17.07.2013 Авыл
Сыерсыз өйнең морҗасы кыек, яки Авылда ни өчен мөгезле эре терлекнең баш саны кими?
Бөтендөнья Сәүдә Оешмасына кушылуыбызга нибары бер ел узса да, Россия авыл хуҗалыгында каравыл кычкырырлык хәлләр арта тора. Соңгы егерме ел эчендә җыелып килгән проблемаларны бер селтәнү белән генә хәл итеп булмый шул инде.
Шартлар тигез дисәләр дә, күп хуҗалыкларда техника һәм технологияләр дөньяның алга киткән илләреннән шактый аерыла. Безгә әле аларны түгел, берничә ел элек үзебез ирешкәннәрне куып җитү өчен дә байтак эшлисе бар. Бүген исә давыл вакытында диңгездә калган көймәне хәтерләтүче хуҗалыкларга берсеннән-берсе ярсурак дулкыннарга бирешмәс өчен каян көч алырга? Кемнән ярдәм өмет итәргә?
Бәя булса, бирешмәс идек
Мөслим районы “Урожай” хуҗалыгында утыз елга якын хуҗалык җитәкчесе булып эшләгән Мирхаҗиян ага Сәлахов бу турыда сүз чыккач, гади генә итеп: “Авыллар тернәкләнеп китсен өчен зыянга эшләмәскә генә тиеш. Җитештерелгән продукциягә тиешле бәя кирәк”, – дигән иде. Әйтик, ашлыкның килограммын 10 сумнан, сөтнең 1 литрын 20 сумнан алсалар, авыл җиңелрәк сулап куяр иде.
Мирхаҗиян ага белми әйтә торган кеше түгел. Җиңел автомашина 7 мең сум торган чагында да ул җитәкләгән хуҗалык исәбендә берничә миллион сум акча булган. Ул еллардагы төзелешләрне, мал-туар белән тулы фермаларны, үзара ярыша-ярыша эшләүләрне сагынып сөйләргә генә калды шул.
Бүгенге авылларда да тормыш дәвам итә үзе. Тик инде элеккеге кебек иртәләрен һәр очтан бер көтү чыкмый. Афәттән исән калган фермаларда да терлек-туар тавышы ишетелми. Озак еллар ияләнгән гадәт буенча шәхси хуҗалыгында сыер асрап азапланганнарның соңгы өметләре киселә. Бу кадәрле мәшәкать белән үзеңә зыянга сыер кадәр сыер тотып булмый шул инде. Ишегалдыңа килеп, бер литрын 18-20 сумнан алып китсәләр, кайберәүләр бүген дә берне түгел, берничә сыер асрар иде дә бит. Бигрәк тә пай җиреннән файдаланган өчен печәнен, фуражын да китереп бирсәләр...
Бу кадәресен гади кешеләр дә, өстәгеләр дә яхшы белә. Проблеманы хәл итәргә алынучы гына юк. Азык-төлеккә кагылышлы булгач, арзан булырга тиеш, диләр. Бер литр солярка бәясе дә тормагач, мең газап белән сыер асрауның мәгънәсе дә калмый шул инде.
Югыйсә башка вакытларда чит ил үрнәге дип кабатларга яратабыз. Авыл хуҗалыгы алга киткән илләрдә булып, алар тәҗрибәсен өйрәнеп тә кайткалыйбыз. Базар икътисады шартларында бәяләрне базар үзе көйли дисәләр дә, чит илләр үз җитештерүчесен күз карасыдай саклый. Фермерларның табышлы эшләве аларда закон белән яклана, диләр. Җитештерү белән сату арасында бәяләр аермасы да аларда фермер файдасына. Әгәр аерма үзгәрсә, дәүләт төрле юллар белән фермер җилкәсенә төшкән артык чыгымнарны кайтару чарасын күрә.
Өстәгеләрне тыңласаң, кайчагында кул чабып утырасы килә. Авылга дәүләт ярдәме артканнан-арта, диләр. Бигрәк тә фермер хуҗалыклары, гаилә фермалары, шәхси хуҗалыкларга. Инвесторлар турында әйткән дә юк. Ә авыл кешесе тәвәккәлләп эшкә тотынса, кемгә таянырга белми аптырый. Бусагадан бусагага йөреп арый. Ярый әле сабырлыклары җитә. Хәер, түзми кая барасың? Муеннан кредит бурычларына баткан фермерның башка чарасы да юк. Бернинди авырлыкларга бирешмичә эшләвен дәвам итә ул. Бәлки киләчәктә уңайланыр дип өметләнә.
Югыйсә безнең авылларда продукция җитештерүчеләргә чит илләрдәге коллегаларына булган кадәрле игътибар, ихтирам, ахыр килеп матди мөмкинлекләр булсамы?! Бернинди көндәшлеккә дә бирешмәс иде. Иң беренче чиратта әлеге дә баягы җитештерелгән продукцияңә тиешле бәя генә кирәк.
Үзебезнеке үзәктә түгел
Авылларга дәүләт ярдәме арта дип күпме генә үз-үзебезне юатырга тырышсак та, Россия буенча менә инде егерме елдан артык мөгезле эре терлекнең баш саны кими. Сыеры булмаган авылның киләчәге дә юк шул инде. Рәсми статистикага карасаң, илдә көн саен берничә авыл да юкка чыга. Бүген инде буш вәгъдәләр белән генә яшьләрне авылда калдырып та булмый. Аларга эш, яшәү шартлары, иң беренче чиратта авылның киләчәгенә ышаныч булу кирәк. Махсус программалар төзеп, әле теге, әле бу регионда үлеп баручы авылларга җан өрергә тырышулар – вакытлы күренеш кенә ул. Киләчәге булган авылдан яшьләрне куып та җибәрә алмыйсың. Андый авылларда яшьләргә торак төзер өчен җир җитми. Шома куллы алыпсатарлардан бер сутыен фәлән мең сумга сатып алсаң гына инде. Бүген Лаеш, Питрәч, Яшел Үзән, Биектау һәм башка кайбер районнардагы вәзгыятьне күздә тотып әйтүем.
Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, үзгәртеп кору елларында Россия буенча 40 миллион гектардан артык җир сөрү әйләнешеннән төшеп калган. Татарстанда да шактый андый кишәрлекләр. Чынлап торып кызыксындыру булса, яшьләргә эш, ил табынына никадәрле сый булыр иде.
Сый дигәннән, Россиядә анысы да сыегаеп бара икән шул. Бүген илнең кибет киштәләренә менеп кунаклаган чит ил продукциясенең күләме кайбер ризык төре буенча 55-60 процентка җиткән. Сыйфаты түбән булу бер хәл. Күбесе ГМО, ягъни нурланыш кулланып үстерелгән. Башка төрле препаратлар, төрле агулар кушып эшләнгәннәре дә җитәрлек. Бөтендөнья Сәүдә Оешмасы шартларында андый товарларны илгә кертүне тыя да алмыйлардыр инде. Һич югы шул ук чит илләрдәге кебек нурланышлы продукцияне махсус билге белән тамгалап куясы иде. Ул чагында бәлки сатып алучы да үзебездә экологик чиста, табигый продукция җитештерүче хуҗалыкларның итенә, сөтенә, яшелчәсенә өстенлек бирер иде.