поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
22.07.2013 Мәдәният

Озынборыннар хәл итә

Саба үзәк китапханәсендә атнага бер тапкыр районыбызда халык хуҗалыгының төрле тармакларында ут уйнаткан югары, яки махсус урта белемгә ия өлкән яшьтәге шәхесләр җыелышып, илдәге теге яки бу вакыйга уңаеннан фикер алышу, гәпләшү, киңәш-табыш итү һәм бәхәсләшеп “тузан кагышып алу” гадәте бар.

Әлеге клуб берничә ел эшли инде. Үз өлкәләрендә судагы балык сыман йөзүчеләр янында сак булуың хәерле, акыллы кыяфәт ясап, белер-белмәс остара башласаң, ышанган кыяфәт чыгарып тыңлап торырлар-торырлар да, уяулыгыңны җуйган мәлеңдә бер үткен җөмлә белән тез астыңа шундый итеп орырлар ки, көлкегә калуыңны сизми дә калырсың. Бу мәҗлескә мин фәкыйрьне кунак сыйфатында чакыргалаганнары бар иде. Шәмәрдәннән Сабага бармый калыр өчен җитди сылтауларны каян табып бетерәсең, ничәдер тапкыр тайпылганнан соң, беткән баш беткән дип, тәвәккәлләп, тәртәләрне Саба тарафына турыларга туры килде. Рәхмәт, хуплап каршы алдылар, урынны түрдән тәкъдим иттеләр җирле интеллектуаллар.

Фикер алышу җанлы башланып китте. Район вакыйгалары бизмәнгә салынды, Татарстан хәлләре җиз иләк аша узды, Мәскәү кылган кайбер гамәлләр энә күзеннән уздырылды. Биредә СССР чорындагы тәртипләрне өзелеп сагынучылар да һәм дөм сагынмаучылар да бар икән. Менә дилбегә байтак еллар яңа төзелеш объектларына техник җиһазлар урнаштыру оешмасында җитәкче булып эшләгән әфәнде кулына күчте.

– Мин, белүчеләр бардыр, институтка кергәнче төзелеш техникумы тәмамладым, – дип башлады ул сүзен. – Техник уку йортларының кайсын алма, ни пычагыма кирәктер, ике ел буе югары математика белән баш авырттыралар. Төркемебездәге бер егет бик авырдан, интегеп, азапланып укыды. Җыйнак гәүдәле укытучыбыз, коеп куйган интеллигент, яһүд милләтеннән дип истә калган, байтак җәфаланды моның белән. Моңарчы ул кәлиягә кертәм дип алынган иң томана шәкертләр дә ахыр чиктә имтиханнарда уңыш казана торган булган. Әмма безнеке каты чикләвек – ни өйрәтүдән, ни бастырып сөйләтүләрдән мәгънә чыкмады. Тырышып-тырышып та хезмәте җилгә китүен төшенгән агаебызның бер семинарда, тәмам кызып китеп, шул егетебезне: “Бәрән! Бәрән!” – ди-ди ярсып сүккәне бер дә онытылмый. Кыскасы, егет, имтиханнарга барып җитә алмыйча, исемлектән төшеп калды. Еллар узды. Көннәрдән бер көнне аны Бауман урамында очраттым. Кәчтүм-чалбардан, галстук таккан. Баксаң, университетка кереп, татар бүлеген тәмамлаган, редакциягә эшкә урнашкан һәм тора-бара язучы булып китеп, китап та чыгарган икән. Шуны имза салып бүләк итте. Укыдым, “болай булуыбыз”га, ягъни милләтебезнең бетүенә ятларны гаепли, татарга уянырга куша, кем әйтмешли, хет басып тор, хет тәгәрәп кит. Инде шул танышымнан, сүздән-сүз чыгып, политолог, язучы, Иҗтимагый элемтәләрне үстерү һәм модернизацияләү институты президенты Федор Крашен-никовның “социаль-философик фантастика” жанрына караган “После России” бәяны хакында сораштырдым. Ык та мык.

Менә син, Рөстәм әфәнде, югары математика белән таныш, сопроматны да өйрәнгән, экономика, юриспруденция өлкәләреннән дә дөм надан түгел, әдәбиятка производстводан үрмәләгән кеше, яшермичә генә әйт намуслы сабалыларга: хәзерге моментта татар телендә бары тик гайбәт дәрәҗәсендәге көнкүреш кыйссалар, гәзиттә мең кат чәйнәлгәнне рольләргә бүлеп язу гына хупланамы? Менә мин элек татарча журналларны укыштырган кеше. Әмирхан Еники, Фатыйх Хөсни, Мөхәммәт Мәһдиев, Хәсән Сарьяннарны... Аннары, дөнья гизгән диңгезче Миргазиян Юныс бар иде. Кемнәрне төшереп калдырдым?

