поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Май
  • Дамир Гарифуллин - шагыйрь
  • Миләүшә Насыйбуллина - журналист
  • Гафур Коләхмәтов (1881-1918) - драматург
  • Назим Галимов - дальнобойщик
  • Зариф Бәшири (1888-1962) - язучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
25.07.2013 Киңәш-табыш

Әдилә Сәфәрова: «Иҗатта визажист булуым ярдәм итә» (ФОТО)

Картиналарны буяу белән генә түгел, ә кипкән чәчәкләрдән, көзге яфраклардан, тукымадан һәм диңгез кабырчыкларыннан да иҗат итәргә була. Моны икенче төрле флористик коллаж диләр. Флористик коллаж – флористиканың иң яшь һәм модалы юнәлеше. Аның техникасы иҗат өчен киң мөмкинлекләр бирә. Һәм алар теләсә нинди интерьерга да җан кертә ала. Бүгенге сәхифәбездә исә без чәчәкләрдән үзенчәлекле картиналар тудыручы Әдилә Сәфәрова белән сөйләшәбез.

– Әдилә, ә ни өчен нәкъ менә коллажлар ясарга уйладыгыз?

– Бала белән декрет ялында утырганда, көндәлек эшләрдән тыш, иҗади яктан нәрсәдер эшлисем килде. Мондый коллажлар өемдә бар иде инде. Килгән бер кеше алар янына тукталмыйча калмый иде. Һәм, әлбәттә, кайдан алуым турында да кызыксыналар. Башкаларның игътибарын җәлеп иткән, зур кызыксыну тудырган бу картиналарны минем дә ясап карыйсы килә башлады. Һәм шуннан башланды да инде. Бу эш мине шулкадәр үзенә бөтереп алды ки, гел иҗат итеп кенә торасы килә. Башта яңа идеяләр туып тора.

– Композиция идеясен, димәк, үзегез уйлап чыгарасыз?

– Әйе. Иң элек бер-ике атна ул минем башымда йөри. Кирәкле материалларны туплап бетергәч, барысы да әзер булгач, ясый башлыйм.

– Кызыксынып кына калмыйлар, заказ да бирәләрдер инде...

– Нәкъ шулай. Заказга да эшли башладым. Күпләр әле моның белән таныш та түгел. Социаль челтәрләргә элеп куйган эшләремнең фотоларын күреп, үзләренә дә ясап бирүләрен сорыйлар. Хәзер инде даими клиентларым да барлыкка килде дип әйтергә була. Хатын-кызларның, хуҗабикәләрнең йортларын чәчәкләр белән бизисе, интерьерларына ниндидер үзенчәлек кертәселәре килә. Кемнең дә булса туган көненә, юбилеена бүләк итәр өчен сатып алалар. Шәмаилләр дә ясыйм мин. Аларын инде әбиләргә бүләккә алалар.

– Флористик коллаж ясауның билгеле бер кагыйдәләре бармы?

– Бар. Иң элек нигезен ясарга кирәк. Моның өчен грунт, шпаклевка яисә махсус тукыма кулланам. Бер-берсенә туры килгән, яраша алган материалларны файдаланып, стилен сайлыйм. Кул астында нинди кызыклы нәрсә бар, әйтик, ясалма чәчәкләрдән, муляж җиләк-җимешләрдән, диңгез кабырчыкларыннан, кипкән яфраклардан, күбәләк, бөҗәкләрдән композиция ясыйм. Әзер коллажга кыса ясатам.

– Коллаж ясарга теләүчеләргә нинди киңәш бирер идегез?

– Теләге булган һәркем ясый ала аны. Тик төсләрне дөрес катыштыра белергә генә кирәк. Минем үземә бу эштә визажистлыкка укуым ярдәм итте. Салкын, җылы төсләрне аера беләм.

– Әдилә, бу шөгыль Сезгә нәрсә бирә?

– Чәчәктән композицияләр ясаганда бөтен барлыгым белән ял итәм. Ул миңа иҗади ләззәт бирә. Гомумән, кешенең матурлыкка карап сөенгәнен күрү үзе зур бәхет!

Фото # 1

Фото # 2

Фото # 3

Фото # 4

Фото # 5

Фото # 6

Фото # 7

Фото # 8

Фото # 9

Фото # 10

Фото # 11

Фото # 12

Фото # 13

Фото # 14

Фото # 15


Дилбәр ГАРИФ
Шәһри Казан
№ --- | 25.07.2013
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»