поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
28.07.2013 Авыл

Нарат Астыннан чыккан Назаровкада татарлар ничек яши?

Кайсыбер татар авыллары яңача яшәү системасына күнегә алмыйча бик авыр хәлдә гомер кичерсәләр, биек тауларга сыенып, җәйләрен кошлар моңына күмелгән матур әрәмәле, авылны урталайга бүлеп, челтерәп аккан елга буенда урнашкан Назаровка бүгенгесе көндә бернигә дә исе китмәгәндәй, гөрләп яши бирә.

Авыл җирлеге үзидарәсе җитәкчесе Владимир Павлович ЕГОРОВ белән шушы авылның бүгенге һәм киләчәк тормышы турында әңгәмә корып утырабыз.

- Владимир Павлович, авылыгызның тарихы турында сөйләп бирмәссезме икән?

- Өлкәннәр әйтүенә караганда, авылыбызда беренче нигез ташы 570нче елларда салынган. Ата-бабаларыбызның төп чыгышы Татарстанның хәзерге Сарман районындагы Нарат Асты дигән керәшен авылыннан. Шунда яшәүче өч ир туган морҗа налогыннан качып, тыныч урын эзләп чыгып киткәннәр: олысы - Назар, уртанчысы - Алексей, кечесе Тимофей исемле булганнар. Алар үзара киңәшеп, олы абыйлары хөрмәтенә авылга Назаровка дип исем биргәннәр.

Безнең җирлеккә хәзерге вакытта Назаровка, Сходнево һәм Дубенка авыллары керә. Биредә 140 йортта барлыгы 484 кеше яши. Авыл турында бик матур видеофильм төшердек, киләчәктә тарихи китап чыгарырга ниятләп торабыз. “Исток” акционерлык җәмгыяте тарафыннан ел саен җирләребез эшкәртелеп, икмәк чәчеп үстерелә. Авыл халкы терлекчелек, умартачылык белән дә шөгыльләнә, куян үрчетә һәм башка төрле һөнәр белән дә кызыксына. Бүгенге көндә биредә 103 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 70е савым сыеры.

- Авылда яшәр, көн итәр өчен мөмкинлекләр бармы соң?

- Әйе. Безнең авылыбызда яшәве әйбәт. Биредә ике катлы тугызъеллык мәктәп, “Өмет” дип аталган балалар приюты, элемтә үзәге, китапханә, социаль үзәк, зур Мәдәният йорты, берничә кибет бар.

Мәктәптә 60ка якын бала укый. Приютта 16 бала тәрбияләнә. Биналар заман таләпләренә җавап бирерлек итеп җиһазландырылган. Ашханә эшләп тора. Балалар бакчасы юк. Элеккеге елларда мәктәптә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләр өчен “Кояшкай” бүлмәсе бар иде. Ул заман кагыйдәләренә туры килми, дип ябылды.

Эшләгән кешегә эш тә бар.Шәфкатьлелек оешмасында 60тан артык әби-бабайга 11 кеше хезмәт күрсәтә, приютта - 21, мәктәптә - 14, кырчылыкта 22 кеше эшли. Язын-көзен басуда көч куючылар тиешле хезмәт хакын да, тырыш хезмәтләре өчен премияләр дә, терлек азыгы да алдылар. Авылда читкә китеп эшләүчеләр дә бар. Ә менә эчеп, азып-тузып йөрүчене күрмәссең, чөнки алар барысы да эштә, тормыш алып баралар.

Урамнарыбыз һәрчак чиста. Авылдашыбыз Владимир Афанасьев үзенең шәхси тракторы белән юлларны гел төзекләндереп тора. Суыбыз, зәңгәр ягулыгыбыз да бар, интернет челтәре эшләп тора. 2014 елда Мәдәният йортына капиталь ремонт ясарга ниятләп торабыз. Заманнан артта калмаска тырышабыз. Авылда “Натукай” фольклор ансамбле оешуга күп вакыт үтмәсә дә, алар югары дәрәҗәгә күтәрелделәр инде. Үзешчәннәргә төрле шәһәр-районнарга барып, төрле бәйгеләрдә катнашу өчен барлык мөмкинлекләрне дә булдырырга телибез.

- Күрәм, сез бик матур итеп, рәхәтләнеп, татар телендә сөйләшәсез. Ә мәктәптә татар теле бөтенләй укытылмый икән. Бу проблеманы берничек тә хәл итеп булмыймы соң?

- Юктыр дип уйлыйм. Чөнки яшьләр хәзер гел русча гына аралашалар. Мәктәптә төрле милләт балалары укый бит. Моңа өлкән яшьтәге кешеләр дә борчылалар. Мин үзем дә көннән-көн халкыбызның урыслаша баруын күрәм. Әгәр дә бу шулай дәвам итсә, безнең ата-бабаларыбызның матур йолалары, гореф-гадәтләре югалачак. Моның белән бергә телебез генә түгел, без милләт буларак та юкка чыгачакбыз. Шуның өчен без хәзер яшьләребезгә шул “Натукай” фольклор ансамбле үрнәгендә керәшен халкының асылын төшендерергә тырышабыз. Бирегә Татарстаннан милләттәшебез, җырчы һәм композитор Виталий Агапов килеп йөри башлагач, авылыбыз берникадәр уңай якка үзгәрә башлады кебек.

