поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
19.07.2013 Тарих

Фаяз Хуҗин: “Кызганыч, Болгарда “новодел”лар күбәйде”

Күптән түгел Болгар музей-тыюлыгын ЮНЕСКО дөнья мирасына тәкъдим иттеләр. Әмма җитәкчелекнең безгә шактый гына дәгъвалары бар. Алар әйткән хаталарны төзәтеп, Болгар җир­леген камилләштерү, төзек­ләндерү өчен безгә, ким дигәндә, ике ел вакыт бирелде.

Болгардагы тарихи йөзне саклап калу өчен нәрсә эшләргә, халыкны ничек шаккатырырга? Дөнья мирасында урын алачакмы ул? Бу хакта Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының баш гыйльми хезмәткәре, тарих фәннәре докторы, танылган археолог Фаяз Хуҗин белән әңгәмә кордык.

“Иң яманы – реставраторлар безнең эшне күмеп куя”

– Фаяз әфәнде, хата һәм кимчелекләр дигәндә, бу археологик казылмаларга, сез эш­ләгән җирлеккә дә кагыладыр, мөгаен. Белүемчә, Болгарда археологик казылмалар белән эшләүдә кимчелекләр, чыннан да, бар кебек.

– Болгарда беренче казу эшләре башланган елны безне ашыктырдылар. Шактый гына мәй­данда эшләргә туры килде. Чит төбәкләрдән археологлар чакырдылар. Эшне тизләттеләр, ә археология бит ул – бик тә нәзберек, нечкә өлкә. Дөресен әйтим, сыйфат өчен түгел, ә сан өчен эшләдек. Икенче елда җитәкчелек хәлебезгә керә башлады бугай һәм эшне тизләтми башладылар, казу эшлә­ренә ипләп кенә тотындык. Болгарда археологларның начар эш­лә­венә дәгъва белдереп булмый. Казу эшләре бит методик әсбаплар нигезендә алып барыла. Исәп-хисап эшләре Казанда түгел, ә Мәскәүдә кабул ителә бит. Казу вакытындагы һәр эш видео тасмага язып барыла, фотосурәткә төше­релә. Боларның барысын да экспертлар тикшерә. Безгә бу уңайдан бернинди дә дәгъва белдерелгәне булмады. Ә менә археологлар объектны тапшыргач, реставратор, архитектор­лар­ның эше башлана. Менә бу этапта ялгышлар бар, әлбәттә. Бер генә мисал. 1994 елда Идел елгасы ярында, Җәмигъ мә­че­те­нең хәрабәләреннән ерак түгел, таштан салынган бина тикшерелде. Безнең күз алдында хәра­бәләр табылды, шуны ха­лыкка күрсәтер өчен рестав­ра­цияләргә тиеш идек. Архитекторлар нәрсә тәкъдим итте? Борынгы стенаны күмде дә яңа кирпеч­ләрдән дивар күтәреп куйдылар. Халык өчен нәкъ менә шул сарайның хәрабәләре кы­зык­лы, ә архитекторлар, реставраторлар ясаган яңа корылмалар түгел. Кызганыч, бүген әнә шундый “ново­дел”лар күбәйде.

– Казылмаларны табабыз да күмеп куябыз, дигән фикерне Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов та җиткергән иде. Европа илләрендә борынгы хәра­бәләрне ачык һавада саклап калу бик киң таралган бит...


– Мондый хәрабәләрне сак­лапкалганда, әйтик, XIII–XIV гасырда Болгар чорында нинди кирпеч кулланган булсалар, шундый ук үлчәмдәгесен эшләргә кирәк. Кир­печләрне урыннарыннан кузгатырга ярамый. Ничек бар, шулай калдырырга кирәк. 2004-2005 елларда Сөембикә манарасы янындагы ханнар төрбә­сен казыган идек. Минем остазым Альфред Халиков 1977 елда аның бер өлешен казыган иде. Әмма аны кире күмеп куйдылар. Без казыган урынның бер ­өле­шен пыяла гөмбәз астына куйдык. Халык килә дә, XVI га­сыр­ның беренче яртысында төзелгән төрбәләрне карап, андагы борынгы ташларны карап хозурлана. Ә шул чордагы ташларны яңалары­на алыштырып, хәрабәләрне заманча ясап куйсак, боларның бернинди фәнни кыйммәте калмаган булыр иде. Шулай ук Благовещение чиркәве янында Кол Шәриф мәчетенең нигезләрен таптык. Кызганыч, аларны да кире күмеп куйдык. ЮНЕСКО җитәкчелегенең Болгар тыюлыгына төп дәгъвасы ар­хеолог­ларның сыйфатсыз эше­нә түгел, ә рестав­ратор­ларның, ар­хитекторларның тарихи мирасны туристларга күрсәтерлек дәрәҗә­дә камилләштереп җит­кермәвенә бәйле.

– Археологларның казылмалары, табылдыклары ничек бар шулай кала дигән сүзме инде бу?

