поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
26.07.2013 Мәдәният

Эльмира Галимова: “Милли композитор булырга максат куйдым”

Яшь, шул ук вакытта бик тиз танылып өлгергән композитор Эльмира Галимова Муса Җәлил исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды. Дөрес, без шагыйрь исемендәге бүләкне әдипләр, прозаиклар гына алырга тиеш дигән фикерне алга сөрәбез. Утыз ел инде композиторлар арасында Муса Җәлил исемендәге премия алучы булмаган икән. Озак вакыттан соң аны Эльмирага тапшырганнар.

Ә ни өчен курку белмәс, танылган патриотик шагыйрьнең исеме иҗатта армый-талмый хезмәт иткән сәнгать кешеләренә булмаска тиеш ди?

Эльмира Галимова әнә шундыйлар өммәтеннән. Боҗрадагы тиен кебек бертуктаусыз чаба, эзләнә. Аның соңгы елларда гына иҗат иткән “Сөембикә канаты” арт-операсы, “Изге ядкарь” ораториясе, “Зәйтүнәкәй” музыкаль драмасына гына тукталу да җитә булыр. Ул нәкъ шул өч әсәре өчен шагыйрь исемендәге премиягә лаек булды да. Әлеге әсәрләр өчесе өч төрле һәм жанрлары буенча бер-берсеннән аерылсалар да, һәммәсен дә берләштерүче бер үзенчәлек бар – миллилек. Рөстәм Яхин, Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Александр Ключаревлардан соң милли профессиональ музыкабызның шә­җә­рәсе өзелеп калды дип хафага төшкән идек. Шөкер, дәвамчы­лары баш калкытты. Үзгә стиле, милли аһәңе белән аерылып торучы Эльмира Галимованың татар музыка сәнгатендә үз урыны бар.

Казан ханбикәсенең фаҗига­ле язмышын сурәтләгән арт-опе­раның сәхнәгә менүе, әлбәттә, зур ачыш булды. Дөрес, без Сө­ембикә турында том-том әсәр­ләр яздык, җырлар иҗат иттек. Әмма аның әлегә кадәр профессиональ милли музыкабызда урын алганы юк иде. “Сөембикә канаты” Эльмираның иҗатына яңа төсмерләр өстәде. Г.Кариев исе­мендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театрында куелган “Зәй­түнәкәй” музыкаль драмасы да татар сәнгатендә зур вакыйга булды, дисәм, һич ялган булмас. Чөнки без сагынып сөйли торган милли музыкаль драмаларга яңа сулыш өрү иде бу. “Салих Сәй­дәшев, Җәүдәт Фәйзи шул чорларда ничек язган булса, бүген дә шул стильне кабатлау мөмкин түгел, – ди Эльмира. – Алар иҗат иткән милли нигезне саклап, аны заманча музыкаль төсмерләр белән баеттым. Чөнки тамаша­чының таләпләре бүген башкачарак. Халыкта, мондый стильдә язылган иде бит, дигән фикер туарга тиеш түгел. Без, яңа буын, үз сүзебезне өздереп әйтергә тиешбез”.

– Киләчәктә музыкаль драмалар иҗат итәргә исәбең бармы? – дип сорыйм Эльмирадан.

– Бу традицияне дәвам итәргә теләгем бар. Бик кызыклы сценарий да тәкъдим иттеләр.

Эльмира Галимованың иҗа­тын ике-өч әсәр белән генә чик­ләп кую дөрес тә түгелдер. Чөнки ул алны-ялны белми әсәрләр яза, төрле фестивальләрдә катнаша һәм җиңү яулый. Иң мөһиме – ул иҗат иткән милли әсәрләребезне чит илләрдә бик тә югары бәя­лиләр. Миңа калса, профессиональ композиторның дәрәҗәсен билгеләү өчен читтәгеләрнең бәя­ләрен дә алу кирәктер, мө­гаен. Эльмираның чит илгә тәүге сәяхәте Казахстанга булган. Анда аның “Дүрт гарасат” әсәрен дәү­ләт оркестры башкарган. Белү­ебезчә, нәкъ шул әсәре белән ул Н.Җиһанов исемендәге Халык­ара композиторлар конкурсында лауреат булып танылды. Әлеге күтәрелеш яңадан-яңа үрләр алып килә аңа. Германиянең Берлин шәһәрендә узган яшь композиторлар проектында катнаша. Аннан Италия... Саный китсәң, күп инде алар. Быел исә дөнья буйлап сәяхәт итүче “Заманча музыка ассоциациясе” (ISCM) ха­лыкара фестивалендә катнашу – Эльмираның иҗатын бәяләүнең, аның чын композитор буларак тануның матур үрнәге.

– Словакиянең Кошице шәһә­рендә узачак әлеге фестивальгә Татарстан Композиторлар бер­легеннән җиде композиторның эшен җибәргән идек, – ди Эльмира. – Менә шулар арасында минекен сайлап алганнар. Бу бәй­гегә эләгү бик кыен, шуңа күрә мин монда катнашуыма бик шат.

