поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.01.2009 Җәмгыять

ГАРИФ СОЛТАН ШӘХЕСЕНӘ ИСКӘНДӘР ГЫЙЛӘҖЕВ БӘЯ БИРӘ

"Ватаным Татарстан" газетасында күптән түгел бер-берсенә капма-каршы торган ике материал бастырылды, берсенең авторы – Фәүзия Бәйрәмова, икенче мәкаләне Рафаэль Мостафин язган. Икесендә дә Гариф Солтан шәхесе турында сүз бара. Минемчә, бу мәкаләләр укучыларда зур кызыксыну уятты, аның күрсәткече – интернетта (Matbugat.ru сайтында) кайнар гына дискуссиянең башланып китүе. Мин дә шул уңайдан үз фикерләрем белән уртаклашасы иттем.

Чөнки, беренчедән, мин дә Гариф Солтан белән инде унбиш елдан артык таныш, китабымны әзерләгән вакытта ул миңа зур булышлык күрсәтте, һәм Фәүзия ханымга сөйләгәннәрне шул ук формада аның миңа да сөйләгәне бар. Икенчедән, мин тарихчы буларак азмы-күпме "Идел-Урал" легионы тарихы белән таныш, алман архивларында бу темага шактый материал табып тупладым, шуңа күрә бу темага үз карашым, үз фикерем бар. Өченчедән, мәкаләләр мине безнең татар чынбарлыгына һәм аның кайбер үзенчәлекләренә тагын бер кат игътибар белән карарга мәҗбүр итте. Бәлки газета укучыларына ул фикерләрем кызык булып тоелыр. Тарихны өйрәнгәндә төп кагыйдә яки төп максат булып объективлык торырга тиеш. Гәрчә без барыбыз да шуңа омтылсак та, ахыр чиктә әле бер тарихчының да бу максатка ирешкәне юк. Тарихи вакыйгаларны, тарихи шәхесләрне бәяләгәндә без үтә игътибарлы һәм сак булырга тиеш дип саныйм. Ф.Бәйрәмова да, Р.Мостафин да инде шактый зур тәҗрибә туплаган язучылар һәм галимнәр, ләкин аларның мәкаләләрендә күбрәк саф журналистикага хас субъективлык хөкем сөрә. Алар икесе дә башка бәяләү мәмкинлекләренә урын калдырмыйча, бары тик үз позициясен дөрес дип саный. Мондый үзенчәлек турында әле түбәндәрәк әйтеп узарбыз.

 

Хәзер инде шушы мәкаләләргә җентекләбрәк күз салыйк.

 

Фәүзия Бәйрәмова да, Рафаэль Мостафин да сугыш чоры вакыйгалары, Гариф Солтанның Муса Җәлил язмышында уйнаган роле турында фикер йөртә. Фәүзия ханым мәкаләсендә Гариф Солтанның сугыштан соң алып барган эш-чәнлегенә дә зур урын бирелгән. Ф.Бәйрәмова Гариф Солтанны күккә кадәр күтәрә, аны чын милли каһарман итеп күрсәтергә тырыша. Шундый бәя бирү өчен нинди тарихи факт­лар нигез итеп алынган соң? Бары тик Гариф Солтан белән уздырылган әңгәмәдән алынган мәгълүматлар. Ф.Бәйрәмова Гариф аганың сөйләгәннәренә тулысынча ышана, аларны шик астына куймый. Дөрес, тарихны шундый формада өйрәнү яки күзаллау инде шактый еллар Европа фәнендә тәртипкә салынган, аны ин-глизчә "oral history" (телдән сөйләнгән тарих) дип йөртәләр. Аның өчен катлаулы һәм үзенчәлекле методика булдырылган. Монысы табигый, чөнки кеше һәрвакыт кеше булып кала – ул үзен тарихта һәрчак матуррак, сафрак, бизәбрәк күрсәтергә омтыла. Шуңа күрә дә андый сөйләнгән нәрсәләргә һәрчак бик сак, тәнкыйть күзлегеннән карарга кирәк, бар сөйләнгәнгә шиксез ышанырга ярамый. Дөрес, бу таләп язма чыганаклар белән эш иткәндә дә актуаль. Рафаэль Мостафин исә бөтенләй башка позициядә тора – ул Гариф Солтанны хаин дип атый, аңа сатлык җан дип мөһер суга. Аның карашы кайбер документлардан өзекләр белән раслана да кебек, ләкин мине, мәсәлән, бу өзекләр тулысынча канәгатьләндерми һәм ышандырмый. Бер мисал. Һайнц Унглаубе хатыннан өзек китерелә. "Гариф Солтан сезнең белән миңа караганда зуррак нацист", – дип язган ул профессор фон Мендега.