– Шул килеш калса, яхшырак булыр иде. Иң яманы – реставраторлар безнең эшләрне бик җай­лы гына күмдерә. Болгарда да шун­дый ук хәлләр булды. ЮНЕСКО җитәкчелегенең тагын бер дәгъ­васы – Җәмигъ мәче­теннән ерак түгел яңа төзелгән “Истәлек билгесе” бинасы. Белгәнегезчә, биредә Коръән урнаштырылган. Археологлар бу бинаның ни өчен төзел­гәнен аңлата алмый. Ул XIV гасырда төзелгән нәкъ Кара пулат бинасы кебек. Аның бирегә бернинди дә кирәге юк иде. Төп дәгъва – нәкъ менә шул бинага. Тарихи җир­лектә яңа корылма булырга тиеш түгел. Борынгы биналардан ерак урнашкан башка яңа биналарга күз йомарга була әле, ә моңа – юк. ЮНЕСКО җитәкчелегенә бу вәзгыятьне ничек аңлатырга? Мо­ның юллары бардыр, әлбәттә. Әйтик, шул ук Кремль тыюлыгында да “новодел” – Кол Шәриф мә­чете төзеп куйдык бит. Әмма моны ЮНЕСКО вәкилләренә бик дөрес аңлаттылар. Христиан­нар­ның Благовещение чиркәве сак­ланып калган, мөселманнарның да мәчете булырга тиеш, дигән фикерне алга сөрделәр. Кол Шәриф мәчете бит әлеге урында, чыннан да, булган. Әлеге фикер белән тулысынча ки­лештеләр. Ә Болгар тыюлыгында әлеге яңа бинаның калкып чыгуын аңлату авыррак. Бөтен дөнья та­рихы, урта гасыр цивилизациясе өчен Болгар кайсы ягы белән әһәмият­ле? Беренчедән, бу – без­нең ислам кабул ителгән урын, изге җир. Икенчедән, Болгар – ха­лыкара сәүдә үзәге булган. Идел сәүдә юлында бик күп ярминкә урыннары булган, әмма алар арасында Болгар беренчелекне тоткан. Ни өчен? Чөнки ул көньяк белән төньякны тоташтыручы үзәк булган. Болгарга менә шул әһәмиятен, дөньяда тоткан урынын күрсәтү өчен “Истәлек бил­гесе” бинасы кирәк булган ми­кәнни? Әгәр без инде аны төзеп куйганбыз икән, урынлы булуын мантыйклы дәлилләү зарур. Дө­рес, бүген “Ак мәчет” тә үз уры­нында түгел, диючеләр бар. Әм­ма аның белән проблема чыкмас дип уйлыйм. Чөнки мәчет тарихи җирлектән, борынгы шә­һәрлектән шактый ерак урнашкан.

70 архитектура истәлегенең 60ы юкка чыккан

– ЮНЕСКО вәкилләренең Болгарда тарихи йөзне саклап калуга да дәгъвалары бар. Бу биналарга гына кагыламы, әллә археологик өлкәне дә үз эченә аламы?

– Тарихи биналарга гына кагыладыр. Археологлар тапкан хәра­бәләрне, шушы көнгә тикле саклап калган архитектура истә­леклә­рен кул тидермичә генә халыкка күр­сәтеп булмый. Без тапкан хә­рабәләрне берни­кадәр тәртипкә китерергә, борынгы өлешенә ти­мичә генә күтәреп куярга кирәк. Кече манара, Җәмигъ мәчетенең хәрабә­ләренә дә архитекторлар кулы тию зарур. Аларны болай гына саклап булмый, тәртипкә ките­рергә, ямарга, буярга кирәк. “Алтын боҗра”га кергән борынгы урыс шәһәр­ләрен генә алыйк. Би­редә кызыклы архитектура истә­лекләре сакланган. XII гасырдагы чиркәү­ләрне карап сок­ланабыз бит. Әмма алар шул чорлардан бирле ничек бар, шулай сакланмаган лабаса. Алар җимерелгәннәр, ә реставраторлар аларны тәртип­кә китергән. Борынгы бина­лар­ның тарихи йөзен югалтмыйча, дөрес реставрацияләргә кирәк. Бу шулай ук безгә дә кагыла. Болгар җирлегенең халыкара әһә­миятен таныта белү мөһим. Чөнки би­редәге истәлекләр дөньяның бер генә шәһәрендә дә юк. Петр I идарә иткән дә­вердәге кулъязмаларда: “Болгарда 70ләп архитектура ис­тә­лекләре сакланган”, – дип язылган. Ә хәзер күпме? Ике йөз ел эчендә шуның алтмышы юкка чыккан. Бүген шуның соңгы унысын саклап каласы иде инде. ЮНЕСКО мирасына кертергә тырышуыбыз да нәкъ шуның өчен. Әле бит Болгар гына түгел, Биләр тарихи җирлегебез дә бар. Киләсе елда анда казу эшләрен башлап җи­бәрәчәкбез.

– Бүген археологик яктан Болгар җирлегенең 5-6 проценты гына тикшерелгән, диделәр. Бу сан бик аз түгелме соң?

