поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
16.01.2009 Язмыш

ҮЗЕМ ҺӘМ БАШКАЛАР ТУРЫНДА

Мәрхүм әтием Солтан үзенең 90 еллык юбилеен бәйрәм иткәндә: "Карале, улым, 90 ел узган да киткән", – дип гаҗәпләнеп куйган иде. Менә мин дә үземә 60 яшь тулганга ышанмый утырам әле. Кешене өмет яшәтә, диләр. Анысы да дөрес. Минем уемча, кешенең гомерен кешеләр дә озайта ала. Яңадан әтиемнең сүзләре искә төшә. "Менә уйлап утырам әле, шушы гомер яшәп, бер генә дошманым да юк икән", – дигән иде ул. Әйе, әти туры сүзле һәм шактый үҗәт кеше булса да, әйтәсе сүзен дәлилләп, әчесе юк микән дип тел очында әйләндереп карап әйтә иде. Аның бу гадәте миңа да йоккан, күрәсең. Әнием Дания дә (Ходай аңа озын гомер бирсен) үземне-үзем белә башлаганнан бирле миңа: "Улым, кешене рәнҗетмә!" – дип тукып килә. Газетада берәр төртмәле мәкаләм чыкса: "Берәрсен үпкәләтмәдең микән?" – дип борчылып телефоннан шалтырата.

"Кош оясында ни күрсә – очканда шул була" дип юкка гына әйтмиләр шул. Авылда безнең өйдән кеше өзелмәде. Кунак-фәләнне әйтеп тә тормыйм, әти янына киңәш-табыш итәргә безгә бөтен авыл керә иде дисәм дә зур ялгыш булмас.

 

Мин дә, Туфан абый Миңнуллин әйтмешли, "җен­нәребез килешкән" кешеләр белән янәшә булырга тырыштым һәм тырышам. Дус булган җирдә дошман табыладыр инде ул, әмма мин алар белән беркайчан да чәкәләшмәдем, низагка кермәдем, андыйлардан бары тик ераграк йөрергә генә тырыштым. Чөнки, табиблар әйтмешли, җимерелгән нерв күзәнәкләренең яңадан элекке хәленә кайтмаячакларын белә идем. Һәм бүген дә әти кебек: "Карале, шул гомер яшәп, бер генә дошманым да юк икән", – дип әйтә алам. Ә дусларым миңа һәрвакыт эш белән дә, сүз белән дә ярдәм итә килделәр. Саный башласаң алар бик күп икән. Дөньяда, гомумән, яхшы кешеләр күбрәк ул. Бәлки, кайчак алар бер-берсен таба алмый гына иза чигәләрдер. Эзләгез, табыгыз бер-берегезне!

 

Мин үзем кеше белән кешене аера беләм дип уйлыйм. Аның бик ансат юлы бар: әгәр сөйләшеп утырганда үзеңдә күңел күтәренкелеге, рухи канәгатьләнү сизәсең икән, димәк ул – яхшы кеше.

 

Вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов белән бер сөйләшеп утыру, мәсәлән, үзе бер гомер. Мин аны күптән, әле Балтачта эшләгән вакытыннан бирле беләм һәм һәр адымын күзәтеп киләм. Бернинди кәнәфи дә, дәрәҗә дә боза алмады Марат әфәндене. Аның күңеле һаман да ачык китап шикелле. Кеше хәленә керә белер, авыр сүз әйтмәс, "тамак кырып, мыек борып" йөрмәс. Бөек кешеләр шундый гади буладыр инде, күрәсең. Марат әфәнденең бер әйткәне гел истән чыкмый. Аның әтисе Готыф абзый вафат булгач, бик озак тормыйча минем әти дә дөнья куйды. Марат әфәнде кайгымны уртаклашты да, әнине сорашты. "Авылга еш кайтасыңмы?" – диде. "Әйе", – мәйтәм. "Бераз вакытың булган саен кайт, әти-әни белән кара-каршы утырып 20 минут, ярты сәгать чәй эчү дә үзе бер гомер ул", – диде. Мин җае чыккан саен авыл ягына каерам һәм һәрвакыт Марат Готыф улының шушы сүзләрен искә төшерәм.

