поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
13.01.2009 Могҗиза

"СИН БӘЛКИ АЛБАСТЫДЫР?.."

Һәр авылның үзенчәлекле урыннары була. Мин бүгенге язмамда шундый ике урын турында язам. Тик алдан ук әйтеп куям, кем җеннән курка, бу язманы укымасын. Соңыннан: "Әллә ниләр язасыз да, хәзер төнлә тышка чыгарга да куркам"", – дип гаепләштән булмасын. Нык нервылылар өчен бу язма.

Беркөнне иптәш хатыным сөйли: "Миләүшә, малай, беркөнне Шәдчедән кайтып барам, караңгы төшкән иде инде, бәләкәй күперне узуга артымнан ат иярде", – ди. "Җенле" дип даны чыккан урынны әйтә бу.

 

– Җүнле кешегә хайван иярә инде ул, – дим.

 

– Юк, башта мин үзем дә берәрсенең аты чыгып киткәндер дә, хәзер кешегә ияреп өенә кайтадыр, иптәш булды, дип сөендем дә әле. Ләкин басманы узуга шулкадәр кисәк курку басты күңелне, ат түгел иде ул, Миләүшә!

 

– Ничек инде ат түгел иде?

 

– Шулай, үзе ат, борылып карадым бит ике тапкыр – ат, ну ат түгел, аңлыйсыңмы?

 

– Нишләптер аңламыйм бит әле, җүнләбрәк сөйлә.

 

– Борылып карыйм – ат. Башымны кире боруга сизәм – ат түгел, чөнки тояк тавышы юк, ә бит арттан терәлеп, сыланып кайта! Аннан соң тыны боз кебек, үтә салкын җил кебек, урамда бөртек җил юк югыйсә! Бераздан ниндидер куе караңгылык иңде, шундук, берничә секунд эчендә, аңлыйсыңмы? Юк, аңламыйсың, чөнки син аны күрмәдең, шулкадәр караңгы, берни күренми. Борылып карыйм, атны аермачык күрәм, җирән төстә, маңгаенда кашкасы бар. Куркуымнан җүләрләнер чиккә җиттем, чөнки ат туп-туры миңа карый һәм елмая, тешләре сап-сары, эре!

 

– Туктале, тынычлан, чыннан да, атның тешләре шундый сары, әгәр авызында авызлык булса, ул өске иреннәрен әледән-әле өскә күтәрә һәм белмәгән кеше ат елмая дип уйлый. Аннан соң ат бик акыллы хайван, ул күп вакыт, чыннан да, күзгә карый, – дим.

 

– Юк!!! Мин бер сиңа ышанып сөйлим, куркам бүтән кешегә сөйләргә, эзләп табар төсле.

 

– Ә мине эзләп тапса да ярыймы? – дим шаяртып.

 

– Сине ярый, син барыбер аның белән сөйләшә алырсың кебек, очрашсагыз. Тыңлап бетер! Ул сине эзли. Ул беләсеңме кем төсле елмая? Беләсеңме ул "атта" кем күзләре? (Иптәш хатыным колагыма иелеп әле күптән түгел генә фаҗигале рәвештә гомере киселгән дус хатынымның исемен пышылдады). Куркаклардан түгел мин, ләкин чәчләрем кыймылдашып алды.

 

– Син нәрсә сөйлисең, врачка күрен, –  дидем мин, куырылып килеп.

 

– Менә әйтәм бит! Син дә шулай дигәнне бүтәннәр һичшиксез: "Җүләрләнгән!" – диячәкләр бит.

 

– Мине эзли дигәнне каян алдың? – дим бераз тынычлангач. – Әйтәм бит, гел сыланып кайта, беләм кайтканын, тояк тавышы юк, тирә-якта шылт иткән тавыш юк, ә колагыма шулкадәр иңрәп, ыңгырашып: "Миләүшә?!" – дип эндәште, аерымачык ишеттем – ул "аның" тавышы иде! Гел үлеп баргандагы төсле авыр, газап-әрнү, аңлатып биреп булмый торган сызлану иде тавышында. Кайтам да кайтам, ә авыл һич якынаймый, багана утына карап кайтам, югыйсә.

 

– Туктале, бәлки колагыңа ишетелгәндер минем исем?

 

– Ике тапкыр, рәттәнме? Ник үз исемем "ишетелмәгән" алайса?

 

– Ну, куркудан күзе шакмакланган кешегә ни ишетелмәс тә, ни күренмәс!

