поиск новостей
  • 20.05 "Тапшырыл...ган хатлар", 12+, 18:30, Кариев театры
  • 26.05-27.05 Премьера! "Тимур һәм Комета",6+,13:00, Кариев театры
  • 31.05 "Озын-озак балачак", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 01.06 "Бәхетле көнем", 3+, 13:00, Кариев театры
  • 02.06 "Нигез ташлары",12+, 18:30, Кариев театры
  • 06.06 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, 18:30, Кариев театры
  • 07.06 "Матур CITY", 12+, 18:30, Кариев театры
  • 15.06-16.06 Премьера! "Йосыф",12+, 18:30, Кариев театры
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Июль аеннан гостинка снимать итергэ телим. Риелторлар борчымасын! Ватсапка языгыз: 89872312932
  • Ике булмәле квартирада тору өчен иптәш эзлим, Авиатөзелеш районы) 89274287185 ватсап языгыз
  • Яшь гаилә яки хатын-кыз өчен Авиатөзелеш районында 12 кв.м.лы бүлмә сатам. Бүлмәдә ремонт ясалган, яхшы хәлдәге мебель һәм техника (холодильник, кер юу машинасы) бар. Бәясе 1600000 сум. тел.89093080784
  • Сыер сатып алам! Бер ике тапкыр бозаулаган, саудыра торган! 89393650117
  • Казанда бер булмале квартира снимать итам,2 егет тору очен .Метро якын булса яхшы булыр иде.Энергоинститут,Москоский район или Аметьева тираларе ярый: 89656083354
  • Дуслар! Соңгы кыңгырау көненә кызлар өчен көрән төстәге мәктәп формасы кирәк иде. 1 көнгә прокатка биреп торучы табылса, бик шат булыр идек. Күлмәге озынрак кирәк.Зинар, ярдәм итегез. Тел.: 89274173110
  • Торле порода Сарыклар , Саулыклар , Тэкэлэр , Бэкэйлэр , Буаз Сарыклар сатыла. Балтач . Тел . +79874245531 (ватсап)
  • 2 чилэк бэрэнге бар кемгэ кирэк?89372803818
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК,ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ! 89196271171
  • Хәләл 3 үрдәк түшкәсе сатыла, Казан, 8 927 40 592 02
Архив
 
12.07.2013 Тарих

Гыйбрәтле тарих

Алдан ук әйтеп куям, бу язмамны тарихчы буларак түгел, бәлки гомерем буе тарих белән кызыксынган кеше буларак язам.

Ермакның фамилиясе булганмы?

Мәктәптә укыганда ук, төрле сораулар биреп, тарих укытучыларын тинте-рәткәнем бар. Әйтик, Себерне яулап алып, Русия империясенә татарларның миллионнарча квадрат километр биләмәләрен кушкан атаман Ермак Тимофеевич турында барган дәрестә пәһлевандай гәүдәле укытучымнан:

- Ә ул Ермакның фамилиясе ничек булган соң? – дип сораган идем.

- Ә ни өчен кирәк соң ул сиңа?!

- Ни бит... һәр бөек кеше тарихка фамилиясе белән кергән бит... Мәсәлән, Александр Сергеевич Пушкин яки Иван Васильевич Грозный.

- Тузга язмаган сораулар белән йөдәтеп, дәресне бозып утырма! Мин сезгә китапта ни бар – шуны аңлатам!

Бер акыллы бала булса минем урында, телен тешләп, шып туктар иде. Ә мин, тешләк, һаман мыгырдыйм:

- Аның фамилиясен барыбер эзләргә, табарга кирәктер инде...

Нәрсә булып бетте моның ахыры, дисезме? Пәһлеван укытучым кран угыдай кулы белән якадан элеп, парта арасыннан суырып алды да:

- Бар инде, алайса, коридордан эзләп тап, – диде дә, коридорга чыгарып бастырды һәм ишекне шартлатып ябып та куйды.

Шуннан мин Ермакның фамилиясен эзли башладым. Коридордан тапмагач, районның үзәк китапханәсеннән эзләргә күнегеп киттем. Үткән гасырның утызынчы, илленче елларында чыгарылган энциклопедияләрдән дә эзлим тегене, атаклы тарихчыларның китапларын да укыйм... Ермагы бар, Тимофеевичы да үз урынында, ә фамилиясе юк... Күп нәрсәләр белдем аның турында...

