поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
02.07.2013 Җәмгыять

Батулла турында каләмдәшләре

Кулыма каләм алгач та мин язучы кешене алда нинди бимазалар сагалап торганын чамалый идем, ләкин чынбарлыкта ниләр буласын белми идем. Кайберәүләр беренче тәнкыйтьне татыгач та язучылыктан ваз кичә, башка һөнәр сайлый. Димәк, ул иҗат кешесе булмаган. Икенчеләре яза да яза. Ләкин бик азлары гына әдип, шагыйрь булып китә.

Сәләте чамалы булып та, дан өчен генә, акча өчен генә күп язган кеше барыбер олы әдип була алмый, ләкин аның тормышы көйле була. Гадәттә, олы талантның тормышы көйгә салынмаган була. Бар ике якны да тигез алып бара алучылар, шөкер. Каләмгә тотынгансың икән, син алны-ялны белмичә иҗат ит, белемеңне арттыр. Иҗат бимазалары, иҗатның сират күпере аша узарга әзер бул. Язучы, әдип 24 сәгать буена эшләргә мәҗбүр ителгән. Бәгъзеләре хәтта төшендә дә иҗат итә. Чын иҗат кешесе пенсиягә чыга алмый. Ул каләмен тоткан көенчә үләргә мәхкум. Чөнки халык язмышы турында уйлаган кеше ял итә алмый, авырырга аның хакы юк, ул йөгенгәнче, хәлдән тайганчы сакта, Ана теле сагында, тарих сагында, әхлак сагында, дин сагында торырга тиеш. Шулай булмаганда, әдип исеме язучыга төс түгел.

Җыелышларда, вакыт бушка узмасын өчен, вокзалларда, поездларда кулда каләм-кәгазь – әдип эшли, иҗат итә. Ләкин иҗат итәр өчен дуслар кирәк, теләктәшләр, якыннар кирәк. Җиңел булмаган иҗат юлымда минем дусларым, иптәшләрем, теләктәшләрем күп булды, Аллага шөкер. Минем дошманнарым булмады. Кемдер минем үземне, иҗатымны сөйми икән, ул әле минем дошманым түгел. Ул миңа дошман түгел, ләкин ул дустым да була алмый. «Дошман» – ул бик дәһшәтле сүз, ватаныңа басып кергән зат – синең дошманың. Синең милләтеңне кимсетүче зат – синең дошманың. Әләк-чәләк язучыларга да исем китмәде. Мин гайбәтләрдән өстен булырга тырыштым. Мин дусларым әйткәннәрне, аларның киңәшләрен, тәнкыйтьләрен, хуплауларын күңел дәфтәремә төрткәли бардым. Шуларның кайберләрен сезгә дә тәкъдим итәм. 1963 елда мин беренче хикәямне яздым, тагын яздым, бер букча булгач, мин аларны башкаларга биреп укыта идем һәм 1964 елда инде мин үземнең әсәрләрем турында сүзләр дә ишетә башладым.

Гариф ГАЛИЕВ
(1964, 16 декабрь. Нәшрият, эчке рецензия). Иң элек шуны әйтергә кирәк: бу яшь автор шактый күзәтүчән, ул тирә-яктагы күренешләргә гади күз белән генә карамый, ә халык әйткәнчә, күңел күзе белән карый, кешеләрнең эчке дөньяларына керә белә, аларның характерларын ачып күрсәтергә тырыша. Болар язучылык юлына басучылар өчен бик кирәкле сыйфатлар. Шунысы өстенә Батулла иптәш сюжетны мавыктыргыч итеп корырга омтыла Теле дә шома һәм йөгерек.

Яхья ХАЛИТ (1966, “Казан утлары”ның бүлек мөдире). Син кешечә язмыйсың, мондый хикәя булмый! Боларны бассак, я сине басалар, я мине асалар!

