|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.08.2013 Матбугат
“Мәгърифәт” газетасы урынына яңа журнал чыгачакЯңа уку елы башлану белән Татарстанда мәктәп һәм гаилә турында яңа журнал чыга башлаячак. Ул “Мәгърифәт” газетасы урынына чыгачак. “Мәгариф” һәм яңа “Гаилә һәм мәктәп” басмаларын берләштерүче яңа филиал пәйда булачак. Проект ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән бергә гамәлгә ашырыла. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына ТР Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Фәрит Шаһиәхмәтов белдергәнчә, филиал белән “Ватаным Татарстан” газетасы мөхәрриренең элеккеге урынбасары Илдар Миргалимов җитәкчелек итәчәк. Шул ук вакытта һәр басманың үз мөхәррире булачак.
--- |
Иң күп укылган
|