Строгонов дигән сәүдәгәрләр нәселе яшәгән ул чорда. Шул нәселнең башлыгына 1558 елда, ягъни Казан ханлыгы аугач ук диярлек, Явыз Иван татар халкы биләмәләренең бай төбәкләренә (“на изобильные места”) хуҗа булу өчен грамота тапшыра. Ләкин ул төбәкләргә күп еллар буе аяк басарга куркалар әлеге сәүдәгәрләр. Шулчак алар дөнья буйлап талауда йөрүче атаклы банда башлыгы Ермакны, зур акчалар биреп, үзләренә ярдәмгә чакыралар. Себер ханы Күчемнән саклау өчен... Бер сүз белән әйткәндә, Русия биләмәләрен киңәйтү өчен түгел, бәлки сәүдәгәрдән күбрәк акча каеру хакына кан коеп йөргән икән Ермак. Хәзерге киллерлар кебек... Күчем аны Иртеш елгасы кушылдыгы Ваһай буенда бик каты яралый. Ермак, качып котылу өчен, Чапай Җаекка ташланган кебек, елгага сикерә... Ләкин көбәсендә тимер-томыр күп булганлыктан, су төбенә китә. Шуның белән вәссәлам!..

Хәер, мондый тарихы да калган әле: 1583 елда Ермак һәм аның бандасы (урыс тарихында язылганча казаклар) бер көн эчендә Искәр дип аталган шәһәрчекне яулап алган һәм аңа Сибирь дигән яңа исем кушкан, аннары Иван Грозныйга Сибирьне яулап алдык дигән хәбәр җибәргән. Иван Грозный исә, айлар буе килгән хәбәрне алгач, бу бөтен Себерне яулап алган икән дип уйлап, артык сөенүдән, дулкынланудан үлеп киткән. Мунчадан чыккан вакытында җиткергәннәр әле аны, җитмәсә! Бәлки, кем белә, мунчадан соң болай да кан басымы күтәрелгән булгандыр Явызның...

1994 елда, Татарстан китап нәшриятында мөхәррир булып эшләгәндә, мине татар календарен – 365 битлесен – Кострома нәшриятында бастыру өчен сәфәргә җибәрделәр. Бер чемодан кәгазьләрне тапшыргач, ашханәсенә ашарга кердем шул нәшриятның. Өстәлемнең икенче ягында – каршыда утыручы ир белән сүзләребез ялганып китте. Тарихчы галим икән бу адәм.Ниндидер йомышы төшеп, ул да шул шәһәргә Мәскәүдән килгән. Ермак искә төшмәсенме шулвакыт!

- Тарихчы галимнәр бик күп, – дидем кинаяләп. – Ләкин архивлардан Ермакның фамилиясен дә таба алучы юк...

- Мин беләм аның фамилиясен, – диде әңгәмәдәшем, – ләкин яшерергә, халыкка әйтмәскә куша властьлар.

- Ни өчен?

- Ямьсез яңгыраган өчен...

- Ямьсез исем булмый инде! һәркемнең үз фамилиясе... Мин армиядә хезмәт иткәндә Недоиблев дигән солдат та бар иде дивизионда. Беренче “е”сен “и”гә алыштырганнар да, эше беткән...

- Ермакныкы да кушаматтан... Зур күтле, авыр гәүдәле булган ул. Шуңадыр... әйтсәм-әйтим инде... фамилиясе Жопа булган аның. Тарихи документта шулай!

Сүз уңаенда шуны да әйтеп үтим әле: моннан 6-7 еллар элек бер яһүдә карчык үзенең оныгы белән «Мегаполис» дигән исем астында кроссвордлар җыентыгы чыгарып яшәде. Шундагы бер кроссвордны чишеп ятканда мондый пунктына тап булдым: “Ермакның культурасыз яңгырашлы булуы аркасында рус сәясәтчеләре тарафыннан сер итеп сакланучы фамилиясе?” Шундый итеп төзелгән кроссворд – әлеге дүрт хәрефле фамилия аркылыга язылган сүзләрне табуга ук бөтен тулылыгы белән килде дә чыкты.

“Белдем бит тәки!” – дип, күп еллар кинәнеп йөрдем, дус-ишләргә дә әйткәләдем. Әмма... әле бер ел элек кенә интернет керттергәч, аңа “Фамилия Ермака Тимофеевича?” дигән сорау бирдем. (Ышанмасагыз, сез дә биреп карагыз әле.) Чыгарды да салды, рәхмәт төшкере!!! Нинди фамилия дисезме? Гафу итегез, бик үк оялчан кеше булмасам да, ул фамилияне әйтергә телем әйләнми. Шулай да, аңларлык кешеләр аңларлык итеп читләтеп әйтәм. Урысларда “х”дан башланып киткән, коймаларда да еш күренә торган өч хәрефле сүзне беләсездер инде. Менә шул сүзгә фамилия ясаучы “ев” кисәкчәсен ялгагыз да укып карагыз әле... Нәрсә килеп чыкса да мине гаепли күрмәгез. Чөнки, бигайбә, мин сезгә әшәке сүз әйтмәдем. Үзегез таптыгыз!

