поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
23.07.2013 Мәгариф

Даһилар инкубаторы үзен аклармы, яки Талантлар канат какканда

Татарстанда аеруча талантлы балалар өчен махсус гим­назияләр, лицейлар челтәре булдыру проекты акрынлап тормышка ашып бара.

Үткән ел IT-лицей үзенең ишеген ачты. 2013-2014 уку елында мондый мәктәп­ләр­нең артуы көтелә. Аерым алганда, КФУ каршындагы Лобачевский исемен­дәге лицей директоры Павел Шма­ков­ның “Махсуслашкан олим­пиада-фәнни үзәге” проекты да тормышка ашар шикелле. Тагын ун районда рес­публика масштабындагы лицейлар һәм гимназия-интер­натлар да аеруча сәләтле укучыларны озакламый тупларга тиеш.

Гадәттә, мондый мәк­тәпләр тирәсендә ыгы-зыгы купмыйча калмый, төрле каршылык­лы фикерләр әйтелә, укучылар контингентын туплаганда да проблемалар еш туа. Әй­тик, Павел Шмаков интернат ача алмый азаплану­ларының сәбәбен түрә балаларын тү­гел, ә бары тик сәләтле балаларны гына туплауларында күрә иде. Шмаковка бу мәсьә­ләдә, югары җитәкчелекнең яклавына карамастан, шактый кыен ашарга туры килде. Ул әле дә: “...барлыкка килә торган лицей һәм гимназия­ләрдә яртысы җирле җитәк­челәрнең балалары булыр”, – дигән фике­рендә нык тора. Бар дирек­торларның да Шмаков кебек үҗәтлеге юк, шуңа күрә бу фикер дөреслеккә якын дип ышанырга була. Тик проект­ның уңайсыз ягы анда гына түгел. Җитәкче балалары арасында да сәләтлеләре еш очрый һәм аларга элиталы интернат ишекләрен бикләп кую да дөрес булмас иде. Кайберәүләр “йолдызлар”ны бер түбә астында җыю катлаулы проблемалар тудырачак, балаларны гаилә тәрбия­сен­нән аеру тискәре нәтиҗә­ләргә китерәчәк дип яңа ниятнең кимчелекле якларын күрсә, икенче берәүләр проектны ике куллап яклый. Ихтимал, яңа мәктәпләргә укы­тучыларның идеаль коллективларын туплау да бик үк җиңел эш булмас. Проектның эксперимент стадиясе болардан башка да су асты ташларына бәрелми калмас. Гадәттә мондый идеяләрнең объектив нәти­җәсе дистә еллар үткәннән соң гына мәгълүм була. Даһилар инкубаторы булырлармы алар, яисә проект эксперимент стадиясен үтә алмыйча акрын гына сүнәрме – боларын киләчәк күрсәтер.

Идея никадәр генә мавыктыргыч булмасын, аның канатында болытларда йөзүче­ләрне җиргә төшерә торган кайбер нечкәлекләр бар. Беренчесе – гадәттән тыш талантлы баланы ачыклап алу проблемасы. Әйтик, балачакта Эйнштейнны аңгырарак бер бала дип санаганнар. “Сездән, Эйнштейн, рәтле-башлы берни дә чыкмаячак”, – дигән аңа Мюнхендагы гимназия укытучысы. Цюрихтагы югары федераль политехник училищеның физика профессоры исә, аңа тырышлык һәм ихтыяр көче хас, ләкин сәләте җитми дип санаган. Бөек инглиз физигы Джеймс Макс­веллны, белем алырга сәләт­сез дип, мәктәп­тән куганнар.

Хәзерге олимпиадаларда җиңүчеләрнең исә бик аз проценты гына киләчәк тормышларында зур фәнни уңыш­­ларга ирешә. Танылган галимнәр белән шөгыль­лән­гән балалар арасында да мондыйларның проценты бик кечкенә.

1921 елда Американың яшь галиме Льюис Терман бөтен гомере буена барачак тикшерүен башлап җибәрә. Ул ил буйлап күп санлы уку йортларын йөреп чыга, махсус тестлар ярдәмендә сәләт­ле балаларны ачыклый һәм күп еллар буена аларның тормышларын һәм карьераларын күзәтә. Еллар үткәннән соң, Терман исемлегендәге берничә кеше­нең генә биз­нес­та һәм фәндә яхшы уңыш­ларга иреш­кәне ачыклана.

Тик алар арасында да дөнья­күләм яисә һич югы илкүләм генә булса да масштабтагы шәхесләр табылмый. Тер­манның оппонентлары исә, әгәр дә галим шул ук сандагы гадәти балаларны күзәткән булса да, аларның уңышы сай­лап алынганнарныкыннан ким булмаячагын исбат итәләр.

Халыкара гаилә психолог­лары ассоциациясе галим­нә­ре Виктория Смирнова Һәм Лилия Никитина, барлык кешеләр дә, тиешле тәрбия булганда, даһи була ала дип саный. Мәскәү математика җәмгыяте президенты, академик Виктор Васильев та: “Теләсә кайсы кеше теләсә кайсы өлкәдә уңышлы алга китә ала, математика да моннан искәрмә түгел. Әй­тик, кайбер клиник очрак­ларны исәпләмәгәндә, һәр­кем диярлек уртакул фән докторы була ала“, – дип саный. “Сәләтле” ярлыгын такканда бик зур “коррупцион хә­тәрлек” бар, ә менә ул ярлыкны йөртү психологик яктан бик авыр, күпләр моңа чыдамый, сына дип хәвефләнә Васильев.

Талантларның канат кагуы өчен, әлбәттә, яхшы остазлар, уңайлы шартлар кирәк. Республикада туып килүче “даһилар инкубаторлары” – бу яктан бик мавыктыргыч идея һәм күңел аның уңышлы тормышка ашуын тели. Әмма белем алуга омтылыш, максатка бару юлында тир түгүгә стимул булдырылса, гадәти мәктәпләрдән дә әллә ника­дәр уңышлы нәтиҗәләр кө­тәргә булыр иде. Әлегә илдә яшәп килүче процентлы-рей­тинглы мәга­риф системасы алдашуга һәм күз буяуларга гына стимул тудыра. Яңа төр лицей һәм гимназияләр талантлар үс­терүче мәктәп­ләр булырлармы, әллә мәгариф бюрократиясе һәм тәкәббер түрәләр алардан “Потемкин авыллары” корырмы – хак бәяне вакыт әйтер. 


Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 118 | 23.07.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»