поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
05.08.2013 Җәмгыять

Азгынлык сугыштан хәтәррәк


Әхлакый кыйммәтләр төсен җуйган, җенси тотнаксызлык тамыр җәйгән гөнаһлы заманда яшибез. Илдәге гаилә кризисы – аның төп чагылышларыннан берсе. Җимерелгән, буталган язмышлар. Тумый калган балалар. Гаилә кри­зисының нәтиҗәсе, дәвамы булган демографик кризис. Соңгысы, зурдан ал­ганда, хәтта дәүләт, милләт кур­кы­нычсызлыгына китереп сугучы алагаем чукмар.

Югарыдагылар да моны аңлый, тик демографияне яхшырту өчен ана капиталыннан гайре башка нәрсә уйлап таба алганнары юк әле. Дәүләт гаилә, аның иминлеге өчен бармакка бармак та сукмый. Ә Россия халкы кимүдә. Демографияне гадәттә сугышлар боза. Әмма, Аллага шөкер, бүген андый гарасат күзәтелми. Тик сансыз, тәртипсез тормыш, әхлак дефициты сугыштан да хәтәррәк. Ул үзенең кара эшен астыртын, сиздерми генә башкара. Кай­берәүләр бәлки белмиләрдер: дөньяда иң зур территория биләгән Россияне халык саны ягыннан, мәсәлән, шул ук Япония куып җитеп килә. Япон утраулары безнең җирләрдән 50 тапкыр кечкенә булып та, анда 130 миллион тирәсе кеше яши. Ул илдә традицион гаилә культы сакланып килсә, Россиянең чиксез киңлекләрендә исә гомуми затсызлану һәм әхлакый бушлык демографик вакуум тудыра.

Кагыйдә һәм нормалар дефициты: ничек телим – шулай яшим дип кабул ителгән ирек. Телисең икән – өйлән яки кияүгә чык. Те­ләмисеңме – никахсыз да кирәкне табып, яшәп була. Хаҗәтләрне канәгать­ләндерү өчен партнерларны озак эзлисе түгел бүген. Секс һәм балага узып, аны табып үстерү – хәзер инде аерым кате­го­рия­ләр, хәтсездән икесе ике нәрсә. Аларның арасы ерагая гына бара. Беренчесе – эндорфин, табигый наркотик биргән рәхәт­лек, ләззәт. Шуның артыннан куу. Икенчесе – мәшәкатьләр, җавап­лылык һәм чыгымнар. Кирәк микән анысы? Гаиләдән туй­дыңмы – тот та аерылыш. Бер­кемнең дә сүз әйтергә хакы юк. Тыючы да булырга тиеш түгел. Ил, җәмгыять, мораль шундый. Илдә чыпчык үлми, бала барыбер үсә ул. Кыскасы – тоташ җавапсызлык. Хатынсыз йөргән өчен борынгы Спартадагы кебек таяк белән суктырмыйлар, өстәмә салым да салмыйлар. Ирсез яки ирдән аерылып кайтып туйганчы азынучыларны гаепләү дә бетеп килә. Ул ирсез – аңа ярый инде, диләр. Иргә чыкканчы ук утны-суны кич­кән­нәрне дә, ир өстеннән чапканнарны да киртә башына бәйләп, битләренә корым сөртеп, элекке кебек урам буенча йөртмиләр. Барысын да йөртә башласаң, ни киртә, ни корым җиткерә алмассың.

Моннан ике дистә еллар элек ишегебезне тибеп ачып кергән, башта кызык, хәтта гөнаһсыз да тоелган сексуаль революция бүген бик күп язмышлар өстеннән зилзилә булып узды. Бар геройлары бер-берсе белән йоклап беткән “Санта-Барбара”ны караганда ук Россия үзе дә бик күп тапкырлар зурайтылган “Санта-Барбара”га әйләнгән иде инде. Кыргыйлану, инстинктларга юл бирү затлылануга караганда күпкә җиңел­рәк ич...

Азгынлык һәр дәвердә дә булган, яшә­гән. Тик ипле җәмгыятьләрдә ул абсолют күп­челек гыйбрәт алырлык дәрәҗәдә генә булган, аз булган. Иң озак – ике мең елдан артык яшәүче милләт – яһүдләрдә гаилә бар чорларда да яшәешнең беренче кыйм­мәте, иң изге, иң кагылгысыз категория саналган.

Бүгенге тотрыксызлык, тәртип­сез­лек, мәҗ­­бүрилек булмау, кыска вакытлы никахлар – гаилә институтының тамырындагы балта. Бу – җәм­гыя­тебезнең энергетикасы кимеп, анда, мин – фә­кыйрегез элегрәк билгеләп үткән эн­тропиянең яки хаосның артуын, ташып чыгуын күрсәтә. Андый җәмгыятьнең киләчәге юк.

...Тик сүзне барыбер оптимистик рухтарак тәмамлыйсы килә. Универсиада сә­бәпче булдымы, Казан шәһәренең ЗАГС идарәсе 2013 елның беренче яртысында туучылар са­нының узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 600 нарасыйга артык булуын белдерде. Районнар буенча хәл артык уңай булмаса да, Татарстанда гомуми демографик хәл бик зарланырлык түгел, диләр. Тик кайсы милләтнең күпмегә артуы турында аерым мәгълүмат кына юк.

Милләтебезгә сан ягыннан кимемәскә иде дә бит. Тик, өлкән туганнан аермалы буларак, безнең кимү ике яклырак. Без – фә­кыйрьләргә биологик кимү ул кадәр янамаса да, саныбыз азаюның башка төре якадан алып тора. Ул да булса – ассимиляция, ягъни урыслашу. Тик монысы инде икенче тема.

P.S. Урыннардагы кире демографиягә һәм гаилә кризисына бер мисал: Лениногорск шәһәре һәм районы буенча беренче ярты еллыкта 508 сабый дөньяга килсә, 579 кеше якты дөнья белән хушлашкан. Шул ук чорда 276 никахка 188 аерылышу тер­кәлгән. 


Наил ШӘРИФУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ 127-128 | 03.08.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»