 

Бу сүзләр бездә әле күптән түгел генә языла торган характеристикаларны хәтерләтә. Алар һәрвакыт "политически грамотен, морально устойчив" дигән трафарет белән тәмамлана иде. Совет заманында шундый сыйфатлар белән билгеләнгән кешеләрнең кайберләре соңрак чорда ниләр кылганын без барыбыз да бик яхшы беләбез. Хәзер инде шул элекке характеристикаларны алып, аларны укып һәм аларга ышанып, ул шәхесләрне һаман да "политически грамотный" һәм "морально устойчивый" дип бәялик микән?

 

Һәрхәлдә мин Рафаэль Мостафинның төп тезисы: "Гариф Солтан ватандашларын фашистларга сатты" өчен конкрет дәлилләр булмавын искә аласым килә. Бу бит бик авыр һәм кискен гаепләү... Ярый, тәрҗемәче булсын ди, шымчы булсын ди, ләкин бу фактлар бит әле искә алынган тезисны расламый шикелле? Гариф Солтанның сугыштан соңгы күпкырлы эшчәнлеге искә дә, исәпкә да алынмый диярлек. Мондый караш инде тарихта калган совет "объективлыгын" бик нык хәтерләтә.

 

Бу очракта мин тарихчы буларак ике авторны тагын бер кат уйланырга чакырыр идем. Әгәр дә кешегә бәя бирәбез икән, ул бәянең җаваплылыгын аңлап эш итәргә кирәк. Чөнки безнең хөкемебез йә артык күпертелгән, йә бик рәхимсез булырга мөмкин. Безнең кулда нинди фактлар бар соң? Гариф Солтанның сугыш чорындагы эшчәнлеге турында Ф.Бәйрәмовада бер нинди конкрет дәлил юк. Ә Рафаэль Мостафин мәкаләсендә аерым цитаталар китерелсә дә, алар авторның төп теләген һәм фикерен тулысынча расламый. Ассызыклап әйтәм – конкрет тарихи чыганак белән исбатланган дәлилләр турында сүз бара. Гариф Солтанның Алманиянең Көнчыгыш министрлыгында, Татар арадашчылыгы җитәкчесе Һайнц Унглаубенең ярдәмчесе, тәрҗемәче булып сугыш вакытында оешкан "Төрек-татарларның көрәш берлеге" составында эшләгәнен беләбез. Муса Җәлил белән ул әллә ни якын булмаган, һәрхәлдә, минем кулымда моны исбатлый торган фактлар юк. Минем уйлавымча, аны җәлилчеләрнең яшерен оешмасына якын китермәгәннәр, күрәсең, аңа ышанып бетмәгәннәр, шуңа күрә дә ул оешманың эшчәнлеге турында әллә ни хәбәрдар булмаган да. Гариф Солтанның сугыш вакытында һәм сугыштан соңгы чорда алып барган эшчәнлеге турында безгә билгеле булган барлык мәгълүматларны исәпкә алсак, аны абсолют шиксез каһарман яки, киресенчә, хаин итеп бәяләргә хакыбыз бармы? Юк һәм тагын бер кат юк! Әгәр дә беренче яки икенче карашны исбатлый торган конкрет тарихи фактлар бар икән, рәхим итеп аларны китерегез һәм шуларга таянып кына мөмкин кадәрле объектив бәя бирегез дип әйтәсем килә. Эмоцияләргә генә таянып, тарихта бары тик үзең теләгәнне генә күреп эш итәргә, газета битләрендә халык алдына чыгарга ярамый, җәмәгать. Бу очракта мине бигрәк тә Рафаэль Мостафин карашы гаҗәпләндерде. Өлкән, тәҗрибәле, абруйлы кешегә шундый рәхимсез, бетерә торган сүзләр белән башка кешегә бәя бирергә ярамый һәм килешми. Дөресен генә әйткәндә, танылган язучы һәм журналист татарның бер күренекле вәкиленә (ә Гариф Солтан, аңа ничек кенә карама, аны нинди буяу белән сурәтләмә, барыбер татар тарихында күренекле шәхес булып калачак!) шундый аяусыз, рәхимсез сүзләр белән характерис­тика бирә икән, кызгану хисе уяна – мондый "принципиальлек" кирәк микән бүгенге көндә һәм ул кем файдасына?

