поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
19.01.2009 Җәмгыять

БАЛА КИРӘК!

Соклангыч пар. Айнур белән Алисәнең гаилә корып яши башлауларына сигез ел. Югары белем алып, бераз яшәү тәҗрибәсе туплагач кына өйләнешкәннәр. Яшьләрнең иң зур хыялы – тату яшәп, сәләмәт балалар табу булган. Тик... Бүгенгә чаклы хыяллары тормышка ашмаган, чөнки балалары юк. “Кая гына барып тикшеренмәдек – файдасыз, – диде Алисә. – Йөккә уза алмыйм. Мин әти-әнисе баш тарткан берәр сабыйны алырга да риза. Ләкин Айнурның кеше баласын тәрбиялисе килми: “Сурагат әни табыйк”,- ди. Ә мин куркам. Беренчедән, ул бик кыйммәт. Икенчедән, сурагат анадан тапкан бала да синеке түгел бит. Бала тапсам, миннән дә бәхетле кеше булмас иде...”

Кабатланган язмышлар һәм ялгышлар

 

Алисә әйткәнчә, әти-әнисе баш тарткан балаларны эзләп йөрисе түгел. Һәр бала тудыру йортында диярлек бар алар. Яшел Үзән шәһәренең бала тудыру йортында унбер гонаһсыз җан  иясе язмышларының   хәл ителүен көтеп ята. Яңа туган сабыйлар гына түгел, ике-өч яшьлек малай-кызлар, алардан  өлкәнрәкләр дә бар. Ата-аналары баш тарткан, яки ятим калган балаларны башта монда алып киләләр икән.

 

Табиб тикшерүе узганнан соң, аларны тәрбиягә бирәләр, я булмаса ятимнәр йортына җибәрәләр. “Яңа туган сабыйлар озак тормый бездә. Күп гаиләләр яшь һәм сәламәт бала алырга тели”,- диде Яшел Үзән шәһәре бала тудыру йортының социаль реабилитация үзәгенең өлкән шәфкать туташы  Надежда ханым Буслаева.

 

Балалар янына кердек. Менә алар, дүрт күз белән әти-әни көтүче нарасыйлар.  Ничек шулардан баш тартып була?!  Сабыйларның берсе тәрәзәдән бер ир-атны күреп алды да: “Папа, папа!” – дип,   тәрәзәгә якынрак килде. Ул инде тәпи йөри. Иң кечкенә сабый – җиде айлык сукыр чегән кызы  караватта ята иде. Кеше тавышын ишеткәч үкереп елый башлады. Кулга алуларын сорап шулай елый икән. Кызганыч, сабыйларны күтәреп йөрергә шәфкать туташларының куллары җитми.

 

– Ни өчен чегән кызы сездә?– дидем Надежда ханымга.

 

– Әнисенең пропискасы монда булган. “Тормышым азрак җайлангач килеп алам”, –  дип китте. Кызчыкның күзләре күрми башка җирләре сау-сәламәт . Чегәннәр балаларын ташламый диләр, белмим, бәлки чынлап та әнисе килеп алыр.

 

– Әти-әнисе исән булган тагын башка балалар бармы монда?

 

– Әле менә кичә генә әти-әнисе баш тарткан сабыйны бик яшь балалар тәрбияләнелә торган приютка җибәрдек. Малай даун авыруы белән туган иде. Улларының шундый икәнен белүгә, әти-әнисе “Баш тартабыз”,- дип гариза язды. Ә балаларыннан күбрәк, бик яшьли табучылар яки эчкече хатын-кызлар  баш тарта.

 

Йөрәгемә нык тигән бер хәлне сөйлим әле. Эшли генә башлаган чагым, 1985 еллар. Бөдрә чәчле яңа туган кызчыкны алып килделәр. Әнисе баш тарткан. Самоварова фамилияле бу кызчыкны үз баламдай тәрбияләдем. Бик нык ияләштем үзенә . (Элегрәк биредә балалар берәр ел яшәгән, хәзер айлап кына. Тикшерү узганнан соң аларны ятимнәр йортына билгелиләр –  Р.Р). Азрак үсә төшкәч, кызчыкны Яшел Үзән балалар йортына җибәрдек. Әле анда да барып йөрдем. Һәм менә узган ел бөдрә чәчле яңа туган сабыйны алып килделәр. Әнисе баш тарткан. Кәгазьләрен карасам... шаккаттым! Теге бездә тәрбияләнгән Самоварованың кызы. Эзләп таптым тегене. Тулай торакта үз бүлмәсе бар икән, заводта эшли. “Йөрәгең бармы синең?! Яшәргә урының, эшләргә эшең була торып, ничек шул баладан баш тарта алдың? Оныттыңмы, тәрәзәгә карап: “Әни кайчан килә?”, -дип елаганнарыңны? Акылыңа кил, кызың да синең язмышны кабатламасын...”- дидем. Ә ул исе дә китмичә:

 

 “Мин үстем бит әле, ул да үсәр. Дәүләт шуның өчен сезгә акча түли, карагыз”, -диде. Шул вакыт тегене чәченнән сөйрәп, хәлем беткәнче кыйныйсым килде. Тик... йөзенә төкердем дә, чыгып киттем.

