поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
02.08.2013 Җәмгыять

Хәзрәтләр кая югалды?

Редакциябезгә хат килде. Рамил хәзрәт Юныс чит илдә­ме? Илдус хәзрәт Фәиз Төр­киядән кайттымы әле? Кайткан булсалар, нишләп алар күренми? – дип кызыксынганнар.

Берничә көн элек дустым журналист Гамил Нур очрады. “Кичә Бауман урамына төшкән идем. Ышанасыңмы: ун минут эчендә Илдус хәзрәтне дә, Рамил хәзрәтне дә күрдем. Икесе дә кызлары белән кибеттә йөри. Икесе дә кочаклашып диярлек күреште – кәефләре яхшы”, – дип сөйләде хезмәттәшебез.

Гади халыкны гына түгел, хәзрәтләребезне дә кызыксындыра, дөресрәге, борчый икән бу сорау. Әле узган җомга көн­не, башкалабызда “Ярдәм” мә­чете ачылганда күренекле хәз­рәтебез, мөфти Госман хәзрәт­нең урынбасары булып эшләгән Сөләйман хәзрәт Зарипов та: “Кайда икән безнең Илдус, Рамил хәзрәтләребез. Казанда булсалар, мондый тантанадан читтә калмаска тиеш. Аларга халык арасына чыгарга, җәмәгать­кә күренергә күптән вакыт инде”, – дип аптыравын белдерде.

Дөресен генә әйткәндә, мине дә кызыксындыра бу сорау. Укучыларыбыз да кызыксына икән, нигә әле үзләренә шалтыратып сорашмаска?! Рамил хәз­рәтнең, шөкер, телефон номеры бар. 19 июль көнне шалтыратып туган көне белән котламакчы идем. Телефонны алучы булмады. Менә бу юлларны язып утырганда, 23 июль көнне дә җавап бирүче юк.

Илдус хәзрәтнең телефон номерын нәзарәтнең матбугат үзәге җитәкчесе дә, мөфти урынбасары да, озак еллар иңгә-иң куеп эшләгән ярдәм­чесе, хәзер мөфтиятнең “Хозур” нәшрияты җитәкчесе итеп бил­геләнгән Ришат Хә­ми­дул­лин да белми икән. Аптырап Илдус хәзрәт озак еллар имам булып торган “Болгар” мә­четенә, имам-хатыйб вазыйфаларын башкаручы Марсель хәзрәткә шалтыраттым. Ни гаҗәп: ул да бихәбәр. “Без аның белән Интернет аша гына аралашабыз”, – дип шаккатырды ул мине.

Бер дә күңелле хәл түгел инде бу. Кайчандыр байтак халыкны үз авызына каратып торган, күпләргә үгет-нәсыйхәт биргән хәзрәтләр кеше күзеннән качып йөрсен инде. Яңа мөфти Камил хәзрәтне, нигә Рамил хәзрәткә эш бирмисез, берәр мәчеткә имам итеп куймыйсыз, дип берничә мәртәбә аптыратканым бар. Яныма килгәне юк бит, ди ул. Чынлап та, мөфти булып сайланган көнне үк журналистлар каршында, килсен, кара-каршы утырып чәй эчәрбез, табын янында аңлашырбыз, дигән иде Камил хәзрәт. Бүген дә шул сүзләрен кабатлый. Рамил хәз­рәтне генә түгел, Кол Шәриф мәчетенең тулып торган чакларын сагынып язуым. Әнә хәзер тәравих намазларында халык берничә рәткә дә тулмый, ди­ләр. Яхшы түгел бит. Ни генә булмасын, Кол Шәриф мәчете – үзәк мә­четебез ул. Аның туфрагы изге. Сер түгел: Кол Шәрифтә намаз укуыбызга кайберәүләр­нең эче поша. Тик ул музей түгел, сәҗдә кыла торган урын, Аллаһ йорты итеп төзелде. Ал­лаһ йортын музей ясарга берәү­нең дә хакы юк. Халкыбыз сәда­ка акчаларын тө­зелешкә тапшырганда музей өчен дип бир­мәде. Безгә ничек тә, мәчет буларак, Кол Шәриф­нең абруен күтәрергә, аңа даими йөрергә кирәк.

Рамил хәзрәт тә, Илдус хәзрәт тә – милләтебез балалары. Икесен дә якын итүчеләр аз түгел. Беләм: дәгъва белдерүче­ләр дә байтак. Әмма адәм балалары зәгыйфь бит. Аларга артык зур дәгъвалар куеп ялгышмыйбызмы? Дөнья бит ул кызык: кайчандыр, бездә ошамый икән, әнә чит илгә китсеннәр, диючеләрнең үзләренә дә чит илгә китәргә туры килә. Шуңа күрә бер-береңне гафу итеп, тәүбәгә килеп, җәмәгатең янына кайтырга кирәк. Хәзрәт­ләр­нең икесенә дә Казанда имамлык итү мөмкинлеге бирәсе, тәгаен мәчет тәкъдим итәсе иде. Кинәнсен тыңлап үз итү­челәре. 


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 121 | 26.07.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»