поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
12.07.2013 Җәмгыять

Өчкә алып, бишкә сатам

Бактың исә, шәхси эшмәкәр булмыйча да, Универсиадада шактый акча эшләп була икән. Һәрхәлдә, кайберәүләр моның әмәлен тапкан. Теге яки бу спорт төре буенча ярышларга билетларны алар махсус сату-алу сайтларында тәкъдим итә. Бәясен икеләтә, өчләтә арттырып, билгеле. Универсиаданы ябу тантанасына бер билетны 15әр мең сумга сатучылар да бар.

Универсиадага билетлар сатуда күптән барлыкка килсә дә, кассалар янында чиратлар Уеннар башлангач кына пәйда булды. Билетларны Казанның “Тандем”, “Парк Хаус”, “Мега”, “Савиново” сәүдә үзәклә­рендә, Толстой, Ершов һәм Зорге урамнарындагы, шулай ук берничә спорт объектындагы кассаларда алып була. Шушы көннәрдә “Казан” милли мәдәният үзәгендә дә билетлар сату пункты ачылды. Ләкин җанатар мөрәҗәгать иткән урында билгеле бер ярышка билетлар булмаска да мөмкин. Билетлар сату белән шө­гыльләнүче “Кассир” сайтында исә Уеннарның ябылу тантанасына урыннар калмавы хакындагы хәбәр эленгән. Социаль челтәр­ләр­дәге язмалардан күренгәнчә, кунак­ларга билетларның ярыш буласы спорт корылмасында ук сатылмавы да уңайсызлыклар тудыра икән.

Кайберәүләр әнә шуннан файдаланып калырга булган, күрәсең. Кием-салым, йорт кирәк-яраклары, бүтән әйберләр сату турындагы белдерүләр эленә торган махсус сайтларда алар Универсиада билетларын сата башлаган. Мәсәлән, бас­кетбол ярышларына бер билетны 500 сумнан алырга тәкъдим итәләр (кассаларда алар 60-100 сум тора), пляж волейболы билеты өчен 750 сум сорыйлар (рәсми сайтта аның бәясе нибары 70 сум). Бер алыпсатар “базар бәяләре” белән танышып торуны артык санаган, күрәсең, бас­кетбол ярышларына ике билет өчен бәяне 3 мең сумга кадәр җит­кергән. Уеннар ачылу тантанасына билетлар бәясе анда 25 мең сумга кадәр җиткән. Хәзер исә белде­рүләрнең яртысы диярлек ябылу тантанасына карый. “Ике билет. Һәрберсе 15 мең сум”.

Хәер, әлеге сайтларда билетлар гына түгел, Универсиада белән бәйле бүтән әйберләр дә саталар. Сүз сувенирлар хакында бармый – аларны спорт корылмаларының те­ләсә кайсында кулга төшереп була. Берәү, мәсәлән, Юни барсы һәм Универсиада язуы төшерелгән юбилей акчалары сата. 10 сумлыкларның һәр­берсе өчен 150 сум сорый. Тагын бер белдерүдә волонтерлар аяк кие­ме (ак кроссовка) тәкъдим ителә. “Аларга ихтыяҗ зур. 1 мең сумнан гына бирәм”, – диелгән.

Волонтер дигәннән, алар арасында да акча эшләргә теләүчеләр юк түгел икән. Без, мәсәлән, менә мондый белдерүгә тап булдык. “Волонтер картасын сатам. Шәхси түгел, 1 ел гамәлдә. Аның ярдәмендә 7 тапкыр Макдоналдста ашап була (көненә бер тапкыр, Универсиада беткәнгә кадәр): бәрәңге, гамбургер, соус, кола. Һәр ашауның гомуми бәясе 225 сумнан артмаска тиеш. Мин “Мак”та ашамыйм, шуңа картаны сатам. Бәясе – 600 сум”. Берничә белдерүдә волонтер күзлекләре тәкъдим ителгән. Янәсе, алар “модный” һәм сатуда юк. Шуңа бәяләре дә “каерылган”, күрәсең – 1,5 мең сумга җитә. Берәү исә, күзлек йә карта белән “вакланып” тормастан, форманы тулаем сатарга булган. “Кроссовка, оекбаш, чалбар, шор­тик­лар, куртка, сумка, кепка, 3 футболка. Барысы бергә 15 мең сум”.

Универсиада алдыннан да, чираттагы медальне откач та, спортчылар бертавыштан: “Безнең максат бер – җиңү”, – дип кабатлый. Алай да, күрәсең, Уеннарда бөтенләй башка максат белән “янып йөрү­челәр“ дә бар. Кем әйтмешли, өчкә алып, бишкә саттым, мин дә булдым сәүдәгәр. 


Гөлназ ГЫЙЛӘҖЕВА
Ватаным Татарстан
№ 110 | 12.07.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»