поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.07.2013 Авыл

Сөт акчасы кая китә?

9 июль көнне халыкара “Трансперенси Интернешнл” (“Transparency International”) оешмасы “2013 елга бөтендөнья коррупция барометры” дип аталган тикшеренү нәтиҗәләрен игълан итте. Тикшеренү 107 илне колачлаган һәм быелгы “барометр” – ришвәтчелек турында инде сан ягыннан сигезенче доклад.

“Трансперенси” (әлеге сүз үтә күренмәлелек дигән мәгъ­нәне бирә) мәгълүматларына карасак, Россия ришвәтчелек темплары һәм күләме ягыннан коррупциянең күптәннән килгән бай традицияләре бе­лән дан тоткан АКШны да куып җиткән һәм узып киткән. Бу хакта соңгы көннәрдә Америка телевидениесе дә махсус сюжет әзерләде, ике ил­дәге ришвәтчелек турындагы халык фикерен китерде. “Трансперенси” үз докладында инде күптән тапталып бет­кән бер фактка да тукталды: рус илендә азык-төлек бәя­сендәге коррупционерлар өле­шенең өчтән бергә җи­түен белдерде. Конкрет алганда, бер пакет сөтнең бәясе нәкъ шул кадәргә үсә икән. Уртача алганда бер литр сөтнең бәя­се утыз сум дип санасак (язманы әзерли башлагач белештем: Яңа Кенәр авылы кибе­тендә 3,2 процент майлылыктагы сөтнең бәясе 39 сум), ришвәтче түрәләр кесәсенә бер тонна сөттән бик аз ди­гәндә ун мең сум коррупцион табыш керә дигән сүз бу яисә сөт җи­теш­терүче авыл кешесе шуның кадәр акча югалта дип әйтсәк тә була. Ришвәт­челәрнең намусы уянып, халыкка таланган акчасын кире кайтарып бирсәләр яки ил­нең сәяси җитәкчелеге карак чиновник­ларның кулына сугарлык сәя­си ихтыяр таба алса, авыл хуҗалыгы күпме отачак, бү­ген мин төшкә кадәр шул бухгалтерия белән шө­гыль­лән­дем. Сөт – түрәләр өчен стратегик әһәмияткә ия булган продукт, үт­кән ел “Вамин” шәхси хуҗа­лыкларга җыелган сөт өчен акча түләми башлагач, моңа тагын бер кат ышандым. Тү­ләнмәгән акча­ның суммасы ике ай ярым җы­елган сөтне­кен уза башлауга, Авыл хуҗа­лыгы министрлыгына: “Сөт җитештерүче авыл кешесен кем якларга тиеш?” – дигән сорау юллаган идем. Закон таләп иткән бер ай эчендә җавап килде. Эч­тәлеге: “Ва­мин”нан акча көт­мәгез, сөтне башка компа­нияләргә тапшырыгыз”, – ди­гән фикергә кайтып кала иде. Сөт җыючылар шулай эшлә­деләр дә: “Ва­мин”га мас­са­күләм рәвештә аяклары белән “тавыш бирә” башладылар. Түләнмәгән акчалар бе­лән район хакимияте махсус шөгыльләнергә тотынды, йөз төрле юлын табып, халыкка хәләл акчаларын кайтарып бирделәр. Шуннан соң читкә юнәлгән сөт агымнарын кире үз ярларына кайтару өчен көрәш башланды: ышанычлы вәгъ­дәләр бирелде, чит заводларныкына караганда кимрәк булмаган бәя куелды һәм башкалар, һәм башкалар. Ха­кимиятләрнең мондый эш­лек­ле ыргылышыннан ике як та отты: халыкның үз акчасы үзенә булды, район бюджетына салым түләүләре дә әйлә­неп кайта башлады. Район­нарның барысында да алай булмаган икән, җәйге сөт өчен кыш көне акча сорап йөдәтүчеләр турында да хә­бәрләр ишетелгәли иде. Андыйларга “Вамин” бухгалтеры акчаларын район хаки­миятеннән сорарга кушкан дигән мәгълүмат шул чакта “Ватаным Татарстан”да да дөнья күрде.

Ярый, хуш, сөт җыю белән эшләр шулай торсын ди. Безне исә сөт бәясендәге коррупционерлар өлешен җи­тештерүче халыкка кайтарып бирсәләр, ниләр булыр иде дигән сорау ныграк кызыксындыра. Моны бер район масштабында һәм республика масштабында тикшереп карыйк. 2012 елда Арча районы хуҗалыклары (сүз юридик затлар турында бара) 567295 центнер сөт җитештергән, шуның 474109 центнеры сатуга киткән. Шәхси хуҗалык­лардан 190062 центнер сөт җыеп алынган. Сөт бәясен­дәге коррупцион салым өле­шен исәпләп карасак, юридик затларның югалтулары бер елга 474 миллион 100 мең сумнан аз гына артыграк, шәхси хуҗалыкларныкы исә 109 миллион сумнан ашып киткәнен күрербез. Республика масштабында 9 миллиард 829 миллионга тигез булган сумманы тәшкил итә югалтулар. Россия масштабындагы исәпләүләрне куеп торыйк, астрономик суммалар чыгачагы болай да күренеп тора. Тагын бер тапкыр искә төшерик: исәпләүләр киме­телгән саннар белән башкарылды.

Авыл хуҗалыгына Татарстанда 2013 елда күрсәте­лер­гә планлаштырылган яр­дәм 4 миллиард сумнан аз гына артык. Бу сумма эчендә нәселле терлекчелек һәм балыкчылыкка ярдәм итү йөзен­нән бү­ленгән 300 миллион сум, гаи­лә фермаларын үстерүгә яр­дәм итү өчен каралган 60 миллион сум акча да бар. Шунысын да ис­кәртик: шәхси хуҗалыклар­га бер тиен дә ярдәм каралмаган. Республи­каның 2013 елгы бюджеты 3 миллиард 173 миллион сумлык дефицит бе­лән кабул ителгән. Математика белән аз гына шөгыль­лән­сәк, без менә нәрсәләр күрә­без. Коррупцион салым халыкка кайтарып бирелсә, ул хөкү­мәтнең авыл хуҗа­лыгына күр­сәтә торган ярдә­меннән күпкә нәтиҗәле­рәк булачак, теге 4 миллиард сумлык яр­дәм акчасы бюджетта калса, бюджет дефицитсыз булачак. Авыл хуҗа­лыгы – төпсез кис­мәк, кара ярык дигән мифлар уйлап чыга­рырга ихтыяҗ да бе­тәчәк.

Ришвәтче кесәсенә кергән акча исә беркайчан да ил икътисадына эшләми. Алар га­дәттә чит илдәге офшорларда җыела. Хөкүмәтнең төп функциясе – урлашуларны булдырмау, кануни тәртипне тәэ­мин итү дип аңласак, кайчан да булса бер сәяси ихтыяр табылырга тиеш шикелле. Мо­ның өчен әллә никадәр көч структураларына бюджеттан зур суммадагы акчалар бүле­нә, һәр министрлыкта, бюрократик аппаратның һәр буынында коррупциягә каршы көрәш чараларын шәрехлә­гән бер кочак документка тап була алабыз. Тик акчага табынган капитализм шартларында алар барысы да фәнни булмаган фантастика жанрына карыйлар шикелле. Моны актер-президент Рональд Рейган­ның: “Хөкүмәт ул күк­рәк баласы кебек: бер яктан – котчыккыч аппетит, икенче яктан – тулысынча җавапсыз­лык”, – дигән сүзләре дә раслый. 


Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 116-117 | 20.07.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»