 

Кулыма каләм алсам, Туфан Миңнуллин искә төшә. "Миңа язганнарымның китап булып, яки матбугат битләрендә чыгуы хаҗәт түгел. Мин – язучы, мин формада булырга тиеш. Әнә спортчы берничә көн күнегүләр ясамаса, формасын югалта бит. Син дә көн саен яз!" – дигән иде ул. Дөресен әйткәндә, әлеге сүзләрне күңелемдә йөртсәм дә, кайчак ялкаулык дигән нәрсә үзен сиздерә башлый һәм мин, юк сәбәпне бар итеп, Туфан Миңнуллин янына кереп чыгам.

 

ТР Дәүләт Советы депутаты, комитет рәисе Разил Вәлиев белән мин студент чактан ук таныш. Аның якташы, шагыйрь, музыкант, биюче, кыскасы менә дигән талантлы егет, бүгенге көндә Түбән Камада педагогия училищесы директоры Рифкать Муллин белән тулай торакта бер үк бүлмәдә яшәдем. Һәм ул чакта Мәскәүнең Горький исемендәге әдәбият институты шәкерте Разил Вәлиев Казанга кайткач, безнең бүлмәгә кереп, КДУның татар теле һәм әдәбияты бүлеге шәкертләрен җыеп, милләт язмышы турында "коткы" таратмыйча калмый иде. Заманында, Г.Камал театры бинасында Татарстан язучылары корылтае барганда татар яшьләренә үз журналларын булдыруны таләп итеп язган листовкалар таратуны оештыручы да шул Разил Вәлиев булды. Гомер буе үз кыйбласына тугрылыклы булып яши Разил. Аның бу сыйфатын үземә дә сеңдердем кебек.

 

Шул ук Түбән Кама егете, йомры сүз остасы Алмаз Хәмзин белән дуслыгыбыз да озак еллар дәвам итә һәм бу дуслыкны берәү дә җимерә алмаячак. Тормышта бик җитди кеше Алмаз. Иң әһәмиятлесе, кесәсендә йодрык йөртми, күңел ишеге шар ачык. Андый кешеләргә һәрвакыт таянып була.

 

Якын дуслар санаулы гына була диләр, ә менә мин саный башлаган идем, алар бихисап икән ләбаса. Барысын да телгә алмаганга үпкәләмәсеннәр. Мин бүген күңел пәрдәмнең бер читен генә күтәрдем. Ходай насыйп итсә, тормыш юлымда очраган шәхесләр турында китап язарга исәп бар. Хәзергә шуны гына әйтим: дуслар күп икән, димәк, мин үзем дә бик үк начар кеше түгел, ахрысы. Һәрхәлдә, дошманнарым бар дип авыз ачарга намусым кушмый, күңел тартмый. Мин кешеләрне яратам.

 

Хөрмәтле Риман Солтан улы!

 

Сезне олуг юбилеегыз – 60 яшь тулган көнегез белән ихластан тәбрик итәм. Сез – озак еллар матбугат өлкәсендә эшләгән тәҗрибәле журналист, яшь каләм ияләренең абруйлы остазы, талантлы оештыручы. Балалар һәм үсмерләр өчен әзерләнгән тапшыруларыгыз яшь буынны милли һәм патриотик рухта тәрбияләүдә әһәмиятле роль уйнадылар. Сезнең иҗат остаханәсендә борынлаган "Уйнагыз, гармуннар" тапшыруы үзенә меңләгән тамашачыларны ияртеп, авыл, шәһәр урамнарына чыкты, гомумхалык бәйрәменә әверелде.

 

Милләтебез тормышына, республикабыз язмышына кагылышлы барлык хәл-хәятне үз йөрәгегез аша үткәреп халкыбызга ирештердегез, тугры юлга әйдәдегез. Татарстан парламенты эшчәнлеге хакында озак еллар дәвамында язганнарыгыз гражданлык җәмгыятен төзүдә Сезнең зур өлешегез булып тора. Сезгә корычтай саулык-сәламәтлек, бәхетле тормыш, иҗат уңышлары телим. Каләмегезнең карасы беркайчан да кипмәсен!

 

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, 

Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Р.А.Ратникова.


Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 6-7 | 16.01.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»