Як-яктан: “Нурихан Фәттах”, “Аяз Гыйләҗев”, “Гаяз Исхакыйны онытмагыз”, – дигән тавышлар яңгырады.

– Принимается. Мәктәптә укыган чакта Адлер Тимергалин язганнар белән дә җенләндек. Ни әйтергә телимме? Урыс һәм бүтән халык язучылары белән тигез тартыша иде бит безнекеләр. Бүгенгеләрне укып карыйм да, салам тәме дә тапмыйм. Бигрәк тә тарихи темаларда чәйнәлгәнне чәйнәү бар. Ә инде Федор Крашенников кебек язучылар бездә, гомумән, күренми. Сәбәп нәрсәдә? Кем гаепле?

Якташлар көлемсери төшеп мине күзәтәләр. Торып бастым.

– Бу суд түгел, утырган килеш тә сөйләргә була, – дип хәлгә керде берсе.

Рәхмәт әйтеп, урыныма чүккәнче бер кулым белән урындыгымны капшадым, шаяртып тартып алмадылармы, янәсе.

– Сезгә ошармы, белмим, соравыгызга җавап, әлбәттә, бар. “Татар изү”е гаепле, Иван Грозный гаепле, яһүдләр гаепле, Сталин гаепле, коммунистлар яки демократлар гаепле дип утырулар, әлбәттә, иң җайлысы. Барыбыз да – урысы, татары, башкасы илебез бөтенлеген, андагы иҗтимагый корылышны якларга ант эчкән кешеләр, ләкин СССР исән калсын дип кыл да кыймылдатмадык. Коммунизм идеалларына тугры булырга тиеш партия җитәкчеләренең хыянәтләрен, миллиардерларга әйләнүләрен шулай тиеш дип кенә кабул иттек. Ә китап укымыйлар дип крокодил күз яшьләре түгү исә, гомумән, тешкә тия. Зарур, кызыклы китапларны кыйбат хакка, шул исәптән, интернет аша сатып алып та укыйлар. Укылыш күләме кимегәне юк дип саныйм, арткан булуы да мөмкин. “Татарча укымыйлар”, “татарча әдәби журналларга язылмыйлар” кебек аһ-уһлардан косасылар килә. Товар үтмәвенә җитештерүче һәм базарга чыгаручы гаепле, ә сатып алучы түгел. Сез санаган әдипләр – татарның затлы нәселләреннән чыккан талант ияләре. Элек әсәрләр иҗат иткәннәр, тора-бара аларны “укымлыклар” алмаштырды, ә аларын, аңлавымча, “чәйнәмәләр” һәм “укшытмалар” кысрыклый. Мин моның серен аңлап та җиткермим. Политикамы бу шундый, шайтан белсен. Бәлки тиражлары бетеп барган әдәби редакцияләргә язучылык сәләте бар техник, экономик, юридик белемле, фантастика жанрын, шул исәптән социаль фантастика жанрын иярләргә сәләтле кешеләр чакырып караргадыр? СССР заманында яшь, башлап язучыларны җыеп, иҗатта фәнни-техник революция чагылыш табарга тиешлеген сеңдерүче семинарда катнашканым булды.

– СССР таралу татар әдәбиятына кәкре сукты дисең инде алайса?

– Биредә укытучы Тәлгат ага Фатыйхов катнашса, авыр туфрагы җиңел булсын, аның фикере катгый булыр иде, – дип дәвам итәм. – Белүегезчә, ул аерым йортта ялгыз яшәде. Бер тапкыр хәл белергә керсәм, кәбестә кабып, кайнар су эчеп утыра. Пенсия акчасы бетеп киткән. Әйтәм мин моңа: “Менә, Тәлгат ага, син гомерең буе антикоммунист булдың, Ленинны гаепләдең, 1968 елда ук КПСС таралачак, СССР җимереләчәк дип сөйләгәнеңне әле дә хәтерләүчеләр бар. Син әйткәнчә килеп чыкты. Нәтиҗәдә ипиең һәм чәең юк”, – дим. “Ә беләсеңме? – ди бу миңа, шатыр-шотыр кәбестә чәйнәвеннән бүленеп. – Бүгенге иҗтимагый корылыш коммунистларныкыннан прогрессиврак. Миңа пенсияне ике көннән китерәчәкләр, Путинга рәхмәт, соңартмый. Һәм шуннан соң мин кибеткә барып, теләгән нәрсәләрне сатып алачакмын. Ә СССР вакытында ипи белән сөткә дә чират торасы иде. Рәтлерәк товар прилавка астында ятты һәм аны миңа бирмәделәр”. “Пенсияң бәләкәй булгач, алырга хокук белән нишлисең?” “Анысы бүтән мәсьәлә. Шахтада чиләнгән булсам, пенсиям зуррак булыр иде”.