 

Тагын бер нәрсәне онытырга һич тә ярамый. Авыр, катлаулы һәм каршылыклы сугыш чорында алманнар белән төрле милләтләрдән булган меңләгән кеше хезмәттәшлек иткән. Бары тик шушы факттан гына чыгып аларның барысын да хыянәтче яки национал-социалист итеп күрсәтә алабызмы без? Юридик тәҗрибәдә андый прецедентлар юк дип беләм. Һәр кешене конкрет ситуациядә күз алдына китерергә һәм бары тик аның конкрет эшләренә таянып бәяләргә кирәк дип саныйм. Чөнки коллаборационистларның шактый зур өлеше алманнар ягына үз халкына зыян китерү максаты белән чыкмаган, киресенчә, халкыма файда китерергә тырышырмын дип уйлаган һәм күп очракларда ихлас ышанган! Мәсәлән, татар коллаборационистлары, шул исәптән аларның җитәк­чесе Шәфи Алмас үз халкын фашистларның коллары итү турында хыялланмаган бит. Алар, Алманиянең хәрби көченә таянып, татар дәүләтчелеген торгызу планнары белән яшәгән һәм аларның идеологияләре 1917 елда оешкан Милли мәҗлес идеологиясенә турыдан-туры килеп тоташа. Әлбәттә, бу планнарның чын мәгънәдә утопия булганлыгы безнең заман кешеләренә көн кебек ачык, нацистларга таяну һәм ышану зур хата булганлыгы да аңлашыла, чөнки хыянәтчел режим үзе дә башка халык вәкилләрендә вакытлыча юлдаш, бары тик үз планнарын үтәүдә инструмент кына күргән. Ләкин сугыш елларында яшәгән кешеләрдә мондый ачыклык булган микән? Бүген үткәннәргә бәя бирү кайбер кешеләргә бик ансат булып тоела. Кайвакыт без тарихка шулай җиңел генә карыйбыз шул.

 

Әйе, Гариф Солтан шәхесе һәм язмышы үтә дә каршылыклы. Мин, мәсәлән, аны бер яктан гаҗәеп бәхетле, ләкин икенче яктан шул ук дәрәҗәдә гаҗәеп бәхетсез кеше дип саныйм. Гомере буе үз милләтенә хезмәт иткән, татар дәүләтчелеге турында хыялланган, көрәшкән, Советлар Союзында яшәгән татар һәм башка рус булмаган халыкларның хокукларына һәм хәлләренә дөнья җәмәгатьчелеге игътибарын җәлеп иткән, төрле сәяси оешмаларда эшләгән, "Америка авазы"нда татар редакциясен булдырган, озак еллар "Азатлык" радиосының татар-башкорт редакциясен җитәкләгән. Ышанам: Гариф Солтанның сугыштан соңгы эшчәнлеге киләчәктә әле югары бәяләнер, чөнки бу кеше үз идеясенә ихлас бирелеп татар халкын уйланырга, уянырга өндәгән, татарлар арасында демократик карашлар формалашуына үз өлешен керткән. Бу очракта миңа Фәүзия Бәйрәмова карашлары һәм фикерләре якынрак. Гариф Солтанның шәхесе турында бары тик сугыш чоры вакыйгаларыннан гына чыгып, төгәл билгеле булмаган фактларга яки уйдырмаларга гына таянып сүз йөртергә ярамый. Бу беркатлылык, наив­лык булыр иде. Ләкин, шул ук вакытта милләт дип янып йөрсә дә, Советлар Союзында яшәүче татар милләте Г.Солтанны кабул итмәгән, аңа бары тик бер яклы караган, озак еллар аны хыянәтче һәм сатлык җан итеп бәяләгән. Бүгенге көнгә кадәр ул күптәннән формалашкан курку хисләре белән яши, Ватанына кайтып килергә теләге зур булса да, кайтырга батырчылык итми. Катлаулы, каршылыклы язмыш... Шул язмышка бәя бирү дә бик кыен эш, ул зур игътибар, төгәллек һәм җаваплылык таләп итә. Тарихыбызга, каршылыклы шәхесләребезгә киңрәк һәм объективрак карарга вакыт җитмәде микән?