Бәлки монысы да бер фараз гынадыр... Әле бит аны Токмак, ягъни Тукмак дип тә йөрткәннәр. Монысы инде очраган бар кешене тукмаклап, кыйнап йөргән бандит булганы өчендер... Шунысын да искәртеп үтим инде: бала чактагы кебек кызыксындырмый хәзер Ермак мине...

Сусанин юл тапмаган...

Гомумән, Костромага баруым кызыклы булды ул чакта. Юморлы халык яши икән бу якларда, дигән фикер тудырды бу шәһәр. Типографиядә эшләрем беткәч, аңлап алдым: әле мин кайтасы поезд өч-дүрт сәгатьтән генә китәчәк икән. Кем әйтмешли, шул вакытны “үтерү” өчен берничә гәҗит-журнал алдым да, бәләкәй генә тын паркка кереп утырдым. Көн җылы, кояшлы, эскәмиям дә аркалы, димәк, уку белән үткәрергә туры килә вакытны. Озак та үтмәде, каршыма, шырпы сорап, бер мужик килеп басты. Кабыздык. Сүз ялганды. Ул да утырды. Пыскытабыз, сөйләшәбез... Шулчак дәреслекләргә дә кертелгән Иван Сусанин искә төште бит! Хәтерегездәдер, шушы Кострома якларында поляк шляхтичларын сазлыклы урманда юри адаштырып йөрткән ул. Тарихта язылганча, Русиягә Алла биргән патшаны – Романовлар династиясенең беренче патшасы Михаил Федоровичның биләмәсен (вотчинасын) эзләп табарга һәм тәхеткә утырту өчен әзерләнгән шушы япь-яшь Михаилны үтерү, аның урынына үзләре теләгән кешене утырту булган полякларның максаты. Ләкин сазлыклар аша кеше йөрердәй сукмакларны белмиләр икән. Деревенька дигән деревнядан, ягъни авылдан бер крестьянны тотканнар да болар, юл күрсәтеп барырга боерганнар. Нишләсен инде мужик, ияртеп киткән боларны, ләкин тегеләрне адаштыру, булачак патша яшәгән якка юлны бутау өчен йөрткән дә йөрткән. Шуннан соң, имеш, аның хәйләсен аңлап алып, үч алганнар моннан – җәзалап үтергәннәр. Тарих аны мактаганда мондый сүзләрне дә куллана:”Не пощадил даже живота своего за царя”...

Менә шул Сусанин тарихы искә төште бит теге ир белән тәмәке пыскытканда. Шундук әйтеп тә куйдым:

- Шляхтичларны адаштырган Сусанин дигән герой шушы Кострома ягыннан бит әле, әйеме?

Урыс көлеп җибәрде:

- Теге сазлыкта адашкан Сусанинны әйтәсеңме?

- Юк, адаштырган Сусанинны әйтәм...

- Юлны бик тә күрсәтәсе, акча эшлисе килгән ул мескеннең... Салмыш та булган... Ләкин, юлны таба алмыйча, әрле-бирле адашып йөргән дә йөргән... Юри йөртә бу безне дип, поляклар аны бәреп үтергәннәр...

- Акча хакына патшаны сатмакчы булган, димәк?!

- Смышленный карт булган ул... Булачак патшаның урыс түгел, яһүд токымыннан булуын белгән...

Бу сөйләшү минем зиһенгә бер шаярту, мәзәк, хәзергечә дә әйтсәк, тузга язмаган анекдот булып сеңде. Ничек инде Романовлар яһүд булсын?! Гомер-бакый “русские цари” дип тукыдылар бит, әттәгенәсе! Әгәр теге Кострома мужигы хаклы булса, 300 елдан артык яһүд токымы утырган булып чыга түгелме соң Русия тәхетендә! Кыскасы, ышанасы килмәде әлеге “мәзәк”кә.