 

Гадәттә баласын бер тапкыр ташлаган ана, икенчесен дә ташлый. Бу язылмаган закон кебек. Югыйсә, беренчесен тәрбияли алмагач, нигә дип икенчесен табарга?!

 

Өлкән шәфкать туташының әлеге сүзләре, чынлап та бик дөрес. Бер-бер артлы унике бала табып, балаларын ятимнәр йортында яшәргә мәҗбүр иткән эчкече хатын - Биектау районының Урыс Алаты авылында яшәүче Надежда Буренкова турында язган идек. (“Т.Я.”, 2008 ел, 24 май саны). Бер елга ике тапкыр корсакка узып, ике бала табуы шаккатырса, ул-кызлары янына ничә елга бер тапкыр барып та карамаган бу хатынга торган саен гаҗәпләнәсең! Сүз дә юк, аңа бала кирәк түгел. Һәм, Надежда ханым әйткәнчә, бер баласын тәрбияли алмаган анага тагын нигә икенче бала табарга. Ләкин бездә андый аналарга бернинди дә җәза каралмаган.

 

Cурагат әни?

 

Язмышмы, ялгышмы – кемнәрдер сабыйларын ташлап калдырса, тәртипле, әйбәт гаиләләр бала табу бәхетеннән мәхрүм. Казан шәһәренең Гвардия урамында "Гаиләне планлаштыру һәм репродукция үзәге" эшли. Биредә йөккә уза алмаган хатын-кызлар дәвалана. Еш кына ирләре белән дә киләләр.

 

– 1991 елда оештык. Башта йөккә уза алмаучы, йөклелекне күтәрә алмаучы хатын-кызларга булышсак, хәзер барлык гинекологик авыруларны дәвалау белән шөгыльләнәбез,- диде үзәкнең баш табибы Фирая Марат кызы Сабирова.

Бу үзәкнең исә төп үзенчәлеге  – балалары булмаган гаиләләргә сурагат әни хезмәте күрсәтү. Бу нәрсә дигән сүз? Хатын-кыз белән ир-атның күзәнәкләреннән ясалма аталандыру юлы белән, имбрион хасил итәләр. Шул имбрионны икенче хатын-кыз, ягъни сурагат ана карынына урнаштыралар.

 

– Сурагат анадан иң беренче бала 2005 елда туды. Бүгенгесе көндә унлап сурагат ана йөкле, тиздән табарга тиешләр. Бу турыда массакүләм мәгълүмат чаралары төрле мифлар уйлап чыгарды, хәтта. Имеш, бала туганнан соң, сурагат ана, аны генетик ата-аналарына бирмәгән, качып киткән. Бу дөрес түгел. Һәрхәлдә, бездә андый хәлнең булганы юк. Булмас та дип ышанам, чөнки сурагат ана булырга теләүчеләргә таләпләр зур: хатын-кызның яше утыз биштән артмаска һәм аның кимендә бер баласы булырга тиеш. Бала табып бирергә ризалашкан хатын-кызның сәламәтлеген, геннарын, үз баласын җентекләп тикшерәбез. Психологик тестлар үткәрәбез. Сүз дә юк, тапкан баланы кешегә бирү өчен зур ихтыяр көче кирәк. Ләкин сурагат ана карынында үскән бала тулысы белән генетик ата-анасына охшаган була. Бала бу очракта сурагат ана карынында үсә генә, ә хатын-кызның бернинди геннарын да алмый. Димәк, карында үскән бала сурагат ананыкы булмый дигән сүз. Безгә мөрәҗәгать иткән хатын-кызларга да шуны аңлатабыз.

 

Сурагат ана хезмәтеннән файдалану өчен җитди сәбәпләр булырга тиеш, – диде Фирая Сабирова.

 

Бала табып бирүчеләр күп очракта ялгыз аналар. Сурагат ана хезмәте шактый югары бәяләнә – биш йөз меңнән алып, миллион сумнарга кадәр. Башта генетик ата-ана белән сурагат ана арасында килешү төзелә. Көмәнле вакытта да, сурагат ананы генетик ата-ана карап, ярдәм итеп торырга тиеш. Бушка гына бала табып бирергә риза булучылар да очраштыргалый икән. Фирая Марат кызы шундый бер очрак турында сөйләде. Апасы сеңлесенә бала табып биргән. Бушка.

 

...Йөккә узу бер бәхет булса, сау-сәламәт бала табу икенче бәхет. "Гаиләне планлаштыру һәм репродукция үзәге"ндә дәваланучы хатын-кыз һәм  ир-атларны күргәч, Айнур, Алисә белән сөйләшкәч, бүгенге көндә бала таба алмау, чыннан да зур проблема икәненә тагын бер кат инандым.

 


Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ 2 | 15.01.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»