 

Бу мәкаләләрне укып чыкканан соң күңелдә ниндидер канәгатьсезлек хисе калды. Ихтыярсыздан мәкаләләрнең темтикасыннан шактый читкә китеп, татарның хәзергесе турында уйлана башладым. Йомшак итеп әйткәндә, бик үзенчәлекле халык бит без! Тарихны рәтләп белмибез. Тарихта бары тик теләгәнне, безнең күңелгә хуш килгәнне генә күрергә тырышабыз, мифлар тудырабыз, стереотипларга биреләбез... Без бөек, без бөек, безнең бөек тарихыбыз бар дип лаф орабыз, ләкин тарихны да, мәдәниятне дә ныгытып белмибез һәм аңламыйбыз. Әгәр дә тарихта нинди дә булса кытыршылык, яки күңелгә ятмый торган берәр нәрсә килеп чыкса, күрмәмешкә салышабыз. Без үтә дәрәҗәдә тар халык, кызганычка каршы. Һаман күктән төшкәнне, кемдер килеп безгә булышканны көтәбез. Түрәләребезгә ышанабыз, өметләнәбез, кирәксә-кирәкмәсә дә дога кебек "без булдырабыз!" дип тәкрарларга яратабыз, ләкин түрәләребез өчен ахыр чиктә тарих та, мәдәният тә артык зур роль уйнамаганын күрәбез. Тукай яшәгән "Болгар" номерларын җимерү монысын барыбызга да бик ачык күрсәтте. Кризис, икътисадый тормыш, нефть, акча – болар барысы да татарның рухи тормышына күбрәк игътибар итәсе урында, җитәкчеләребезне башка җәһәттә баш ватарга җәлеп итә. Ә бит бу юнәлештә күпме эш­ләнмәгән эш бар, күпме даимилек, эзлеклелек, җаваплылык, фидакарьлек таләп ителә! Хәер, татар мәдәниятенә, татарның рухи тормышына тарихта беркайчан да андый бәхет татымаган. Русиягә дә татары да, татар мәдәнияте дә абсолют кирәк булмаган һәм бүген дә кирәк түгел, аның өчен төп теләк һәм гасырлардан килә торган хыял – татарны мөмкин кадәр тиз руслаштыру һәм бетерү.

 

Әле ярый милли-региональ компонент мәсьәләсе безнең татарны бераз талпындырды шикелле. "Рәхмәт" русларга, Русия хөкүмәтенә – әгәр дә алар башка милләт­ләрне шулай кысып тормасалар, үз тар һәм тыныч сазлыгыбызда шулай "матур" гына яши бирер идек кебек...

 

Әйткәннәр тарихка гына карамый, әлбәттә. Безнең зыялыларыбыз ниндидер ясалма дөньяда яшиләр. Шулай җайлырак та бит. Без җайлы яшәргә яратабыз. Күпме мәҗлес, җыелышларда утыз-кырык кеше җыелып бер-беребезне "дөньякүләм танылган" галим, язучы яки җәмәгать эшлеклесе дип армый-талмый мактыйбыз. Ә "дөньякүләм танылган галим" шул сүзләрне көтеп тора, уен кагыйдәләрен кабул итә, чөнки киләчәктә әле мактаганнарны мактыйсы бар бит. Ләкин мәҗлестән чыгу белән шул ук "бөекләр" турында пышылдап кына булса да бөтенләй башка сүзләр сөйлибез һәм ишетәбез... Кайберәүләребез югары трибуналардан чаң суга, татар теле, татар халкының киләчәге турында матур, дөрес һәм түгәрәк сүзләр сөйли, мондый сүзләрне ишеткәч сокланмыйча булдырып та булмый, ләкин шул ук кеше рәсми трибунадан төшүгә бөтенләй бер башка затка әверелә – кичен өенә кайтып балалары һәм оныклары белән һич читенсенмичә һәм борчылмыйча русча сөйләшә. Татарның берәр иҗтимагыймы, мәдәниме оешмасы барлыкка килсә, озак вакыт та үтми, ул оешма эчендә ниндидер каршылыклар килеп чыга, ул бүленә, аның берничә җитәкчесе калкып чыга, чөнки без һәрберебез бөек, үзебез генә хаклы. Тәнкыйтьне, хәтта конструктив һәм объектив тәнкыйтьне кабул итә алмыйбыз, безнең өчен бары тик "минем" караш кына дөрес һәм бердәнбер. Таныш күренешләрме, хөрмәтле укучылар? Зур дөньяга, татарның хәзергесенә һәм киләчәгенә күзләребезне ачып, киңрәк карап алырга базмыйбыз, без башка "җитди" эшләр белән мәшгуль, безнең шәхси кайгыларыбыз кайгы...

