поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
17.07.2013 Җәмгыять

Минем балам гаепле түгел!

Балалар мәйданчыгына чыккач, башка әти-әниләр­не, балаларны күзәтеп утырам. Кайчак күргәннә­ремә, ишеткәннәремә шаккатып, киләчәккә нинди буын үстерәбез икән соң без, дип аптырап та, бер үк вакытта борчылып та куям.

Шулай беркөнне 6-7 яшьлек биш-алты бала кем тупка катырак итеп тибә ала дип ярыша. Алар янәшәсен­дә генә яшь-яшь ярымлык баласы белән бер ана да йөри. Баласын кулыннан җибәрә дә бу, рәхәтләнеп, башка әниләр белән сөйләшә. Ул да түгел бар көчкә китереп тибелгән туп моның баласына бәрелде, бала тәгәрәп тә китте. Ана кеше, елаган баланы алып юатасы урында, баскан җиреннән борылып, кул астына эләккән беренче малайны (ул малай Тимур исемле булып чыкты. – авт.) җилтерәтергә тотынды. “Уйнама монда бүтән, кит моннан!” – дип беләгеннән тотып, тегене эткәли үк башлады. Бу хәлләрне күреп торган Тимурның әнисе дә утырган җирендә тыныч кына кала алмады. “Сезнең балагызның егылуында минем баланың гаебе юк. Тупка бит ул тип­мәде, нигә әле сез аңа кычкырасыз? Аның кулыннан тотып җилтерәтергә сезнең ни хакыгыз бар?” – дип үз сүзен әйтте. Шул ук вакытта тупка тибеп җибәргән икенче бер малайның әбисе бу хәлләрне күреп торды. Әмма килеп, оныгы өчен гафу үтенәсе урында, ул мыштым гына мәйданчыктан сызу ягын карады. Ике ана арасында кыч­кырыш-талаш китте.

Бу хәл шулай онытылган да булыр иде. Тормыш булгач, төрле хәл була. Әмма егылган баланың әнисе үчле булып чыкты. Тимурны истә калдырып, аңа якынлашкан саен гел нәрсә дә булса әйтә башлады бу. Бервакыт улым яныма килде дә: “Әни, әнә теге апа Тимурга, тагын бер миңа якынлашсаң, аяк-кулла­рың­ны бәреп сындырам, дип әйтте”, – ди. Ул да түгел нәр­сәдер гөрселдәп егылган сыман тавыш чыкты. Улымның иптәше җиргә сузылып яткан, акырып-акырып елый иде. Янәшәсендә теге хатын басып тора. Баксаң, велосипедта килгән көенә ул аның рулен тотып алган да, Тимур егылган. Баланың аяк-куллары сыдырылган, рульгә бәрелеп эче авырткан, үзе исә бик тә каты курыккан. Аны әнисе озак тынычландыра алмый аптырады. Тагын кычкырыш-талаш китте:

– Тимурга, аның велосипедына кагылырга сезнең ни хакыгыз бар? Аның баш мие селкенгән булса, ничек җавап бирерсез?

– Мин аңа, монда йөрисе булма, дип күпме әйттем. Ул һаман да монда килә. Теге көнне минем баламныкы да селкенгәндер. Мин дә УЗИ ясатам әле!

– Хет әллә нәрсә эшләгез, анда Тимурның гаебе юк. Тупка бөтенләй башка баланың тибүен күпләр күрде, шаһит­ларым җитәрлек. Сез бит үз балагызның ничек егылганын күрмәдегез дә, ничек итеп шулай кеше баласыннан үч ала аласыз? Балам кая йөрисе килсә шунда йөриячәк, кабатлап әйтәм, бу – уртак мәйдан­чык. Балагызны таптатуыннан курыккач, комлыкта уйнагыз. Нәниләр юлда йөрергә тиеш түгел. Ә монда гомер-гомергә олырак балалар велосипедта йөри! Хәер, сезнең белән талашудан миңа ни файда соң? Аңлый торганга охшамагансыз. Теге көнне дә улыма нахакка кагылмаган булсагыз, тавыш чыгармый идем...

Бу сүзләрдән соң Тимурны еккан ана, бәлки, Тимур­ның чыннан да гаепле булмавына ышанып, бәлки, аның үкси-үкси елавына азрак булса да вөҗдан газабы кичерепме, тынычланып калды. Ул баласын кочып, йөзен бөтенләй икенче якка борып утыра башлады. Тимурны исә әнисе алып кайтып китте. “Ни йөзең белән ана исемен йөртергә кирәк? Чит балаларны сөймә­гән кеше үз баласын ничек тәрбияләр?” – дип үз-үзенә сөйләнде ул. Балалар мәй­данчы­гында моны күреп торган кешеләрнең бу көнне кәефләре кырылган иде.

Үземне ике ана урынына да куеп карыйм. Теге очракта да, бу очракта да җиңел булмас иде. Әмма кеше баласына кул күтәрергә, үчләшергә го­меремдә дә хәлемнән килмәс. Чөнки бала – иң беренче чиратта, гөнаһсыз җан бит ул һәм аның өчен бары тик ата-ана үзе генә җавап бирә. Без бәләкәй чакларда балалар арасында нинди дә “чп” килеп туса, бө­тенебезне бергә тотып сүгә­ләр иде, йә булмаса кычыткан белән пешеклиләр иде. Үпкә-сапка шунда онытыла торган иде. Ә бүген балалар дәшми, алар өчен ата-ана барысын да хәл итә. Өлкәннәр­нең үзара мондый тискәре мөнә­сәбәтен күреп үскән буын ки­лә­чәктә нинди холыкны өлге итеп алыр икән соң? Шуларны уйлыйм да баламның гына түгел, үз киләчәгем өчен дә борчылып куям. Бала өчен “Берлинны алырга” да әзер булу килә­чәктә тулысынча кире яктан әйләнеп кайтмасмы икән? Балаларыбыз үзара хөр­мәт ди­гән төшенчәне күрми­чә үсә икән бит... 


Сәйдә ГОМӘРОВА
Ватаным Татарстан
№ 114 | 17.07.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»