поиск новостей
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Апрель
  • Ильвина - җырчы
  • Илфар Кәримов - журналист
  • Илназ Заһитов - хоккейчы, тренер
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
19.08.2013 Җәмгыять

Изге айда изге эш

Ураза гаете көнне Уразавылның үзәк мәйданында бәйрәмгә багышланган зур концерт-тамаша үтте. Татар эстрадасында чыгыш ясаучы якташ җырчы-йолдызларыбыз, Татарстанның атказанган артистлары Роза Хабибуллина, Ирфан Измайлов һәм шулай ук популяр булган Динар Фәйсханов, Сәит Абдуллин, Радик Яруллин үз җырлары белән тамашачыларны сөендерде.

Яшь талантыбыз Илдус Харрясов, Таһир Нәвретдинов, Рафаил Каюмов, ике туган Ринат һәм Марат Яруллиннар, Рбишчаның атаклы баянчысы Ваиз Хәйретдинов, Семочки егете Руслан Исхаков, Яндавишчадан Ренат Ильясов, Мәдәнә кызы Гөлнара Садекова, Суыксудан Равил Исхаков бердәнбер татар районы үзәген яңгыратып җырладылар.

- Бу хәйрия концерты иде. “Земля и люди” хәйрия фонды белән мин берничә ел  эшлим.  Мәскәүдә яки башка җирдә оештырылган концертларымда да залга махсус урналар куеп акча җыябыз һәм ятим, инвалид балаларга, картлар йортына бирәбез. Шәфкатьле, миһербанлы кешеләр күп милләттәшләребез арасында. Менә әле дә фондның рәисе Али Шәймурзин Ураза бәйрәме уңаеннан үзебезнең кече ватаныбызда (минем дә, Алиның да тамырлары Нижгар якларыннан) хәйрия концерты бирергә тәкъдим итте. Дус артистларыма шалтыраттым – шатланып ризалаштылар. Күргәнегезчә, менә дигән зур тамаша килеп чыкты һәм 34 мең сум акча җыелды.

Бу концертны оештыруда Кызыл Октябрь районы җитәкчесе Халит Сөләймановка, Нижгар татарлары конгрессына, “Туган як” газетасына зур рәхмәтләремне белдерәсем килә. Ә “Земля и люди” хәйрия фонды аша изге эш кылырга теләүчеләр blago@bf-zil.ru сайтына рәхим итә алалар, анда фонд турында бөтен мәгълүмат бар, - дип сөйләде бу тамашаның режиссеры Динар Фәйсханов.

Чәршәмбе көнне Кызыл Октябрь районының мәгариф комитеты бинасында Динар Фәйсханов хәйрия концертында җыелган акчадан райондагы 11 инвалид балага өлеш чыгарды, ә калган өлеше Салган балалар йортында бәйрәм табыны оештырырга китәр.

Менә шулай изге айда игелекле кешеләр тарафыннан мохтажларга карата изге эшләр башкарылды.


Р.ТИМЕРШИН.
Туган як
№ --- | 16.08.2013
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»