поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
15.01.2009 Җәмгыять

ПЕНСИОНЕРЛАРНЫ - ЯЛГА, ЯШЬЛӘРНЕ - ЭШКӘ

Бүгенге көндә Татарстан оешмаларында 280 меңнән артык пенсионер эшли. Шул ук вакытта финанс кризисы йогынтысы сәбәпле эштән кыскартылуга дучар булган яшьләр көннән-көн арта бара. "Бу очракта яшь кадрларга юл бирергә кирәк", - дип исәпли ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфыйгуллин. Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуы да республиканың хезмәт базарындагы хәлне яхшырту буенча чаралар күрү мәсьәләләренә багышланды.

Министр китергән саннарга караганда, хезмәт базары узган ел ахырына таба азрак тотрыклана башлаган булган. Октябрь аена эшсезләр саны 24 меңнән 19 меңгә генә калган. Бу республикада яңа эш урыннары арту белән бәйле. Тик менә-менә аякка басабыз дип торганда, кризис аяк чалды: хәзер яңа эш урыннары булдыру түгел, ә булганнарын саклап калу мәсьәләсе алга килеп басты. Фаразлар буенча 2009 ел ахырына рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны 61 мең кешене тәшкил итәргә мөмкин. 2009 елның 1 гыйнварына республика буенча инде 25,5 мең кеше эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән. Бу әле рәсми саннар гына. Ә теркәлмәгәннәре, «соры» хезмәт базарында эшләүчеләр күпме? Айрат Шәфыйгуллин эшсезләр саны атна саен артуын әйтә. Кыскартулар күбесенчә халык хуҗалыгы, күпләп һәм ваклап сату, авыл хуҗалыгы, төзелеш һәм бюджет тармакларында күзәтелә.

 

Бөтенләй үк эшсез калмаучылар, шул ук вакытта очын-очка ялгап яшәүчеләр дә бихисап. Бүгенге көндә республикада 80 мең кеше тулы булмаган эш режимында хезмәт куя. Бу исемлеккә «КАМАЗ», «КВАРТ», «Түбән Кама шин» «Нәфис Косметикс», «Татэлектромонтаж» ширкатьләре керә. Бу араларда тагын өч йөздән артык оешма алты меңнән артык кешене кыскартырга мәҗбүр булуы турында белдергән.

 

Хезмәт базарының бер өлешен чит ил гражданнары биләвен дә онытырга ярамый. Айрат Шәфыйгуллин сүзләренә караганда, республикада аларның саны 12 меңне тәшкил итә. Беренче карашка, республиканың үз халкына да эш җитмәгәндә, чит илдән килүчеләрне эш белән тәэмин итү урынсыз кебек. Ләкин, министр әйтүенчә, һәрвакытта да чит ил белгечләрен үзебезнекеләргә алмаштырып булмый, чөнки кайбер белгечләр бездә юк. Әмма кризиска кадәр чит илләрдән 60 мең кешене җәлеп итү планлаштырылган булса, хәзер исә бу сан ике тапкырга кимрәк. Министр ышандырганча, мөмкин кадәр үзебезнең кешеләр эш белән тәэмин ителәчәк.

 

Хезмәт базарындагы киеренкелекне бетерү максатыннан хәзерге вакытта Татарстанда яңа эш урыннарын булдыру буенча программа эшләнә. 15 гыйнварда документ федераль Хөкүмәткә тәкъдим ителәчәк. Татарстанда яшәүче халыкны авыр хәлдә калдырмас өчен вакытлыча эш урыннары булдыру, халыкны иҗтимагый эшләргә җәлеп итү дә күздә тотыла. Россия бюджетында бу максатларга 43 миллиард сум акча каралган.


Гөлчәчәк ГЫЙСМӘТУЛЛИНА
Интертат.ру
№ --- | 13.01.2009
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»