поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
05.08.2013 Җәмгыять

Юл буйларында – һәйкәлләр... (Сораштыру)

Юл буйларында һәйкәлләр урнаштыруны тыярга кирәк. Россия Дәүләт Думасы депутатлары әнә шундый фикердә. Алар бу хактагы закон проектын әзерли дә башлаган инде. Авторлар фикеренчә, мондый “зират”лар йөртүчеләрнең игътибарын читкә җәлеп итә, ә коммуналь хезмәткәрләргә исә юлларны чистартырга комачаулый.

Депутатлар мондый һәйкәл куючыларны 1,5 мең сумга штрафка тартырга тәкъдим итә. Россия Дәүләт Думасында закон проектын көз көне карарга ниятлиләр. Ә сезнең фикерегезчә, әлеге һәйкәлләр комачаулыймы?

Андрей Мухортиков,“Пробок.нет” эксперт үзәге җитәкчесе урынбасары:

– Миңа калса, якыннарга карата мәхәббәт, истәлек – һәр­кемнең йөрәгендә. Йә ул бөтенләй юк. Кабер ташла­рының зурлыгы, купшылыгы, юл чатында урнаштырылган һәйкәлләр генә ярдәм итә алмый. Ләкин Россиядә куркынычсызлыкка кагыла торган бүтән проблемалар чиктән ашкан вакытта Дәүләт Дума­сының монысы белән шө­гыль­ләнүе сәер хисләр калдыра. Димәк, алар йә чынбарлыктан шул кадәр ерак, йә гади халык тормышы алар өчен шуның кадәр генә мөһим. Берәр нәр­сәне тыярга телә­сәләр, өченче рәттән сулга борылышларны тыйсыннар. Хәрәкәтнең шундый булуы аркасында елына йөз­ләгән кеше һәлак була. Менә кайда проблема. Ә һәй­кәлләр аркасында үлүчеләр бармы? Монысы исбатланмаган.

Фидаил Яшкин,йөк машинасында ерак юлларга йөрүче:

– Әлеге һәйкәлләр игътибарлырак булырга этәр­ми, киресенчә, нервларымны какшата. Тәүлекләр буе юлда барырга туры килә, болай да авыр, тагын чакрым саен та­кыя­лар, ташлар, һәй­кәлләр урнаштырылган. Өйгә исән-сау кайтып җитә алсам ярар иде, дип кайгыра баш­лыйсың, фикер чуала. Юлда һәлак булган кешенең туганнары өчен, билгеле, әлеге һәйкәл – истәлек. Алар­­ның да күңелләрен тө­шерәсе килми, билгеле. Лә­кин дәүләт исәннәрне кайгыртырга тиеш. Шуңа депу­тат­лар­ның тәкъдимен хуплыйм. Шунысы бар: һәй­кәлләр саны артмасын өчен, юллар сыйфатын да кайгыртырга кирәк.

Резеда Ганиева,психолог:

– Йөртүчеләрнең бер өлеше, әлеге һәйкәлләрне күреп, куркыныч урында тизлеген киметә, игътибарлырак булыра тырыша. Икенчеләре, киресенчә, көннән-көн күбәя торган әлеге билгеләрдән канәгать түгел. Галимнәр тарафыннан шунысы исбатланган: мондый һәйкәлләр һәлак булган кешенең туганнарына бер дә ярдәм итми. Таш, чә­чәкләр куеп, кеше әлеге фа­җигане кат-кат кичерә, оныта алмый, йөрәгендәге яра­лар яңара. Бу яктан караганда, һәйкәлләрне алып ташларга кирәк.

Виталий Логинов,“Ашыгыч ярдәм” машинасы йөртүчесе:

– Һәйкәлләр куелган юлларга чыгарга куркалар икән, өйдә утырсыннар. Трассаның чә­чәкләр, ташлар куелмаган өле­ше буенча барганда, йөр­тү­че­ләр як-ягына каранмый, бер­нигә дә игътибар итмиме әллә? Кара бу машинага! Көнба­гышлар өлгереп килә икән! Юлда йөртүченең игътибарын җәлеп итәрдәй нәрсәләр бик күп. Аларны да алып атарга кирәк алайса! 



Ватаным Татарстан
№ 127-128 | 03.08.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»