Вакытлар бара торгач, өч ел элек кулыма танылган тарихчы Николай Коняевның “Первые Романовы” дигән саллы китабы килеп кергәч, беренче Романовны саклап калу өчен “корсагын” кызганмаган Сусанин искә төште. Туктале, дим үз-үземә, чыннан да яһүд токымыннан микәнни Михаил Федорович?

Коняев болай яза: “Костромага Ярославль ягыннан барасың икән, карашың Иделнең сулъяк ярындагы ак диварлы һәм алтынланган башлы Ипатьев монастырена төшәчәк. Әле Иван Калита заманында ук аның урынында Чет исемле татар морзасы йоклап ял иткән һәм төшендә ул апостол Филиппны һәм великомученик Ипатий Гангрскийны күргән. Алар морзаны Христос нуры белән нурлаганнар. Шундый могҗизаны күреп тетрәнгән морза изге чукынуны (святое крещениене) һәм Захарий дигән исемне кабул иткән һәм Годуновлар династиясенең нигезчесе булган”. Шуннан соң автор Захарий Годуновның токымы Алтын Урдадан булуын исбатлый да, болай дәвам итә: ”Предки Бориса Годунова вполне могли называться Захарьиными, как и Романовы, ведущии свой род от Захария – отца царицы Анастасии...” дигән нәтиҗә ясый. Сусанинны да искә ала тарихчы һәм болай ди: “Ни өчен поляклар юл күрсәтү өчен нәкъ менә Сусанинны сайлап алганнар соң?.. Сусанин исемен Филарет әйткән булырга тиеш”. Баксаң, бу Филарет поляклар белән яшерен элемтәдә торган, ә Сусанин 16 яшьлек Михаил һәм аның анасында тәэминатчы хезмәтен дә үтәгән.

Хәер, минем максат берәү генә иде бу юлы: чыннан да Романовлар нәселе яһүдләр токымыннан булганмы дигән сорауга җавап табасым килгән иде. Таба алмадым.

Шулай да Романовлар нәселенең нинди патшадан башлануын бер генә вакыйга аша күрсәтеп үтәсем килә... Тәхеткә утырганда бик юаш булып тоелса да, бик тиз азу ярган Михаил. Коняев язуынча, тәхеткә шушы ук нәселнең Ваня исемле бүтән баласы утырырга тиеш булган икән. Ә бу балага ул чакта 4 яшь кенә булган. Ләкин бераз үскәч Михаилның конкуренты булу ихтималы бар бит моның!

Михаил Федорович Романов андый ихтималга юл калдырмаган – тәхеткә утыруга ук әлеге дүрт яшьлек Ваньканы җәзалап үтерергә фәрман биргән.

Монысы Михаилның беренче чирканчык алуы гына әле... Аннан соң, Русиянең һәр башлыгы кебек үк, күп меңнәрчә җаннарны кыйган. Романовлар чоры турында язган Николай Карамзинның мондый сурәтләмәсе дә истән чыкмый:”Ирләр ерткычлардан да яманракка әйләнделәр: балалары, хатыннары белән телем ипине дә бүлешмәс өчен, ташлап качалар. Ипи сыныгы өчен бер-берсен ашый башладылар. Базарларда кеше итеннән пешерелгән пирәшкиләр саталар! Аналар үз сабыйларының мәетләрен йоталар (глотают). Шул ук вакытта башка комсызлар, соңрак тагын да кыйбатракка сату өчен, икмәкне туплап сакладылар. Аңлатып бетерә алмаслык җәфалардан бик күпләр кырылды. һәркайда ярымүле бәндәләр сөйрәлеп йөри, егылып җан бирәләр, мәйдан урталарында мәетләр ауный”. Хәер, тарихчы Р. Скрынников та “Иван Грозный” чорында кеше итен кисмәкләргә тутырып тозлау очракларының күп булуы хакында тәфсилләп язган. Ярый... Нишлисең бит, егерменче гасырда да булмады түгел андый хәлләр... Беләбез!

Сусанин чынлап та полякларны адаштырган икән, халыкка шушындый “рәхәт” күрсәткән затлардан берсенең (иң беренчесенең!) омерен үлемнән саклап калган булып чыга.

Быелның февралендә, Романовлар нәселенең идарә итә башлавына 400 ел тулды. Ул юбилейны моннан бер гасыр элекке сыман зурлап бәйрәм итмәсәләр дә, «Большой юбилей русских царей» дигән кәлимәләр еш яңгырады. Бәлки әле бу нәселне изгеләштерү чарасын да табарлар? 


Фәнзаман БАТТАЛ
Татарстан яшьләре
№ |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
Ханский дом
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar
Шәһри Чаллы