1963 елдан алып мин “Казан утлары”на бер-бер артлы дистәләгән хикәяләр ташый тордым. “Кешечә язмыйсың” гыйбарәсе аларны кире куа торды. Бары тик журналга баш булып Рафаэль Мостафин килгәч кенә беренче хикәям “Мираж”ны бастыра алдым. 1968 ел, 1 нче сан.

Мирсәй ӘМИР
, әдип (1968). Хикәяңне укыдым. Анда нидер бар.

Гомәр БӘШИР, әдип (1968). “Мираж”ың миңа бик ошады, үзенчәлекле.

Ләкин ник берсе шул турыда матбугатта язып чыксын. Яшь язучыга бер терәк булыр иде, ичмасам. Тиздән ул хикәям өчен мине җитди оешмаларга чакырта башладылар. Хикәя шулай үксез булып кала бирде.

Сергей ОБРАЗЦОВ, СССР халык артисты, режиссер (1967, Мәскәү, ГИТИС, Югары курслар). Батулланың «Тылсымлы Әбугалисина» пьесасы курчак театрлары өчен язылган классик әсәрләр таләбенә тулысы белән җавап бирә.

Бу пьеса 1967 елда Казан, Саратов, Түбән Тагил, Петрозаводск шәһәрләренең курчак театрларында куелды.

Фатих ХӨСНИ, әдип (1967, 12 декабрь, “Татарстан яшьләре”). Батулланың кыска һәм характерлы табылган диалоглар аша хикәяләргә тырышуы һәм, шуның өстенә, тагын сатирик сәләте игътибарны үзенә җәлеп итә.

Нурихан ФӘТТАХ,
әдип (1967, Казан утлары, №9, “Исемем минем Дүрткүз” әсәре турында). Яшерен-батырын түгел, Батуллинның теле коры, төссез. Аның әле үз ритмы, үз стиле сизелми. Әлегә аның теле тәрҗемә телен хәтерләтә.

Нурихан ФӘТТАХ
(1972, 26 февраль. Нәшрият, эчке рецензия). Батулла татар әдәбиятында бүген беркем диярлек шөгыльләнми торган жанрда иҗат итә. Ул балалар өчен әкиятләр яза. Баланың әдәбият белән, гомумән, китап белән танышуы әкияттән башланганлыгын һәм шигъри фантазияне үстерүдә, баланың характерын тәрбияләүдә әкиятнең әһәмияте чиксез зур икәнлеген искә төшерсәк, Батулланың бу изге эше турында мактаудан башка берни әйтеп булмый.

Мөдәррис ӘГЪЛӘМОВ,
шагыйрь (1969, 20 декабрь, “Коммунизм байрагы”, Чаллы). Күпкырлы таланты булган бу егетне кайда гына күрмисең: бер карасаң, ул безнең мәшһүр классикларыбызны халыкка җиткерү теләге белән әдәби театр оештыруда, бер карасаң, телевидениедә тапшыруда, бер карасаң, Илһам Шакиров белән концерт куярга Мәскәүгә киткән, бер карасаң, Пермь өлкәсенең татарлар яши торган Барда районында очрашулар оештыруда СССР Язучылар союзы члены, «Ялкын» журналы редколлегиясе составында. Әгәр тагын да санап китсәң, бу егет кайчан яза икән дигән уй туа.

Разил ВӘЛИЕВ,
шагыйрь (1970). Нәрсәсе бар соң ул Батулланың! Ни ние, ни сәләте!

Разил ВӘЛИЕВ
(2013, 1 апрель, ТДАТ сәхнәсе).

Мәшһүр язучы Рабит Батулланың олуг юбилее уңаеннан.

