поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
29.07.2013 Җәмгыять

Совет атеизмы Кытайга күчкән

Изге Рамазан аеның беренче ун көне – «Аллаһның рәхмәтенә ирешү көннәре» үтеп тә китте. Шөкер, ураза тотучы мөселманнарга җиңеллек өстәп, көннәрнең эсселеге дә сүрелде.

Ураза тотарга ниятләгән кеше өчен бар нәрсә дә бар: табыннарыбыз мул, җаның теләгән һәр ризыкны ашарга мөмкин. Ифтарга өенә кайтып җитә алмаган, акча ягы да кысан булган мөселман, һич югы, шәһәрнең берәр мәчетенә кереп кунак була ала. Мәсәлән, «Мәрҗани» мәчетендә ифтарларның Рамазан ае башланганнан бирле дә тукталып торганы юк. Студентлар җәйге каникулда булгангадырмы, кызганыч, быел тәравих намазларына йөрүчеләр саны гына әллә ни күп дип әйтеп булмый. Монысы, бәлки, узган елгы җәнҗалларның, тентүләрнең дә җимешедер...

Ә шулай да, әледән-әле пәйда булган яңа кануннарны, күрсәтмәләрне сүгеп, «мөселманнарны кысрыклыйлар», дип гел зарланырга гына өйрәнеп бетүебезгә карамастан, кайбер илләрдәге вазгыять турында ишеткәч, күргәч, үзебезнең ил җәннәт булып тоела башлый. Әнә күпме мөселман илләрендә тынычлык юк, сугышлар, чуалышлар бара. Израил Газзә секторы халкын Рамазан аенда да тынычлыкта калдырырга уйламый. Ә Төркиядә студентлар тулай торагы җитәкчесе, Рамазан аенда ураза тотканын сәбәп итеп, җыештыручыны эшеннән азат иткән. «Җитәкче кеше, хезмәткәре Айшә Гекмен ашау-эчүдән баш тарткач, көндез үзенә йөкләнгән бурычларны үти алмас, дигән фикергә килә», – дип яза бу хакта «Radikal» басмасы.

Кытайда яшәүче уйгыр кардәшләребезнең дә хәле мөшкел. Җирле атеистлар, мәктәпләрдә, уку йортларында җәйге яллар булуына карамастан, Синьцзянга кайтып киткән 18 яше тулмаган уйгыр студентларының, укучыларның ураза тоту-тотмавын, дини йолаларда катнашу-катнашмавын тикшереп, штрафлар сала икән. Швециядә гомер итүче Бөтендөнья уйгыр конгрессы вәкиле Дильксат Раксит: «Алар ата-анадан балаларының Рамазан аенда ураза тотмавы турында гарантия таләп итә», – ди «RadioFreeAsia» радиосына биргән интервьюда. Уйгырларны тирә-күршеләренең күзәтүе астында яшәтәләр. Җирле гаиләләрне, унар йорттан торган төркемнәргә бүлеп, бер-берсе өстеннән күзәтчелек итәргә һәм әләк җиткерергә күндергәннәр. Әгәр берәр яше тулмаган яшүсмернең ураза тотуы яки намаз укуы ачыкланса, ун хуҗалыкка да штрафлар сугыла.

Өлкәнең дин эшләре буенча бюро түрәсе Хотан Синцзяна бу мәгълүматны инкарь итми: «Укучылар һәм укытучылар хәтта каникул вакытында да үз уку йортлары каршында һәр җомга саен хисап тотарга тиеш», – дип җавап бирә ул. Дәлилләү өчен, укучыларны тикшерүчеләр күз алдында көчләп ашатачаклар икән. Моннан тыш, Кытайда ислам тарафдарларына дәүләт структураларында эшләү тыела, яулык бәйләүчеләрнең, сакал йөртүчеләрнең дәүләт оешмаларына хәтта керергә дә хокукы юк. Хәер, бу безнең әби-бабайларның да башыннан кичелгән хәлләр... 


Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»