поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
16.08.2013 Авыл

Авыл кешесе үстергән ипекәйнең кадере бармы?!

Без аның белән тук башакларын җилдә тибрәтеп утырган бодай басуында очраштык. Илнур комбайныннан сикереп төште дә безнең барыбыз белән дә кул биреп, исәнләшеп чыкты. Без, дигәнем, мин һәм Яңа Мансур авылы җирлеге башлыгы Ирек Миргабиҗан улы Газиев идек.

Илнур Илшат улы Шакиров, ике ел элек Похвистнево районының Яңа Мансур мәктәбендә тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, авылдашы Минегали Сәмигулла улы Гайсаровның крестьян-фермер ху-җалыгында комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Ә быел инде аңа ышанып үзенә комбайн тапшыралар.

- Ел авыр булса да ашлык уңды, дияргә була. Гектарыннан хәзер без 25әр центнер уңыш җыеп алабыз, - дип шатлыгын белдерергә ашыкты Илнур. Киләчәктә үзенең югары белем алып, туган авылына кирәкле кеше булырга теләвен белдерде. Нәкъ шул чакта яныбызга ашлык ташучы машина дөбердәп килеп туктады.

- Бу минем сыйныфташым - Хәйдәр Әбүзәр улы Гыйниятуллин була инде, - дип таныштырды Ирек Миргабиҗан улы машина йөртүче белән.

- Гомерем буена машина йөртүче булып эшлим, бу эш миңа бик тә ошый. Колхозыбыз таркалгач, өч бертуган Гайсаровларның фермер хуҗалыгына эшкә урнаштым. Әлегә эшләребез әйбәт бара, хезмәт хакын да вакытында түлиләр, терлек асрарга азыгын да бирәләр. Хатыным мәктәптә җыештыручы булып эшли. Колхозлар таркалгач, бераз куркып калган булсак та, хәзер барсы да җайланып бара кебек инде. Тырышып эшләсәң көн итәрлек, тормыш алып барырлык табыш та эшләп була, - дип сөйләп китте тормышы турында Хәйдәр абый.

Ирек абый белән Гайсаровларның ашлык амбарына да сугылырга булдык. Кырдан кайтканда, ерактан күренеп торган сап-сары чәчкә атып утыручы көнбагыш кырының матурлыгына таң калып карап тордык! Әйтерсең лә, күк йөзендәге түгәрәк кояш шушы җиргә төшеп урнашкан иде!

Юлыбызда арбасына салам тюкларын шыплатып төягән трактор очрады.

- Быел салам уңышы бик мактанырлык түгел, шуның өчен әрәм-шәрәм итмичә, тюклап, фермага ташып куярга булдык, - дип аңлатты безгә тракторчы Нәбиулла Хисмәтуллин. Ашлык амбары янында безне Ми-негали Сәмигулла улының абыйлары Рифхәт һәм Мидхәт Гайсаровлар каршы алды. Аларның беренчесе - инженер-механик, икенчесе - агроном. Алар бөтен эшләрнең торышы белән җитәкчелек итәләр. Биредә күптән түгел генә өр-яңа ашлык чистарту корылмасы төзелеп бетеп, эшкә җибәрелгән. Янәшәдә генә ашлык салыр өчен амбар да төзелә.

Хуҗалыкны алып барыр өчен монда бөтен нәрсә дә көйләнгән кебек. Шулай да бераз моңсуланыбрак торган хуҗалардан:

- Күңелсезләнер өчен сәбәпләре бармы әллә? - дип төпченми кала алмадым.

- Әйе, шул. Төзелеш белән шөгыльләнгәч, чыгымнар бик күп. Өстәвенә бертуктамый эшләгән техника да бик еш ватыла. Көннән-көн запас частьлар дә, төзү материаллары да, ягулык та кыйммәтләнә генә бара. Ә без үстергән продукцияләргә бәяләр бик түбән. Чәчү өстендә хөкүмәттән гектарына 350 сумлап акчалата ярдәм күрсәтелде-күрсәтелүен. Тик бу бик аз, чөнки икмәк үстереләчәк кырларны берничә кат яхшылап эшкәртергә дә кирәк бит әле, - дип җавап бирделәр ике бертуган Рифхәт белән Мидхәт Гайсаровлар.

Әйе, аларның борчылуын аңлап була. Гомер-гомергә авыл кешесе зур нужа белән тормыш алып барган һәм бара да. Бер шәһәр баласыннан ипи турында сорагач, ул агачта үсә, дип җавап биргән, дигән сүзне ишеткәнгә дә күп вакытлар үтте инде. Күпереп пешкән тәмле ипине күкрәккә терәп кисеп ашаганчы, бичара игенче күпме көч түгә, корылыклы елларда төн йокыларын йокламый, Аллаһыдан өзелеп - өзелеп шифалы яңгырлар яудыруын сорап, күпме исәнлеген югалта! Менә шушы вакытта аның күзгә күренеп чигә чәчләренә чал төшә, тормыш чыбыркысы җитәрлек суккалап, йөзендә буразнадай эзләр калдыра да инде. Өстәвенә, гел уйланып, моңсуланып торган авыл кешесенә кайберәүләр эш атына караган төсле генә карыйлар. Белмим, кайчан аның азапланып үстергән ипекәе югары бәяләнер икән?! Киләчәктә бу сорауга җавапны кайдан, ничек табарга?!

Рәсемдә: Авыл җирлеге башлыгы Ирек ГАЗИЕВ (сулдан уңга), комбайнчы - Илнур ШАКИРОВ һәм машина йөртүче - Хәйдәр ГЫЙНИЯТУЛЛИН.


Нурсинә ХӘКИМОВА
Бердәмлек
№ 33 | 17.08.2013
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»