Казах әдибе Олҗас Сөләймановның СССРның таркалу сәбәбе турында бәяны дә гыйбрәтле. Леонид Ильич Брежнев СССР җитәкчесе булганчы башта Казахстанны җитәкли, Д.Кунаев белән кулга-кул тотынып эшли. Үзе югары үрләгәч, урынына Кунаевны калдыра. Ә Казахстан компартиясенең икенче секретаре итеп урыс кешесе – В.Месяц билгеләнә. Чор модасы шундый, һәр республикада Мәскәүнең күзе-колагы сыйфатында икенче секретарьлар урыс милләтеннән куела. Ә аның үзен Д.Кунаев билгеләгән казах милләтеннән булган урынбасары күз уңыннан ычкындырмый. Бер елны В.Месяц Кубадагы санаторийга ялга китә. Аңа күз-колак булу йөкләнгән хезмәттәше дә калмый билгеле. Көннәрдән бер көнне шул якның зәһәр черкие, озынборыны димме, плавки аша үткәзеп, В.Месяцның урынбасары – теге казах егетенең нечкә җирен тешли. Нечкә җир шешенә һәм диңгезгә коенырга, кызынырга чыккан саен узган-барган сылу кубинкалар казах егетенә борылып-борылып, кызыксынулы караш ташлый башлыйлар. Җай чыккан саен В.Месяц моны үчекли. Кубада ял төгәлләнгәч, партия җитәкчеләре Казахстанга кайта. Кунаев иң әүвәле В.Месяцны кабул итә. Ул кабинеттан елмаеп-балкып килеп чыккач, чират казахка җитә. Казах егете үзе белән булган хәлне Кунаевка юлдашы тишкәндер дип шикләнә һәм чит илдә ничек яшәүләре хакында хисап биргәндә, В.Месяц хакында Кунаевка сезнең хатыныгызны партия эшенә тыкшына дип зарланды ди. Көннәрдән бер көнне Брежнев Кунаевка чылтыратып, кемне авыл хуҗалыгы министры итим микән дип, элеккеге хезмәттәше белән дусларча киңәш-табыш итә. Д.Кунаев минем икенче секретарьдан да кулай кеше таба алмассыз дип җавап бирә. “Үзегез өчен зур югалту булмасмы?” – дип сорый Брежнев. “Сезнең өчен берни жәл түгел, кадерле Леонид Ильич”. В.Месяц яңа урында күркәм нәтиҗәләргә ирешә һәм ничәдер ел узгач Брежнев бабай Кунаевка чылтыратып, яхшы министр табып биргәне өчен рәхмәтен әйтә, авыл хуҗалыгы буенча Үзәк Комитет секретаре итеп аны күтәргәндә ничек булыр дип, әшнәсенең фикере белән кызыксына. Кунаев Месяцның ары таба үстерү хакына җылы сүз әйтергә теләми. “Мин аңа 99 процент ышанам”, – дип кенә җавап бирә. “Ә ник йөз түгел?” Рдип кызыксына генсек. “Бар бер момент. Ләкин сайларга ярый, эшләр ул...” “Юк, – ди Леонид Ильич. – Алайга киткәч, без бүтән кадр табабыз”. Һәм бу постка эше белән әллә ни танылмаган Ставрополь крае җитәкчесе М.Горбачев сайлана.

Олҗас Сөләйманов, вакыйгаларны бер мантыйкый чылбырга теркәп, “әгәр казахның нечкә җирен черки тешләмәгән булса, В.Месяц аны үртәмәс һәм моңа җавап итеп хезмәттәше аны Д.Кунаевка сатмас һәм Кунаев Месяцның СССР ҮК секретаре булып сайлануына киртә салмас иде, димәк ки, М.Горбачев секретарь булып сайланмас, илбашы дәрәҗәсенә күтәрелмәс, “үзгәртеп кору”ын башлый алмас, КПСС таралмас, СССР җимерелмәс иде” дип нәтиҗә чыгара. Һәм, ниндидер казахның нечкә җирен черки тешләгәннән дә җимерелә торган иҗтимагый строй өчен кайгыру урынсыз дип, СССР язмышы турындагы бәянын төгәлли.

– Ә моның татар әдәбиятына ни катышы бар? – дип кызыксынды җыеныбыз рәисе. – Син әдәбиятыбызның мөшкел хәле өчен гаеплене тәгаенлим дип керешкән идең түгелме?

Әдәбиятыбызның сыйфаты төшүенә дә шул яки үзгә берәр озынборын гаепле, әлбәттә...  


Рөстәм ЗАРИПОВ
Татарстан яшьләре
№ |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»