Күптән инде, күптән очрашкан юк...
Җыя иде безне Батулла...
Ул көннәрдән бары ядкарь калды,-
Үткәннәргә юл юк кайтырга.
Күптән инде бергә дулаган юк,
Кабынган юк, дөрләп янган юк.
Үз илеңдә үзең хуҗа булып,
Мәйданнарда батыр калган юк.
Күптән инде, күптән елаган юк.
Зиратларда яшьләр сыккан юк.
Йодрык төйнәп, нәфрәт сүзе сөйләп,
Урамнарга ярсып чыккан юк.
Күптән инде, күптән адашкан юк,
Гөнаһ кылган, азган-тузган юк.
Черек күлнең шомлы бакчасыннан
«Карурман»ны җырлап узган юк.

Күптән инде, күптән дуслар белән
Җыелган юк, корбан чалган юк.
Әйтерсең лә, иманыбыз камил,
Әйтерсең лә, җирдә ялган юк.
Күптән инде, күптән Обком да юк,
Дәүләт тә юк, көткән ил дә юк.
Ядкарь булып калды татлы хыял,
Узды еллар сорап, теләнеп.
Күптән инде, күптән ирек даулап,
Чатырларга байрак элгән юк.
Тукай әйткән: татар йоклагандыр...
Уянырмы берчак? Белгән юк...
Күптән инде, күптән очрашкан юк...
Үткәннәргә юл юк кайтырга.
Хыялларда корган дәүләтемнең
Падишаһы булсын Батулла!

Ризван ХӘМИД, драматург (1980). Батулланың әсәрләрен тикшерә башласаң, берни калмый, ишелә дә төшә.

Ризван ХӘМИД (1988, 7 май, ”Социалистик Татарстан”).

Театр хәрәкәтендә вакыйга буларак санарлык премьера булдымы, дип сораганда, мин Батулланың «Сират күпере» пьесасын әйтер идем. Авторның һәм театрның иң зур уңышы – бөек Тукайның, шундый ук тирән дәрәҗәдә символик Шәүлә образы аша күрсәтелгән царизмга каршы көрәшен куллануында. Г.Тукай үз тормыш юлында очраган сират күперләрен бөек рухлы даһиларча уза. Аның һәр көне – батырлык. Батулла әнә шуны сәнгатьчә бирә алган.

Ибраһим НУРУЛЛИН, профессор (1969, Тукай турындагы телевизион сценарий турында). Синең, энем, Тукай турында язарга бернинди дә хокукың юк! Ташла син бу эшеңне! Ул синең күтең түгел!

1995 елда Ибраһим ага гүр иясе булды. Урыны җәннәттә булсын.

Бая искә алган сценарий нигезендә мин Тукайның соңгы көннәре турында “Кылдан нечкә, кылычтан үткен” исемле кыйсса язып бастырдым, аны сәхнәләштереп “Сират күпере” исеме белән (режиссер буларак) үзем Тинчурин театрында сәхнәгә куйдым (1986, 1996 еллар). 2007 елда “Апуш-Тукай” исемле кыйсса язып бастырдым, шуның нигезендә күпсерияле фильм өчен сценарий яздым, ул китап булып урысча да басылып чыкты (2011). 2013 елда тагын “Күк капусы ачылганда” исемле киносценарий яздым, аны режиссер Фәрит Дәүләтшин куйды. Иншалла, Тукай турында күпсерияле нәфис фильм да дөньяга чыгар.

Равил ФӘЙЗУЛЛИН, шагыйрь (1969, Әлмәт язучылары Берлегенең җитәкчесе, “Каникуллар дәвам итә” әсәре турында). Карале, Батулла, син корама тел белән, гәзит теле белән язасың икән.

