поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
16.08.2013 Авыл

Татарстан язучылары иген кырларына чыкты

Ел саен урып-җыю вакытында Татарстан язучыларының төрле районнарда үз укучылары белән очрашуы матур традициягә әйләнеп бара. Чираттагы очрашуларның нәкъ менә Буа районында узуы да тикмәгә түгел.

Хуҗалык кырларында быел республикада иң зур уңыш җыеп алырга җыеналар. Язучылар район игенчеләренең зур хезмәт җиңүе – амбарларга 100 меңенче тонна ашлык кайтары­луының шаһиты булды.

Беренче тукталыш

Букчада... китаплар

Балкып торган мәктәп каршында язучыларны ачык йөз, күпереп пешкән икмәк белән кар­шылауларын күргәч, ша­гыйрь­нең “Кояш сыман балкып каршы ала, үзенә килгән һәрбер кунакны” дигән сүзләре искә төшә. Иртә таңнан районның төрле авылларыннан ерак юлларны якын итеп яраткан язучысын күрергә, сүзен ишетергә җыйналган бит алар. Мәктәптә татар теле һәм әдә­биятын укыту, китапханәче булып эшләүчеләр генә түгел, күп санлы ата-ана­ларның язучы сүзенә сусаганнары сизелә. Бу кадәресен кулларындагы китаплар гына тү­гел, очрашуга килгән Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай бүләге иясе Марсель Галиев, шагыйрь Рифат Җамал, драматург Рәдиф Сәгъди, Буа якларында туып үскән галим, шагыйрь Равил Рахмани, шагыйрь Нәсим Акмалның иҗаты турында мәктәп фойесында оештырылган күргәзмә дә раслап тора.

“Районга барыр алдыннан унсигез ел элек газетага язылган бер мәкаләмне карап утырдым әле. Анда, Буа районының якты йөзле, җор телле кешеләрен бер күрүдә үк яраттым. Булдыклы һәм эшчән икән алар, дип язылган. Шушы фикерем хәзер тагын да күбрәк ныгыды”, – диде Марсель Галиев, очрашуга килгән халык алдында чыгыш ясап. Очрашуда катнашучы башка язучы­ларның чыгышларын да буалылар яратып кабул итте. Равил Рахмани исә кайчандыр үзе укыган бу мәктәптәге уңай үзгә­решләргә сөенүен әйтте.

Берничә ел элек яңабаштан диярлек төзелгән мәктәпнең инде үз традицияләре генә түгел, әледән-әле яңа экспонатлар бе­лән баетылып торучы музее да бар икән. Музейның Габдулла Тукай бүләге иясе, якташ ша­гыйрьләре Ринат Харис исемен йөртүе дә күп нәрсә турында сөйли.

Быел җиденче тапкыр уздырылучы хәйрия акциясе кысаларында мәктәп бусагасын атлап керүчеләргә Буа муниципаль рай­оны башлыгы Азат Айзетуллов бүләк иткән букчаларга язу­чыларның култамгалары төшкән китаплары да өстәлде. “Район башлыгы кулыннан мондый зур бүләк алуы бер шатлык булса, язучы­ларны күрү, алар белән аралашу үзебезгә генә түгел, балаларыбыз өчен дә гомергә онытылмас вакыйга”, – диде ата-аналар исе­мен­нән республика һәм район җи­тәкчелегенә, язучыларга рәх­­мәт белдергән Сәрия Гафурова.

Буа районында махсус программа нигезендә һәр елны диярлек берничә авылда яңа мәк­тәп төзелә. Яңарак кына Кыят һәм Протопопово авылларында яңа мәктәп ачылган. Тагын берничәсе яңабаштан диярлек төзелеп, сафка баскан. Районда барлык мәк­тәпләр дә яңа уку елына тулысынча әзер, ди Азат Касыйм улы.

Икенче тукталыш

Җир кешесе димәссең

Татарстан язучылары бүген Буа төбәгендә яшәп иҗат итүче өметле каләм ияләрен күз уңын­нан ычкындырмый икән. Язучылар бу килүләрендә озак еллар шушы төбәктә эшләгән Россия Федерациясенең Мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, Гомәр Толымбай исемендәге бүләк иясе Гөлнур Айзатуллова иҗатын тирәнрәк өйрәнү максатын да куйган. Дө­ресен әйткәндә, аның берсеннән-берсе эчтәлекле җырларын мо­ңарчы да ишеткәнем бар иде. Бигрәк тә Башкортстанның танылган җыр­чысы Илнур Мусин башкаруында “Пар наратлар” җыры беркемне битараф калдырмыйдыр.

Татарстанда да җырлары еш яңгырый аның. Бигрәк тә Габ­делфәт Сафин, Илсаф, Вил Усманов, Гүзәл Җәләлова, Илнар Сәйфиев кебек танылган җыр­чылар башкаруындагылары кү­ңел­дә калырлык. Шигырьләре тирән мәгъ­нәгә ия.

Ун яшеннән шигырь яза башлаган гына түгел, хикәяләре дә төрле матбугат чаралары, шул исәптән “Ватаным Татарстан” газетасы битләрендә басылган.

