поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
11.07.2013 Җәмгыять

Баладан кем рәхәт күргән? (Фикер)

Бүгенге көндә илебез демографик кризис хәлендә. Күптән түгел генә 150 миллион тирәсе идек, хәзер 140 миллионга калып барабыз. 100дән дә түбән тәгәрәр идек, икенче бала өчен бирелә торган 400 мең сум тотып тора. Элек авылларда баланы күп табалар иде, әмма хәзер ул да кимеде. Минемчә, бу кимүнең сәбәпләре – кешенең үз рәхәте өчен генә яшәргә омтылуында, йөккә узудан саклану чаралары күбәюдә, тормыш катлаулануда. Без балага бәла чыганагы итеп карый башладык.

Бер кәттә, бай эшмәкәр хатынның фикерләрен тыңларга туры килгән иде. Ул күп бала үстерүнең кирәк түгеллеген үзенчә исбатлады:

– Зур коттедж салдырдым, үземнең бизнесым бар. Чит ил машиналарын алыштырып кына торам, ел саен чит илләргә ял итәргә йөрим. Зур түрәләр арасында дусларым да шактый. Баланы берне генә таптым, әмма “берәгәйле” итеп үстердем. Хәзер улым да зур түрә, икәүләп акчаны кая куярга белмибез. Ә менә апам биш бала табып үстерде. Бөтен көчен, сәламәтлеген, акчасын аларны үстерүгә сарыф итте. Нәтиҗәдә, хәзер чирдән башы чыкмый, даруларга акча җиткерә алмый. Балалар үскәндә дә гел мохтаҗлыкта яшәделәр, ни яхшы торыр урыны, ни рәтле кием-салым күрмәделәр. Менә шул биш бала үсеп җитеп кем булдылар дисеңме? Бер малае читтә, кайтып күренгәне дә юк. Икенчесе төрмәдә утыра. Апам, үзе авыру килеш, күп чыгымнар тотып, аның янына Себергә хәл белергә йөри. Өченче малае – эчкече, гел саклап торырга кирәк, кулына акча керсә – бетте! Эчүенә чыдый алмыйча, хатыны да аерылып китте. Яхшы гына эчеп алган бер вакытта: “Фатирлы, машиналы итә алмагач, ник тудырып үстердең соң”, – дип апаның изүенә ябышкан. “Авырыйм бит, улым”, – дип ялваргач, “Күптән кабергә керергә вакыт сиңа!” – дип кенә җибәргән. Кияүдән аерылып кайткан кызының ике баласын үстерешергә акча җиткерә алмый хәзер апа. Төпчек кыз гына уртача тормышта яши, әмма анысының да мәшәкатьләре муеннан, башкаларга ярдәм итә алмый. Ә мин бер малай үстердем. Аның өчен бөтен шартлар тудырдым. Һәм дөрес эшләдем. Юкса апам гел: “Берне генә тапма, бер бала юк бала ул. Балалар тиктормас, алар җайлы гына һәлак тә булалар”, – дип кисәтә иде. Ярый әле тыңламадым. Баладан кем рәхәт күргән?

Ни чәчсәң, шуны урырсың, диләр. Балаларның нинди булып үсүе ана кешедән, тәрбиядән тора инде ул. Гел әни тиеш, дип өйрәнеп үскән бала, үзе бер нәрсә дә тиеш түгел саный. Бүгенге көндә рәтләп эшләмичә дә, укымыйча да рәхәттә яшәргә өйрәтелгән үсмерләр күбәйде. Башкаларга салынып, алдап, кеше җилкәсендә яшәргә омтылалар. Үзләрен генә яраталар, аларны акча гына кызыксындыра.

Без үскәндә һәр гаиләдә 5-6 бала була торган иде. Мохтаҗлык, хәерчелек еллары булса да, тырышып үстерделәр, ач-ялангач итмәделәр безне. Ул чагында аналарның безне күпме авырлык кичереп үстерүен аңламадык. Мохтаҗлыклар, борчулар күреп үстерелгән балалар арасында да әти-әнисенә игелек күрсәтмәгән, кайгы-хәсрәт кенә китергәне дә булды. Газиз баласын көтә-көтә, ялгызлыктан, әрнү-сызлаулардан тилмереп, рәтле тәрбия күрмичә, ачлыктан хәлсезләнеп, җан биргән аналар да булды. Шуңа да “бала үстереп кем файда күргән, алардан кайгы-хәсрәт кенә килә” дип уйлаучылар күбәйде. Хәзер күп гаиләдә ике бала, аның да икенчесе табыш алу өчен генә.

Үзебез ике кыз үстердек, университетлар тәмамладылар. Игелекле булып чыктылар, кулларыннан килгәнчә ярдәм итәләр. Зур кыз фатирыбызга пластик тәрәзәләр куйдырды, туган көннәргә киң экранлы телевизорларга кадәр бүләк итте, бер бәйрәм дә бүләксез калмый. Йорт эшләрендә булышалар. Кияүләр дә игелекле, гел: “Әти-әни, нәрсә кирәк?” – дип кенә торалар. Үзебез дә оныклар карашабыз бит инде.

Башка гаиләләрне күзәткәлим. Күп бала үстереп тә, алардан игелек күрмәгән, кайгыга гына батырган гаиләләр дә күп. Тәрбия җимеше инде бу! Үз рәхәте өчен генә яшәргә өйрәтелгәннәрдә өмет юк. Мәнсезлек тә геннар буенча күчә – алма агачыннан ерак төшми. Хәзерге тәрбия системасы да хәрабә хәлендә, ата-ананы тормыш авырлыклары баскан, баласына дөрес тәрбия бирә алмый.

Күршебездә әби белән бабай яши иде. Балалары бик сирәк, үзләренә кирәк чакта гына кайтып күренәләр. Картларга пенсия китергәндә кайталар, акча, ит-бәрәңге алып китәләр. Өлкәннәрне тәрбияләү түгел, үзләренә акча җитми. Башта авыру әби сызланып-ыңгырашып үлде – тавышы стена аша ишетелә иде. Соңыннан алардан бер тавыш та ишетелми башлагач, аптыраган идек. Баксаң, бабай хәлсезләнеп, ачка тилмереп үлгән, мәете сасый башлаган икән.  


Р. ӘГЪЛӘМҖАНОВ
Татарстан яшьләре
№ |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»