поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
24.07.2013 Авыл

Арбаның бишенче тәгәрмәче (Шәхси хуҗалыкларның киләчәген кем кайгыртыр?)

Андыйларның саны елдан-ел кимесә дә, шәхси хуҗа­лыкларында продукция җитештереп көн күрүче­ләр бүген дә әле 19 миллионнан артык кеше исәп­лә­нә. Шуларның 2 миллионы шәһәр җирендә яши. Үзлә­рен генә туендырып калмыйча, башкаларга да шактый өлеш чыгара алар.

Колхоз-совхозлар таралгач, шәхси хуҗалыкларда мал-туар, кош-корт асрау гына түгел, күпләп бәрәңге, кәбестә, башка төр яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерү дә шактый кыенлашты. Бүген авылда яшәүчеләрнең байтагы бәрәңгене дә үзенә җитәр­лек күләмдә генә утырта да калган кишәрлегенә печән чәчә. Үзгәртеп коруларга ка­дәр авыл хуҗалыгында продукция җитештерү белән мәшгуль булган 280 мең күмәк хуҗалыкның 260 меңе банкротка чыгарылып, таланып беткәч, шәхси хуҗалык­ларга барып сыеныр оешма калмады.

Нигезендә нинди сер?


Ә бит шәхси хуҗалыклар – авыл кешесенең яшәешен тәэмин итүче, көндәлек яр­дәм бирүче өстәмә табыш чыганагы да. Шунысы гаҗәп: төрле кыенлыкларга, күмәк хуҗалыкларның таралу-тала­нуына да карамастан, шәхси хуҗалыклар бүген дә авылда яшәүчеләр табынындагы бә­рәңгенең 93 процентын, яшелчәнең 75 процентын, ит һәм сөтнең яртысыннан артыгын бирә икән. Татарстанда да авыл хуҗалыгында җи­теш­терелә торган продук­ция­ләр­нең яртысыннан артыгы крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыклар өлешенә туры килә.

Рәсми исәпләүләрдән кү­ренүенчә, авылда гаилә кере­менең 30-40 процентын шәх­си хуҗалыклардан алынган табыш тәшкил итә! Югыйсә, соңгы егерме ел эчендә авылга килгән бәла-казаларга ничек чыдый икән алар? Дәү­ләттән әллә ни ярдәм дә алмаган шәхси хуҗалыкларга бу кадәр ныклык запасы каян килә? Мондый үҗәтлекнең, үзен сак­лап калырга омты­луның ни­гезендә нинди сер ята?

Минемчә, моның сере шәхси хуҗалыкларның борынгыдан килгән традиция, тормыш күнекмәләрен, го­реф-гадәтләрне саклый бе­лүенә дә бәйледер. Авылда нинди генә хакимият булмасын, шәхси хуҗалыклар теше-тырнагы белән үз хуҗалыгы­на ябышып яткан. Шунда сые­рын-сарыгын, кош-кортын ас­раган, бәрәңгесен, башка төр яшелчә, җиләк-җимешен үстергән, һөнәрче­лек иткән. Россиянең айнымас хакиме Борис Ельцинның җирне халыкка өләшү турындагы мәгълүм указына кадәр шулай булган. Аның нәтиҗә­ләре инде күз алдында. Бүген авыл халкына өләшенгән пай җиренең генә түгел, шәхси хуҗалыкларның бакча ки­шәрлегенә дә ихтыяҗ кими.

Исәпләсәң, исләр китәр­лек бит. Россия авыл хуҗа­лыгында җитештерелә торган продукцияләрнең яртысыннан артыгын үз җилкә­сендә тартып баручы шәхси хуҗалыклар илдәге чәчүлек мәйданының нибары 4 процентына гына хуҗа! Менә шул кеч­кенә генә кишәрлекләрдә барлык мөгезле эре терлек­нең 40 проценты асрала.

Билгеле инде, бу күрсәт­кечләргә ирешү авыл кеше­сенә җиңел бирелми. Үсмер­ләрдән башлап, өлкән яшьтә­ге бабайларга, ир-атлар гына түгел, хатын-кызларның да алсыз-ялсыз, иртә таңнан кичке караңгыга кадәр өз­лексез хезмәте, ачы маңгай тире, сөялләнеп беткән куллары, саулыгы-cәламәтлеге, мең төрле борчу-мәшәкать­ләре бәрабәренә алынган нә­тиҗәләр дә бу.

Кулда күтәреп йөртерлек


Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре әйтүенчә, шәхси хуҗалыкларның эш нәтиҗә­ләре авыл хуҗалыгында продукция җитештерүче башка төр оешма-предприятиеләр белән чагыштырганда унбер тапкыр югарырак. Шул ук вакытта продукция җитеште­рүгә киткән чыгымнар башка төр җитештерүчеләр белән чагыштырганда 18 тапкыр кимрәк. Кем әйтмешли, мондый җитештерүчене кү­тәреп кенә йөртерлек тә бит. Юк шул. Россиядә шәхси ху­җалыкларга ярдәм күләме элек тә бик аз иде, хәзер инде онытылганда бер, дияргә була.

Яшерен-батырын түгел, күмәк хуҗалык вакытында колхозчының үзенә түләнмә­гән хезмәт хакының бер өле­шен шәхси хуҗалыгы аша кайтарырга мөмкинлеге бар иде. Хуҗалыкта ун силос базы булса, шуның ким дигәндә өчесе төрле юллар белән шәхси хуҗалыкларга күчә торды. Печән, фураж һәм башка төрле терлек азыгы белән дә шул ук хәл иде. Хәзер инде андый мөмкинлекләр калмады, дияргә була. Терлек азыгына бәяләр дә арта. Мондый шартларда шәхси хуҗа­лыкта терлек ас­рауның мәгънәсе кими. Ди­мәк, керем дә азайганнан-азая. Бу хәл исә шәхси хуҗа­лыкларның киләчәген шик астына куя. Икътисадый нигезе булмагач, авыл җирлегендә күпләр мөгезле эре терлек түгел, кош-корт асраудан да баш тарта.

Дөрес, дәүләт авыл җир­легендә крестьян-фермер хуҗалыкларына, гаилә фермаларына, кайбер башка оешмаларга ярдәм итәргә тырыша үзе. Бу юнәлештә махсус программалар да эшләп килә. Тик авылда элек-элек­тән нәтиҗәле эшләп килгән, бернинди кыенлыкларга карамый күпләп продукция җи­тештергән шәхси хуҗалык­ларга ныклап ярдәм итми торып, алга китеш булмаячак. Шәхси хуҗалыклар нәтиҗәле эшләсен өчен шартлар тудыру, матди-техник базасын ныгыту, югары сортлы орлык, ашлама, башка кирәк-ярак­лар белән тәэмин итү, җи­тештерелгән продукцияне тиешле бәядән сатып алу һәм башка мәсьәләләрне хәл итү өчен дә кирәк бу.

Авыл хуҗалыгы нык алга киткән илләрдә фермер һәм шәхси хуҗалыклар күпләп продукция җитештерүче һәм эшкәртүче предприятиеләр белән бер арбага җигелеп көн күрә. Бездә исә һаман да ни өчендер шәхси хуҗалык­лар арбаның бишенче тәгәр­мәче сыман. Файдалы һәм ки­рәк, әмма ярдәм итүче сирәк. 


Камил СӘГЪДӘТШИН
Ватаным Татарстан
№ 119-120 | 24.07.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»