр. Әгәр көчлеләр астагыларны кимсетсә, Аллаһы рәхмәтен өмет итә алмыйбыз. Акылсызлар акылларына килсен.

 

Суфия әби:

(Ул кайгыдан хәтта сөйли дә алмыйм дип җавап бирде. – авт). Милләтләр тыныч яшәсен иде. Ут астында яшәүче балалар кызганыч. Барыбыз да Аллаһы Тәгалә коллары бит юкса. Барыбыз да Аның янына кайтачакбыз. Татулыкны, дуслыкны ник аңламыйлар икән? Аз булса да ярдәмем булмасмы дип килдем.

 

Камәл хәзрәт Әл-Зант:

– Без биредә Фәләстинда һәлак булучы мөселман халкы өчен борчыла гына алабыз. Бу кан коюны туктатырга кирәк. Балаларны, хатын-кызларны, карт-корыны үтерүне туктатырга кирәк.

 


Айзат ШӘМӘРДӘНОВ
Безнең гәҗит
№ 3 | 21.01.2009
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»