поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
16.08.2013 Авыл

Пожар - һаман узар

Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районы Кочко-Пожар авылы талантларга искиткеч бай авыл. Кечесеннән алып олысына кадәр аларның сәхнәдә берсеннән-берсе матур чыгышларына карап сокланмый мөмкин түгел”, - ди Сергач районы мәдәният бүлеге җитәкчесе С.Ю.Лисина 11 августта шушы авылда үткән гармунчылар һәм баянчылар конкурсы тәмамланганнан соң.


Чынлап та, биш ел дәвамында авыл яшьләре шәһәрле дуслары белән бер дигән концерт биреп киләләр. Быелгы юбилейлы музыкаль тамашада 25 сәләтле яшь талантыбыз 8 август көнне сәхнәгә чыкты. Клуб, елдагыча, шыгрым тулды. Билет хакы 100 сум торса да, килүчеләр хәйран күп иде, шуңа басып караучылар да шактый булды. 20 мең сумлык билет сатылган. Ә моңа кадәр шул ук сәхнәдә балалар концерты һәм тамашасы оештырып, клуб тагын 10 мең сум акча җыйган. Аның художество җитәкчесе Эльвира Мусина әйтүенчә, билетларның һәрбересе салым органнарында теркәү узган һәм шуңа күрә концертлардан кергән акчаның тиененә кадәре исәптә. “Хәзер ул акчалар саклык банкында. Без аларны район мәдәният бүлеге аша алып үз файдабызга кулланачакбыз. Күреп торганыгызча, клубка шактый ремонт таләп ителә, аппаратураны да яңартасы килә”, - ди Эльвира Әхмәт кызы.

- Район хакимиятенә зур рәхмәт, аларның ярдәме белән клубның түбәсе тулаем яңартылды, түшәме ремонтланды, электрификациясе алмашынды һәм яңа җылыту системасы сузылды, - ди авыл башлыгы Рөстәм Абдуллин. Ләкин район бюджетында калган косметик ремонтка бүтән акча каралмаган икән. “Шуңа бөтен ышаныч хәлле авылдашларга. Аларның ярдәмендә берничә яңа тәрәзә куелды, яңа өстәл теннисы кайтарылды. Әмма авыл клубын чын мәгънәсендә мәдәни учак итәр өчен тагын финанс ярдәм кирәк”, - дип белдерде Рөстәм Мансур улы. Һәм кочко-пожарлылар бу өлкәдә дә сынатмаслар, дип ышанасы килә.

Сергач районы башлыгы Н.М.Субботин белән узган пресс-конференциядә К.-Пожар клубында Сергач татарларының милли-мәдәни үзәген ачу мөмкинлеге турында кызыксынган идек. Билгеле, ул үзәкне безгә Николай Михайлович кызыл тасмалы тәлинкәдә китереп бирмәс. Үзебезгә, аеруча пожарлыларга тырышырга кирәк. Клубның тышкы һәм эчке кыяфәтен “күз маен” алырлык булмаса да, тиешенчә уңай якка үзгәртә алсак, бик әйбәт булыр иде. 1929 елда Кочко-Пожар милли Кызыл Октябрь районының беренче үзәге тикмәгә генә булмаган ич, чөнки бу авыл башка татар авылларына караганда географик яктан әйбәт урында урнашкан. Миңа калса, Кочко-Пожар клубы бинасын үзәк итеп яңарта алсак, аны Сергач татарларыныкы дип әйткән очракта да барча Нижгар татарлары файдасына кулланырга кулай булыр иде. Нижгар татарларын, яисә безне, чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез  күбрәк Сергач ми-шәрләре дип таный бит.

Авыл башлыгына, клуб хезмәткәрләренә дә рәхмәт әйтәсе килә. Чөнки алар аякларын кушырып утырып тормыйлар, спонсорлар ярдәменә өмет итсәләр дә, үзләре дә аз-маз акча эшләү юлын тапканнар.

Гармунчылар һәм баянчылар конкурсына кайтканда, берсе кызганыч, тамашачы теләгәнчә күп җыелмады. Ә конкурс яхшы оештырылган иде. Музыкаль тәнәфесләрдә Мөтеравыл кызлары бию, ә грибанлылар җыр белән чыгыш ясадылар. Хуҗалар үзләре дә конкурс комиссиясен һәм залда утыручыларны мәдәни сәләтләре белән шаккатырды.

Алдан хәбәр иткәнебезчә, конкурста чыгыш ясаучылар ике төркемгә бүленгән иделәр. Яшьләр арасында беренче урынны Иске Мочалидан Наил Билялов алды, икенче белән өченче урыннарны ике туган Марат (К.-Пожар) һәм Рушан (Дзержинск) Жиһаншиннар бүлеште.

Өлкән төркемдә беренче бүләк Камкадан Фатех Сердюковка бирелде. Икенче бүләккә К.-Пожарның мәртәбәле баянчысы Вафа Курамшин лаек дип табылды, ә өченчесен шулай ук оста гармунчы һәм тел бистәсе грибанлы Камил Шәймәрдәнов алды. Асия Гафар кызы Насибуллина (К.-Пожар) озак еллар татар җыр сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен “Туган як” газетасының Рәхмәт хатына һәм бүләгенә ия булды. Конкурсны югары дәрәҗәдә алып барганы өчен Камил Фәхретдинов Сергач районының мәдәният бүлеге исеменнән махсус бүләкләнде. Ә Кече Рбишчада Сабантуй кысаларында узган җыр бәйгесендә өченче урынны алган Диана Арифуллинаны К.-Пожар клубы дирекциясе истәлекле бүләк белән бүләкләде. Гомумән, Сергач районының  мәдәният  бүлеге оештырган районара конкурста чыгыш ясаган уннан артык барча гармунчыга бүләкләр тапшырылды. Конкурс аягүрә басып барлык катнашучылар һәм тамашачылар тарафыннан башкарылган “Туган тел” җыры  белән  тәмамланды.

Кыска гына вакыт   эчендә  К.-Пожар клубында дүрт мәдәни чара булып үтте. Аның һәрбересе зур әһәмияткә ия. Шулай да без художество җитәкчесе Эльвира Мусинаның балаларны сәхнәгә чыгаруын аерым билгеләп үтәр идек (фотода).

Физкультурачылар көнендә (10 август) Сергачның “Лидер” ФСКсында күп төрле спорт чаралары оештырылган иде. Шуларның берсендә К.-Пожар хоккей командасы уңышлы чыгыш ясады һәм шәһәр командаларын җиңеп беренче урынны яулады. Менә шулай, Пожар – һаман узар, шул исәптә мәдәният өлкәсендә дә.           


 


О.ХӨСӘИНОВ
Туган як
№ --- | 16.08.2013
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»