поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
20.01.2009 Җәмгыять

ИРИНА НЕКРАСОВА: ТАТАР ТЕЛЕН ТЕЛӘП ӨЙРӘНДЕМ

Татар кешесенең рус телен өйрәнүенә исебез дә китми кебек, ә менә башка милләт вәкилләренең ана телебезне үзләштерүенә тел шартлатабыз хәтта. Андыйлар бик сирәк очраганга соклануыбыз югары дәрәҗәдәдер инде. Әлбәттә, Чаллы шәһәренең 77 нче гимназиясендә рус кызы Ирина Некрасованың татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирүенә битараф калып булмый. Бүген рус мохитендә яшәгән татарларның күбесе үз ана телендә сөйләшергә читенсенгәндә, Ирина, киресенчә, бу телне аралашу коралына әверелдерүенә бер дә үкенми икән.

– Билгеле, чит телләрнең берсен дә җиңел генә буйсындыру мөмкин түгел. Беренче чиратта теләк кирәк. Теләк булса, тырышлык ничек тә табыла ул, – ди Ирина Анатольевна.

 

Татарча уку теләге Иринада һич уйламаганда гына уяна. Мәк­тәпне тәмамлаган кыз, дусларыннан очраклы рәвештә генә педагогика көллиятендә чит мил­ләт­тән булган яшьләрне татар теле курсларына җыюлары хакында ишетә. Шуннан соң үзендә тә­вәккәллек табып, әлеге тәҗ­рибәдә сыналырга була. Бөек рус әдәбияты классигы фамилиясен йөрткән кыз татар телен генә түгел, ә тарихын, мә­дәниятен дә бик теләп өйрәнә. Татарча спектакльләр карау, җырлар тыңлау да аңа белем офыкларын киңәйтергә ярдәм итә. Татар язучыларыннан Мөхәммәт Мәһдиев, Фатих Әмирхан, Туфан Миңнуллин әсәрләрен яратып укый икән. Хәтта милли ризыклар пешерү, чигү эшләре белән дә мавыга башлаган ул. Көллиятне тәмамлагач, Казан гуманитар-педагогика университетының Чаллыдагы филиалында шушы юнәлеш буенча укуын дәвам итә.

 

Бүген Ирина гимназиядә рус балаларына татар теле укыта. Яшь мөгаллимә укучылар чит телне җиңел үзләштерсен өчен мәгълүматларны рус теле белән чагыштырып бирергә, халык авыз иҗаты әсәр­ләрен дә кулланып, дәресләрне кызыклы итәргә тырыша." Балада чит телләргә мәхәббәтне бервакытта да мәҗбүр итеп уятып булмый. Дәресләрне мавыктыргыч итеп үткәргәндә генә аларны җәлеп итеп булачак. Күп нәрсә укытучының үзеннән тора бит. Шуңа күрә татар теле белән кызыксынмыйлар дип уйдырма сәбәпләр эзләргә ярамый", – дип тәҗрибәсе белән уртаклаша 29 яшьлек педагог.

 

Чын күңел биреп башкарган эшнең һәрвакыт нәтиҗәсе була. Белем биргән укучыларының шәһәр күләмендә татар теле буенча үт­кәрелгән бәйгеләрдә җиңү яулаулары шуны дәлилли. Гомумән, Ирина Некрасова Татарстанда яшәгән һәркем татар телен белергә бурычлы дип саный. Татар мәк­тәпләрен ябу, милли-төбәк компонентын кыскарту кебек күренешләрен дә авыр кичерә Ирина."Чит телләргә хөрмәт белән карарга кирәк, аларның һәркайсы кызыклы, киләчәктә әлеге эшемнән аерылырга җыенмыйм", – ди ул.

 


Сәрия САДРИСЛАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 9 | 20.01.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»