 

– Мин сиңа әйтеп торам, саңгыраумы син, тыңламыйсыңмы – мин бит башта бөтенләй курыкмадым, ат күргәч сөендем генә, дип! ... Шулай кайтам да, кайтам, Ямашка инде чама белән өч тапкыр кайтып җитәр вакыт үтте. Ә Ямаш юк, күренә – кул сузымында гына, ә кайтып җитә алмыйм. Күңелемнән сиңа эндәштем аптырагач: "Син кайда соң, күп көнне бу вакытта бит син шушы юлдан эштән кайтасың, үләм бит инде куркудан?!" – дидем. Нәкъ шул минутта: "Ух-х-х!" – дигән әллә нинди җан әрнеткеч тавышка борылып карадым һәм куркудан ачы итеп кычкырып, җиргә аудым. Нәрсә күрдең, диген? Теге ат ике башлы: берсе – синең баш, икенчесе теге хатынныкы!

 

Котым чыгып, иптәш хатыныма текәлдем: чынлап ычкынган бу, Ходаем!

 

– Син нәрсә, Нурислам  бу сүзләреңне ишетсә: "Минем хатын төнлә албастыга әйләнә икән", – дип уйлаячак бит! Җитмәсә, йөрәк авыртканда төне буе урамда, бакча башында йөрим мин. Чамалап сөйләш әле син, куркытам дигәч тә, бигрәк тагы! Чыннан да, әллә ничек булып китте, диван читенәрәк шуыштым. Ә ул һаман миңа сыена.

 

– Шуышма әле читкә, куркам мин, берәр кайчан ялган сүз сөйләшкәнемне беләсеңме?

 

– Юк! – дим.

 

– Шулай булгач, тыңлап бетер, бераздан торып утырдым һәм, беләсеңме, мин кайда идем? Ялгыз чишмә янында, камышлыкта!

 

– Ник, син бит Ямашка кайттым дисең, ничек бәләкәй күпер төбендәге ялгыз чишмә янында була аласың соң син? Бәләкәй күпердән авыл башына ун-унбиш минутлык юл бит. Ә әйтүең буенча,  син дүрт сәгатьтән артык йөргәннән соң нәкъ шул урында "аңыңа" килгәнсең, ничек инде алай?

 

– Ә мин каян белим, мин бит сукмактан читкә бер адым атламадым, гел алга бардым, гел Ямашка таба! Дүрт сәгать нишләгәнмен соң мин?! ... Менә хәзер өйдә кич кенә түгел, көндез дә ялгыз калырга куркам. Гел теге ике башлы албасты килеп керер төсле, менә син бәлки гел шул үзедер!? Ул минем белән син булып сөйләшеп утырадыр?! Яки хәзер ишектән килеп керсә, үзе турында сөйләшкәнебезне ишетеп?

 

Нәкъ шул чакта ишек шапылдап ачылды, без бер-беребезне кочаклап, ачы итеп кычкырып, диваннан сикереп тордык.

 

Нурислам икән, шаклар каткан: "Нишлисез, диваналар, ник чинашасыз?" – ди. Эндәшеп кенә булмый бит, бөтенләй әллә нишләдем. Безнең кыяфәткә хәйран калып бераз карап торгач, ике чокырга мелисалы чәй ясап кулыбызга тоттырды да: "Эчегез, зәп-зәңгәр булгансыз, өрәк күрдегезме әллә, нәрсә булды?!" – дип, миңа текәлде. Шакы-шокы килгән тешләрне көчкә тыеп:

 

– Пычагым булсынмы, кисәк килеп кердең, шуңа курыктык, – дим.

 

– Хе, кисәк килеп кердең, имеш, шушы хәлгә килер өчен белмим син нәрсә ишетергә, нәрсә күрергә мөмкинсеңдер. Сине шулкадәр куркытып  була дисәләр гомер ышанмас идем. Бәлки сөйләрсез, нәрсә турында сөйләштегез?

 

"Икебезне берьюлы дурдомга озатырлар иде бугай, ике башлы ат турында сөйләсәм (берсе бит әле үз башым!) Хәзер, чаптым, көтеп тор, яме?! Тикшереп  карыйм әле башта", – дип уйладым да:

 

– Әкият тыңлыйсың килсә, детсадка йөр, балалар җитми диләр анда, рәхәтләнеп кабул итәрләр, – дип, ишегалдына чыгып киттем. Бу язмам чыкса, дәвамын язармын, төштем мин ул җиргә, өч көн рәттән төштем. Шактый кызык әйберләр, вакыйгалар белән очраштым. Ну, кызык дөньяда яшибез, җәмәгать, кадерен генә белмибез.


Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА, Мамадыш, Ямаш
Татарстан яшьләре
№ 1-2 | 13.01.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»