Равил ФӘЙЗУЛЛИН (1988, 23 март, “Социалистик Татарстан”). Әйе, исәпләсәң, кылган эшләре аз түгел икән Батулланың. Унбишләп китап чыгарган, егермедән артык пьеса язган, телевизордан дистәгә якын ел эчендә йөзәрләгән әкиятләр сөйләгән, режиссер сыйфатында дистәләгән әсәр сәхнәләштергән Шуларга өстәп, үз инициативасы белән җәмәгатьчелек тәртибендә башкарылган эшләр – популяр ШТМның (Шаяннар, Тапкырлар Мәҗлесе) хуҗасы-тамадасы, онытылмас «Ядкяр» кичәләрен алып баручы Ул янып, бирелеп, фидакярләрчә эшләргә яратылган кеше, бүтәннәрне үзе белән әйдәргә, аларның да йөрәкләрен үзенеке кебек яндырырга алынган кеше. Тынгысызлык, бирелгәнлек, иманлылык хас аңа. Батулла – безнең буынның бер бизәге, арабызда аның булуы үзе зур бер куаныч.

Сибгать ХӘКИМ (1970). Батулла ул артист була алмады, режиссер булып карады – барып чыкмады, язучы булырга маташа – анысы да юк. Шамакайланып, даһилардан көлгән булып йөри инде шунда!

Сибгать ХӘКИМ (1997, “Тузга язмаган хәлләр” исемле китапны укыгач). Батулла ул даһилар турында язып, шушы китабы белән тарихка кереп калачак инде!

Виктор МОРОЗОВ, КГБ майоры (1972). Твой рассказ “Мираж” антикоммунистический, ты идею коммунизма сравниваешь с миражом, сказка про мышонка носитель вредных идей, “Муртаза” – антирусский бред, “Зайчонок” несет в себе антисоветскую идею. Тебя надо изолировать от общества или ты будешь писать так, как нам нужно?!

Зәки НУРИ (1972, “Казан утлары”ның баш мөхәррире). “Куян баласы Нуяк” исемле әкиятең безнең системага каршы язылган, диделәр. Басмыйбыз!

Азат ӘХМӘДУЛЛИН (1974, 24 март, “Социалистик Татарстан”, “Өчәү юлга чыктык” әсәре турында). ... Шулай да, югарыда әйтелгән һәм тагын да кайбер кимчелекләр аркасында, спектакль тиешенчә яңгырамый, актерлар да үз сәләтләрен тулы күрсәтеп бетерә алмыйлар. «Беренче коймак төерле була», диләр. Үкенечкә каршы, бу әйтем монда үз урынында: Р.Батулланың Академия театрында куелган беренче әсәре «төерлерәк» булды.

Ни гаҗәп, каты тәнкыйтькә очраса да, бу спектакль зур уңыш белән (100 спектакль) уйналды, бигрәк тә яшьләр-студентлар арасында уңыш казанды.

Азат ӘХМӘДУЛЛИН
(2012, “Татарская драматургия” китабы, “Кичер мине, әнкәй” пьесасы турында). Однако, на первый взгляд в очень простой ситуации так по народному выведены характеры, так умело написаны диалоги, что писательская сила автора ставит пьесу в ряд хороших. (Шушы китапка Азат ага болай дип язып биргән). Олуг язучыбыз хөрмәтле Рабит Батуллага яңадан-яңа иҗат уңышлары телим! (“Җимерелгән бәхет” пьесасы турында, шул ук китапта). Батулла продолжал поиски в создании историко-биографических драм и добился новых успехов. Примечательно и то, что здесь впервые в татарской драматургии воссоздан образ великой личности – Г. Исхаки.

Марс ШАБАЙ (1974, Нәшриятның баш мөхәррире). Батулланың “Бер юлда” әсәре... хе-хе-хе... антисоветик әсәр бит. Сез аның соңгы җөмләсенә генә игътибар итегез: партиядән көлә бит сезнең Батуллагыз, ха-ха-ха...

Мөхәммәд МӘҺДИ (1980). Батулла, син беркайчан да төп мотор була алмыйсың, син бары тик пускач кына!

БАТУЛЛА. Мөхәммәт туган, менә ничә еллар тырылдыйм инде, олы мотор кабынмый бит, димәк, олы мотор ватык. Әле ярый пускач бар!

МӨХӘММӘТ. Синең белән мәҗлестә утыруы кызык, син табын күрке була аласың, кичәләр оештыруда да син алда, әмма язучы буларак...