“Күңел көндәлеге” дип аталган фәлсәфи әсәр Эльмираның күңел халәтен ачып бирә. “Һәр­бер иҗат җимешемә мәгънә салырга тырышам, оратория, опера, музыкаль драмалар үз тормышы белән яшәргә тиеш, – ди ул. – Шул вакытта гына музыка җанлы була. Мин иҗат итә башлаганда ук милли композитор булачакмын дигән максат куйган идем һәм бүген дә шул юнәлештә эшлим”.

Сәнгать дөньясын эстрада басып алган бер чорда классик музыкага берникадәр игътибар азая төште. Бүген профессиональ милли композиторларыбыз бармак белән генә санарлык дип аһ орабыз икән, төп сәбәпне нәкъ менә шуннан эзләргәдер. Төнге йокыларымны калдырып симфония иҗат иткәнче, мин аның урынына берничә эстрада җыры, йә аранжировка язам дип әйтү­челәрне еш ишетергә туры килә. Чөнки классик музыкадан ти­ен-миен гонорар алганчы, җиңел генә акча табуны кулайрак кү­рәләр. Ни кызганыч, эстрада казанында кайнаган егет-кыз­ла­рыбыз арасында менә дигән милли әсәрләр иҗат итәрлек композиторларыбыз бар.

Эльмира – шул “алтын урта­лык”ны таба белә торган композитор. Аның иҗат дәрьясында эстрадага да урын бар. “Әмма классик әсәрләр язганда, мин эстраданы онытып торам, чөнки стильләр буталып, әллә нинди әсәр язуың мөмкин, – ди ул. – Ә эстрада җырлары билгеле бер аралыкта языла, ул вакытта классик әсәрләр иҗат итмим. Соңгы вакытта мин тамашачыны игътибар белән күзәтә башладым. Элегрәк классик концертларга халык җыю авыр иде. Күрәм, бүген тамашачы әллә эстрададагы бертөрлелектән туйдымы, әллә яңалык эзлиме, симфоник оркестр белән чыгыш ясаучы концертларда халык күбәйде. Тере музыканың, классик музы­каның асылын аңлый башлады кебек”.

Дөрес, чит илләрдә классик музыкага булган мөнәсәбәт бө­тенләй башка, чөнки ата-ана баласын нәкъ менә профессиональ музыка белән тәрбияли, алар кечкенәдән симфония, орато­рия­нең нәрсә икәнен белеп үсә. Эльмира чит илгә баргач, бу вәзгыятьне дә күзәтеп йөри икән. “Европада эстрада концертла­рының игъланнарын рестораннарда гына күрергә туры килде. Ә классик концертларның игъланнары шәһәрнең үзәк урамнарында урнаштырылган”.

Чил ил тамашачысының без­нең милли әсәрләрне ишеткәч, кызыксынулары шулкадәр көчле икән. Бетховен, Бах, Моцартлар белән тәрбияләнгән бу халыкны татар пентатоникасы җәлеп итә. Германиядә Эльмира Галимова иҗат иткән милли аһәңнәр белән баетылган заманча классик музыканы ниндидер бер могҗиза, зур ачыш кебек кабул иткәннәр. Композитор әйтүенчә, миллилекне саклап, европалашкан әсәр иҗат иткәндә генә чит ил тамашачысы сине үз итә ала. Үзеш­чән, ниндидер эстрада алымнары кулланып язылган әсәрне бик тиз сизә. Шуңа күрә жюри әгъ­залары фестивальләргә, конкурсларга җибәрелгән әсәрләр­не җентекләп тикшерә. Монда инде кемнеңдер кеме, туган-тумачасы булуыңнан файда юк.

Эльмира Галимова – әнә шул “сират күпер”ен кичеп, үз йөзен булдырган композитор. Иҗат дәрьясына әле Г.Ибраһимов исе­мендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында театр һәм музыка бүлегендә фәнни хезмәткәр булып эшләве дә килеп өстәлә. Авылдан-авылга йөреп, халык авыз иҗатын җыеп йөри ул. Аларны нотага күчереп, соңын­нан җыентык итеп туплап чыгаралар икән. Бу да үзенә күрә милли әсәрләр иҗат итәргә бер этәргеч булып тора. Төрле төбәк­ләргә сибелгән татарларның нинди генә үзгә җырлары, мө­нәҗәтләре, бәетләре юк лабаса. Композитор күңелендә алар барысы да гөләндәмнең төрле төс­тәге чәчәкләре кебек матур картина хасил итә. Бу – үзенә күрә милли әсәрләр иҗат итүнең тагын бер баскычы. Киләчәктә Эльмира Галимова халык авыз иҗаты үрнәкләреннән торган үзен­чәлекле әсәр язса, гаҗәплән­мәссең дә. Ул бүген үк әнә шул сурәтләрне күңел дәфтәренә тө­шерә бара. Чөнки бу Эль­мираның канына сеңгән. 


Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 121 | 26.07.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»