Республиканың Апас районы Иске Әнәле авылында туып үскән Гөлнур ханымның тыйнаклыгына да сокланырлык. Бер якта гаилә, ике бала, тынгысыз хезмәт, икенче якта – көн саен диярлек өстәлеп, тулыландырылып торган иҗат җимешләре: шигырьләр, хикәяләр, җырлар... Шуның өс­тенә күңеле боеккан минутларда кулына баянын алып, үзе чыгарган җырларын сузарга да вакыт таба. Ясаган рәсемнәре дә сокланырлык. Һич кенә дә, үзе әйт­кәндәй, “сәгать иртәнге биштән кичке караңгыга кадәр тормыш ыгы-зыгысына күмелгән җир ке­шесе” дип уйла­массың.

Иҗатын тагын бер кат күздән кичергәннән соң, язучылар төпле бер фикергә килеп, ша­гыйрәгә киләчәктә уңышлар теләделәр. Берлек рәисе, булачак шагыйрәне студент елларыннан ук яхшы бел­гән Рафис Корбан: “Сез күптәннән танылуга лае­к”, – дип куйды. Бу кадәресе авторның киләчәктә Татарстан Язучылар берлегендә әгъза булу мөмкинлегенә дә ишарә иде бугай.

Өченче тукталыш

“Чәчкәнме – чәчкән”нәр күп түгел

Көннәр шулай торса, Буа районы кырларында урып-җыю эш­ләрен тагын бер атнадан тәмам­ларлар, шәт. Бүген кайсы гына хуҗалыкка барып чыкма, кырдагы ыгы-зыгыга карап сокланырлык. Эш, кем әйтмешли, сәгать механизмы кебек көй­ләнгән. Уңыш та хәйран калырлык. Көзге культуралардан 35-40 центнер чыга! Кукуруз басуы тирәсеннән узганда Марсель Галиев соклануын яшермәде. Мондый биек, тыгыз булып үскән кукурузларны соңгы тапкыр җиде-сигез ел элек кенә күреп була иде. Хуҗалык кырларында чөгендер уңышы да шактый матур булып күренә. Кыс­касы, язучылар кай тарафка гына күз салса да, башкарылган эшләрнең нәтиҗәсен күреп сө­енерлек. Буа шәһәрендә генә түгел, авыллары да ничектер үзенең төзеклеге, йортларының биеклеге, ишегалларында мал-туар күплеге белән аерылып тора. Терлекчелек комплекслары турында сөйләп тә торасы түгел.

Дөрес, анда-санда хәл ите­ләсе проблемалар да күзгә ташлана әле. Чүп үләненә күмелеп утыручы басулар да юк түгел. Анысы фермер җирләре икән. Вакытында эшкәртеп, ашлап, сый­фатлы орлык чәчмәсәң, югары уңышка өмет итеп булмый шул инде. Фермерларның исә мөмкинлеге чикләнгән. Техникалары да шактый искергән. Шуңа күрә дә кайбер фермерлар “чәч­кәнме – чәчкән” дигән принциптан чыгып эш итә бугай. Нәтиҗәсе дә күз алдында. Ярый әле, ан­дыйлар күп түгел, диләр.

Районда мөстәкыйль эшләүче хуҗалыклар да бар. Республикага танылган “Коммуна” үзе генә дә ни тора! Язучылар булган ”Авангард”, “Дружба” һәм башка кайбер хуҗалыкларда эшләр аеруча оешкан төстә бара. Урып-җыюда катнашучыларның һәр­кайсы өчен матди кызыксындыру чаралары каралган. Комбайнчылар хезмәтенә даими нәтиҗә ясала, күчмә кубоклар, акчалата бүләк бирелә. Район газетасы, җирле радио хезмәт алдынгы­ларының уңышлары белән даими таныштырып бара.

Хуҗалыкларда барган урып-җыю эшләре белән танышып йөргәндә, район башлыгына язучылар сүз арасында шундый сорау да бирде. Башка район ху­җалыкларында быел уңыш сез­дәгедән шактый ким, сәбәбе нәр­сәдә икән? Югыйсә шундый ук кырлар, шул ук шартлар бит...

Бу сорауны күптән көткән сыман, район башлыгы кыска гына итеп: “технология таләпләрен үтәгәнгә”, – дип җавап бирде. 

Дүртенче тукталыш

Раил кино төшерә

Драматург Рәдиф Сәгъди, уенын-чынын бергә кушып, “Буа районына килеп, Раил Садриевны күрми китү зур гөнаһ”, – дигәч, кайберәүләр аптырап та калды. Театрда ремонт-төзәтү эшләре бара бит, янәсе. Баксаң-күрсәң, Раил Садриев туган авылында өр-яңа нәфис фильм тө­шерү белән мәшгуль икән. Булганнан бар да була дип тикмәгә генә әйтмиләрдер шул инде.

Туган авылы Толымбайга икен­­че сулыш өргән, аның килә­чәге өчен җан-фәрманга эшләү­че Раил Садриев унбер ай эчендә авыл уртасындагы ярым­җиме­рек бинаны затлы хан сараена әверелдереп ята. Биредә “Тамак” кафесы, кунакханә, тагын әллә ниләр төзелә. Бер үк вакытта нәфис фильм да тө­шерәләр икән.


Камил СӘГЪДӘТШИН
Ватаным Татарстан
№ --- | 16.08.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»