– 3-4 процент кына шул. Ә Биләр тыюлыгының 0,01 проценты гына археологик яктан тик­шерелгән. Без үзебез күп эшләр башкарган кебек. Әмма Болгар­дагы 380 гектар мәйдандагы җирнең бик азын гына казыганбыз икән.

Мондый мәчетнең әле беркайда да табылганы юк

– Болгар дип Биләрне онытып җибәрәбез кебек, анда әле безне үзенчәлекле, тарихи хә­рабәләр көтә...

– Биләрдә гаҗәеп кызык ачышлар көтелә. Чөнки 800 гектар мәйданны биләгән бу кала дөнья­ның иң зур ун шәһәре исемлегенә кертелгән булган. Күп вакыт га­лимнәр, Биләр әһә­ми­ятлерәк­ме, әллә Болгармы дип бәхәсләшә. Мин исә Алтын Урда чорына кадәр башкала Биләрдә булган дип уйлыйм. Ә Алтын Урда чорын сим­вол­лаштыра торган кала – әлбәттә инде, Болгар. Монгол явына ка­­дәр гөрләп торган Биләрне бик җен­текләп тикше­рәсе, әһәмиятле тарихи һәйкәл­ләрен өйрәнәсе бар. Әйтик, шәһәрнең нәкъ уртасында 920нче елларда төзелгән 2500 кв.м мәй­данны эченә алган мәчет булган. Мондый мәчетнең әле беркайда да табылганы юк. Аны рестав­рацияләделәр, билгеле. Әмма без теләгәнчә яңарт­мадылар. Кабат кайтып, камил­ләштерергә, төзек­лән­дерергә ки­рәк.

– Биләрдә яңа ачышлар көтелә, дидегез, нинди тарихи урыннарны, истәлекләрне күз алдында тотасыз?

– Без Биләрне 1970 елда өйрәнә башлаган идек. Әлеге би­ләмәләрне самолеттан карап өйрәнгәндә, таштан төзелгән 40-50ләп корылма таптык. Шуның биш-алтысын гына казып, туристлар хозурына чыгарырга ки­рәк. Калганнары җир астында сак­лансын. Һөнәрчелек районнары таптык. 10 гектар җирне биләп торган бу мәйдан һөнәр­челек бистәләре булган. Шулай ук “Кәр­ван-сарай” тикше­рел­мә­гән. Биләр­дән 3 чакрым ерак­лыкта Балангус тавы бар. Самолеттан карап йөр­гәндә, без ул урында таштан тө­зелгән төрбә­ләр күрдек. Тауның түбәсендә мәчет булмадымы икән, дигән фараз да бар. Гомумән, Биләр шәһәрлеге укылмаган китап кебек.

“Сөембикәне төштә күрәм”

– Болгардагы казылмаларны пыяла гөмбәз астына алу зарурмы? Археологик казыл­ма­ларның әһәмиятен җиткерү өчен ЮНЕСКО вәкилләренә изге җирне шул юнәлештә күр­сәтергә кирәктер, бәлки.

– Биләмәнең барлык өлешен дә пыялага алу мөмкин түгел һәм аның кирәге дә юк. Дөрес, әгәр кечкенә генә объект булса, аны каплап кую мәслихәттер. Шул ук вакытта яндырылмаган кирпеч­тән төзелгән хәрабәләр бер-ике ел­дан юкка чыгарга мөмкин. Андыйларны пыяла гөмбәзгә алу кирәк. Әмма Болгарда табылган хәра­бәләрнең күбесе таштан эш­ләнгән, аларга бернинди җил дә яңгыр да тия алмый.

– Сөембикәне төштә күрдем, дигән идегез. Ул хакта язып та чыктыгыз бугай. Тикмәгә генә сезгә кермәгән­дер, мөгаен.

– Ул болай булды. Кремль калкулыгының астында казу эш­ләре башлаган идек. Беренче елны ук X гасыр акчасы килеп чыкты. Тагын тирәнгәрәк төшә­без, сулы балчык, казу авырлаша башлады. Берзаман йорт урыннары килеп чыга башлады. (Сулы урыннарда объектлар яхшы саклана.) Ике йорт һәм алар арасында урам үтә. Һөнәрчеләр йортлары булып чыкты бу. Инде көн кичкә авышкач, барлык археологлар да кайтып ки­тә, ә мин монда калам. Нәрсә­дер тота, кем­дер җибәрми кебек. XVI га­сырның икенче яртысы – Сө­ембикә идарә иткән чорлар ла­баса! Аяк киемнәре эзләре бар, нә­зек кенә үкчәле чүәк эзләре дә бар. Сөембикә дә бу җирләрдән кәс-кәс атлап йөр­гәндер, дигән уйларга биреләм. Шул гасырга кайтам, күз алдына китерәм. Шулай казу эш­ләре барганда, бер­көнне Сөем­бикәне төштә күрәм. Шул һөнәр­челәр йорты тирә­сендә Сөембикә, үкчәле чүәк­ләрен киеп, горур гына безнең яннан үтеп китеп бара. Кремльдә казу эшләре тәмам­лан­ганга ка­дәр ханбикә мине озата барды, аның рухы минем янда булды кебек. 


Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 115 | 19.07.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»