Татарстанга барып, үзебезнең керәшеннәр белән аралашкач, татар мәктәпләре, музейлары белән танышкач, күңел тагын да күтәрелә төшә. Шул чагында: болар барсы да безнең - керәшен халкыныкы бит, дип сөенеп куясың. Авылыбызның өлкәннәре мәңгелеккә күчкәнче, без күп нәрсәгә өйрәнеп калырбыз әле, дип уйлыйм, - дип сүзен тәмамлады Владимир Павлович Егоров.

Мин авыл җирлеге башлыгы белән сөйләшкәннән соң, 40 ел дәвамында мәктәптә тарих фәнен укыткан, 23 ел биредә җитәкче булып эшләгән Михаил Ильич АКИМОВ белән дә очраштым. Ул Назаровка мәктәбендә татар телен укыту турында менә нәрсәләр сөйләде:

- “Бердәмлек” газетасыннан сез килергә булган икән. Соңгы көннәрдә журналист Минзакир Нуретдинов белән очрашуларымны гел исемә төшердем. Ул безнең авылга килгәләп йөргәндә, мәктәбебездә татар телен укыту проблемасы турында зур җыелыш та үткәргән идек. Бу җыелышка шул чактагы район мәгариф бүлеге җитәкчесе дә, ата-аналар да күпләп килгән иделәр. Ул вакытта мәктәптә яшь укытучылар да бар, укучылар үзара татарча аралашып, матур итеп татарча җырлыйлар да, бииләр дә иде әле. Моңа килгән кунакларның да исләре китте.

Мин: “Әйдәгез, мәктәбебездә татар телен укытуны яңадан торгызыйк, балаларыбыз күзгә күренеп урыслаша бара бит”, - дигән идем. Юк, шул. Кызганычка каршы, бу эш гамәлгә ашырылмый калды. Әнә ут күршеләребез Камышлы районындагы татар авыллары мәктәпләрендә рәхәтләнеп татар теле укытыла, әле өстәмә сәгатьләр дә биреләчәк икән, дип ишеттем. Бу эшне җайга салу бик мәшәкатьле булса да, аны бик кирәкле гамәл, дип әйтер идем.

 Тагын шунысы эчне пошыра: яшьләргә үз һөнәрләре буенча авылда эш табып булмый. Балалар бакчасы булмавы да алар өчен бик кыен.Әгәр дә хөкүмәтебез, авылларны аякка бастыруда ярдәм итсә, алар таркалмас, балалар тууы да арта төшәр иде.

Авылда гомере буе шәфкать туташы булып хезмәт иткән, шуннан лаеклы ялга киткән Вера Васильева да безнең сөйләшүгә кушылды: 

- Минем әнием Татарстанның Лениногорски районындагы Федотовка авылыннан. Әнкәй исән чагында без Татарстанда танылган туганыбыз, язучы Гәрәй Рәхимнең әти-әниләре белән аралашып яши идек. Ә хәзер мин аны 2009 елдан бирле күргәнем юк инде.

Гомумән, 21 ноябрь - Михаил көнендә өч-дүрт ат олавына төялеп, кунакка йөрешә идек. Ике авыл арасында килен төшереп, туйга барулар да еш була иде. Әле дә шушы авылдан килгән 94 яшьлек бер әби авылыбызда яши, - дип хатирәләре белән уртаклашты.

Назаровка авылы кешеләре белән аралашкач, миңа менә шулар мәгълүм булды. Һәр милләт вәкилләре, аеруча олыгайган кешеләр картлык чорына кергәч, үз милләтләренең асылын, телен, динен, күркәм гадәтләрен, матур йолаларын үз балаларында күрергә, аларның тагын да ерак гасырлар буена дәвам ителүләрен телиләр.

Вера ханым Васильева әйткәнчә, кайчандыр керәшен халкының, үзара аралашып яшәве турында үткән замандагыча “иде”, дип сагынып сөйләргә язмасын, исән чакта, аралашып, мәдәният, сәнгать, фән өлкәсендә югары казанышларга ирешеп, тарихи музейлар булдырып, яшь буынны татарча укытып, нәсел чылбырын дәвам итүчеләр итеп үстерергә язсын иде!

Минем уйлавымча, һәр кешегә милли үзаң уяну дигән төшенчә үз вакыты белән килергә мөмкин. Менә шулай чуалган киләптәй, уйларның очына чыга алмаган вакытта: “Минем тамырларым кайдан килеп чыккан?! Әби-бабалар нинди язмыш кичергән?! Мин кем?! Фани дөньяда нинди милләт тудырып үстердем? Аллаһы тарафыннан миңа йөкләнгән бурычымны тулысынча үти алдыммы? Ни кызганыч! Безгә шуларны өйрәтеп, яшьли сеңдереп үстермәгәннәр!” - дип әйтеп, рәнҗеп, үпкәләргә язмасын иде!
 


Нурсинә ХӘКИМОВА
Бердәмлек
№ | 28.07.2013
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»