МӨХӘММӘТ (1987, 9 июль, Нәшрият, эчке рецензия). Батулла, күрәсең, бу зур китабы белән («Юл буенда зәңгәр чәчәк») илле еллык юбилеена килә һәм шушы китап, ниһаять, әдәбиятта аның урынын беркетеп куя инде. Бу беркетелгән урыннан ул инде төшмәячәк, аннан күтәрелеп кенә булачак.

Ринат МӨХӘММӘДИ
, язучы (1983, “Казан утлары” журналының хезмәткәре, “Алып батыр маҗаралары” һәм башка әкиятләр турында). Әкият китермә син журналга, Батулла абый, җитдиерәк әсәрләр китер!

Җәүдәт СӨЛӘЙМАН, шагыйрь, кибернетик, профессор (1986).Әкият язган язучы беркайчан да онытылмаячак. Чөнки әкиятне балалар укый, алар үскәннән соң үз балаларына шул әкиятләрне сөйләячәк. Һәм шулай мәңгегә әкият яшәячәк. Мин Батулланың «Алып батыр маҗаралары» һәм башка әкиятләрен кибернетика, фәлсәфә дәресләрендә студентларга мисал буларак кулланам.

Тәүфикъ ӘЙДИ (1990, “Казан утлары”ның бүлек мөдире). Батулланың “Сөембикә”се – ул роман түгел, бары тик тарихи фактларны өстән-өстән генә сөйләп чыгу!

Ни гаҗәп, “Сөембикә” кыйссасы өч тапкыр татарча, бер тапкыр урысча басылып чыкты һәм бу әсәрем өчен миңа “Тукай” бүләге бирделәр.

Роза ХАФИЗОВА (1982, “Ялкын” журналының баш мөхәррире). “Батулланың “Алып батыры” – уйдырма әсәр, урта гасыр теле белән язылган! Басмыйбыз!

Рәниф ШӘРИПОВ, шагыйрь (1987, Казан утлары, № 2). Бу әсәр («Алып батыр маҗаралары») Батулла иҗатында аерым, мөһим урын алып тора, аның зур уңышларыннан берсе дип уйлыймЙ Бу әсәрне укыганда үзеңне ана телебезнең, халкыбыз тарихының бәйрәмендә йөргән кебек хис итәсең.

“Алып батыр маҗаралары” 1986 елда китап булып чыкты, күп мәртәбәләр яңадан басылды. 2013 елда төрекчәгә тәрҗемә ителеп, Төркиядә дөнья күрде һәм бик уңай бәя алды.

Аяз ГЫЙЛӘҖЕВ
, әдип (1972, шагыйрь Рәдиф Гаташка). Мин Батулланың җитди әсәр язуына ышанып бетмим, ыслушый парин, ул урамда букъ тибеп йөрүдән башканы белми бит...

Аяз ГЫЙЛӘҖЕВ (1977, 21 июнь, Нәшрият, эчке рецензия). Талантлы әкиятче Батулланың диапазоны киң, мөмкинлеге зур, әдәбиятыбызда аңа көндәшләр юк, димәк, яз да яз гына!

Аяз ГЫЙЛӘҖЕВ (1986, 11 февраль, “Татарстан яшьләре”). Татарстан китап нәшриятында элегрәк кенә басылып чыккан «Чебен гөмбәсе» исемле китап барыбыз өчен дә көтеп алынган кунак булды Батулла – драматург, актер, педагог, әкиятче, сәхнә эшлеклесе, режиссер. Ул көлү ысулларын яхшы тоя, сиземли, сүзнең кадерен һәм урынын белеп эш итәЙ Бу китап сәхнә сөючеләргә дә, шушы агымда каләм сынап караучы яшьләребезгә дә этәргеч булсынЙ Тынгысыз Батулла исә бу эшнең байракчысы булып калсын!