 

Минем уйлавымча, бүген татар халкы ниндидер бер чик алдында тора. Әгәр без бүген берләшеп, низаг һәм ыгы-зыгыларны онытып, милләт язмышы, аның киләчәге турында ныгытып уйланмыйбыз икән, безнең хәлләр бик тә мөшкел булачак. Безгә инкыйраз яный. Хәзер бөтен көчебезне яшь буынны тәрбияләүгә юнәлтергә кирәк. Өлкән буынны үзгәртеп булмас инде, өлкән буын үз уенын уйнаячак. Ни өчен бездә татар-төрек лицейларын таркатып, барлык төрек укытучыларын куып чыгардылар? Чөнки ул уку йортларында безнең күнегелгән кысаларга сыймый торган мөстәкыйль, җаваплы, үз фикерен әйтә һәм яклый алырлык яшьләрне тәрбияли башладылар. Андый яшьләр хәзерге Русия дәүләтенә кирәк түгел, күрәсең. Әгәр дә без уку-укыту системасында, тәрбия бирү системасында үзгәрешләр кертә алабыз икән, ул очракта әле киләчәккә өмет бар дип әйтергә була. Бигрәк тә шәһәрләрдә заман таләпләренә туры килә торган татар гимназияләре, мәктәпләре ачу зарур. Аларны компьютерлар, барлык кирәк-ярак белән тәэмин итәргә, шул мәктәпләргә иң сәләтле һәм таләпчән укытучыларны җәлеп итәргә, укыту өчен яңа заманча дәреслекләр язу зарур. Бу очракта ярыш һәм конкуренция дигән нәрсәләрне онытырга ярамый. Гимназияләргә балаларны бары тик конкурс нәтиҗәләре буенча гына кабул итәргә кирәк. Аларның саны күп булмаса да ярый, ләкин укыту сыйфатына игътибар тотрыклы һәм җитди булырга тиеш.

 

Безгә яңа буын, милләтебезгә яңа сулыш, дөньяга киң караш кирәк. Өлкән­нәребез шулай күнегелгәнчә бер-берсен үтереп мактап, шул ук вакытта көнлә­шеп яши бирер инде, алардан бары тик бер нәрсә таләп ителә – тик алар яшьләребез яхшы мәгъ­нәдә башка, үзгә булырга тиеш икәнен аң­ласыннар, яшь­ләргә юл ачсыннар, аларны вак, вакчыл рухта үзләренә алмашка тәрбияләмәсеннәр иде. Шуны аңласак кына без милләтебезнең тарлыгын җиңеп чыга алачакбыз.

 

Менә шундый уйлануларга этәрде мине әлеге мәкаләләр... Уйлар тагын да бар, ләкин кыска гына мәкаләгә аларның барысын да кертеп бетереп булмый. Әй­телгән фикерләремне мин "иң дөрес" һәм "иң төгәл" караш дип һич тә санамыйм, минем белән килешмәүчеләр дә булырга мөмкин. Язганнарым бары тик шәхси уйлануларым дип кенә кабул ителсен иде.


Искәндәр ГЫЙЛӘҖЕВ
Ватаным Татарстан
№ 6-7 | 16.01.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»