поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
14.08.2013 Мәгариф

Бакчаларга чират булмаячак

Республикада яңа балалар бакчалары төзеләчәк, искеләре яңартылачак. Берничә ел эчендә 5245 яңа урын барлыкка киләчәк. Бу хакта Министрлар Кабинетында төзелеш мәсьәләләрен яктырткан киңәшмә барышында әйтелде.

Балалар бакчасына сабыен урнаштыра алмый интек­кән ата-аналар бераз җиңел сулап куяр, мөгаен. Россиядә балалар бакчаларын төзү һәм аларны үзгәртеп кору буенча махсус программа кабул ителде. Россия Президенты Владимир Путин указы ниге­зендә, 3-7 яшькәчә булган нарасыйлар өчен 2016 елга кадәр мәктәпкәчә яшьтәге оешмалар җитәрлек күләмдә төзелергә тиеш.

 Балалар бакчаларына урын­нар булмау Россия тө­бәкләренең бер баш бә­ласенә әверелгән иде. Хәлләр аеруча шәһәрләрдә кискенләште. Яшерен-батырын түгел, нарасыен урнаштыру өчен ата-аналар төрле юлларга басты. Бу уңайдан закон бозулар да ачыкланды. Программа тулы көченә эшләп китсә, мондый кыңгыр эшләр булмас кебек. ТРның фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов бел­дергәнчә, бу уңайдан үзәктән 962 млн сум акча күчәчәк. Республика исә 1,3 млрд сум акча бүлеп бирәчәк. Берничә ел эчендә 3550 балага исәплән­гән 27 балалар бакчасы төзе­ләчәк. 24 бинада үзгәртеп корулар уздырып, 1240 бала бөтен уңайлыклары булган бинада тәрбияләнәчәк. Эш­ләп килүче 21 бакчада яңа төркемнәр булдырып, өстәмә 455 урын барлыкка киләчәк.

 Бу эшкә инде кереш­кәннәр. Республика бюджетыннан бирелгән акчага 360 балага исәпләнгән 2 балалар бакчасы төзиләр. 14 бинада үзгәртеп кору эшләре бара, эшләп килүче бакчаларда яңа төркемнәр ачыла башлаган. Федераль үзәктән килгән акчаларга 2390 урын булдырмакчылар. Киләчәктә тагын 10 балалар бакчасы төзе­ләчәк, 7 бина үзгәртеләчәк, эшләп килүче 13 балалар бакчасында яңа төркем барлыкка киләчәк. Төзелеш эшләре 2015 елга кадәр барачак. Җитәкчелек исә, 2016 елдан әти-әниләргә балаларын урнаштыру өчен кыенлыклар булмаска тиеш, дип белдерә.

 – Бакча урынына әкият сарайлары түгел, тиешле та­ләп­ләргә җавап бирә торган га­дәти биналар салырга ки­рәк, – диде Президент Рөс­тәм Миң­­не­ханов бу уңайдан. – Акча билгеләнгән стандартлар нигезендә бирелә. Бер бала сарай кебек җирдә тәрбия­ләнергә, икенчесе урамда каң­­­­­­­­­гырап йөрергә тиеш түгел.

Президентның мондый күрсәтмә бирүе юкка түгел. Чөнки кайбер җирлекләрдә социаль биналар кирәгеннән артык зур төзелә. Нәтиҗәдә аларның яртысы буш тора. Мондый хәл кабатланмасын өчен, Президент тиешле мәй­даннарны гына төзергә ки­ңәш итә.

Мәгарифтә тагын бер яңалык. Быел 250ләп авыл мәктәбендә җылы бәдрәфләр барлыкка киләчәк. Мәгариф министры әйтүенчә, 780ләп мәктәптә алар урамда урнашкан. Яңа программа 50дән артык укучысы булган мәк­тәпләргә кагылачак. Бу эшкә Азнакай, Аксубай, Актаныш, Балтач, Зәй, Югары Ослан, Лениногорск, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Тукай, Теләче, Чистай районнарында керешкәннәр инде.


Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 14.08.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»