Гариф АХУНОВ
, язучы (1990). Батулланың Камал театрында бара торган «Кичер мине, әнкәй!» пьесасы шикелле бер әсәр язсам, мин кабат берни язмасам да үкенмәс идем.

Н.КАЧАНОВА, Түбән Тагил курчак театрының тәрбиячесе (1980, 25 февраль). Хөрмәтле Батулла! Түбән Тагил курчак театрында сезнең «Курай уйный бер малай» пьесагызның премьерасы 1980 елның 28 мартында булды. Әкиятне балалар гына түгел, олылар да бик яратып карый. Шәп драматургиягез өчен сезгә олуг рәхмәт!

Э.БАГИШЕВ
А (1983, 17 апрель, “Советская Татария”). В Дербенте с большим успехом прошла премьера спектакля Лезгинского государственного драматического театра имени С.Стальского «Прости меня, мама!» по пьесе татарского драматурга Р.Батуллина. Режиссер-постановщик – М.Рамазанов, художник – Д.Агамирзаев. Критики и зрители тепло приняли и высоко оценили пьесу драматурга и постановку театра.

ХӘБӘР (1989, 1 гыйнвар, “Татарстан яшьләре”). Батулла 1989 елда «Ялкын» журналында басылып чыккан «Ак бүре» әкияте өчен Абдулла Алиш бүләгенә лаек булды.

Миргазия ЮНЫС, әдип (1991, Казан утлары, № 92). “Юл буенда зәңгәр чәчәк» – безнең татар әдәбиятының уңышы. Безнең әдәбиятта шундый төгәл такт, югары культура һәм искиткеч көчле ихласлылык белән язылган әсәрләр сирәк. Балалар, җәнлекләр дөньясын, чынбарлыктан да реаль әкиятләр яза алуыңа сокланып туймый идем моңа кадәр, бу әсәрең сине татар әдәбиятының беренче сафында баручы язучылар рәтенә бастырды.

Фәрит ХАТИПО
В, филология фәннәре докторы, профессор (2007, Китап нәшрияты, “Сөембикә кыйссасы турында). Г.Бәширов, Ә.Фәйзи, Ф.Хөсни, И.Гази, Ә.Еники, Н.Фәттах һәм башка әдипләр иң гүзәл әсәрләре белән прозабызны дөнья классикасы дәрәҗәсенә күтәрделәр. Батулла кыйссасы да шул әсәрләр белән бер сафта тора. Үзебезнең әдәбиятта бу затлы теманы Батулла образга лаеклы стильдә сурәтләп бирде, шигъри-лирик, драматик рухтагы романтик кыйсса язды. Шуңа күрә, Клеопатра, Мария Стюартлар кебек, Сөембикәне дә дөнья халкына танытасы бар. Моның өчен Батулла романын төрек, инглиз һәм башка телләргә тәрҗемә итеп бастыру фарыз.

Мөхәммәт МИРЗА
, шагыйрь (1995, 24 март, “Ватаным Татарстан”). Сөембикә образын моңарчы яшәгән һәм яшәячәк буыннар алдында гүзәллекнең һәм батырлыкның, тугрылыкның һәм каһарманлыкның символы дәрәҗәсенә күтәреп иҗат итүе автор Рабит Батулланың да зур батырлыгы, аның үзенең яңа биеклеге һәм мәртәбәсе!

Аяз ГЫЙЛӘҖ, әдип (1995, 5 апрель, “Татарстан хәбәрләре”). Без, бүгенге татарлар, олысы, яше-карты, беләбезме үзебезнең бөек кешеләребезнең иң күренеклесе Сафа Гәрәй ханны? Батулла Сөембикә ханбикә белән янәшә Сафа Гәрәй ханга да һәйкәл куйды. Романның күп тармаклы уңышларының берсе һәм иң әһәмиятлесе әнә шулдыр.

Рөстәм МИНГАЛИМ, шагыйрь (1995, 14 апрель, “Шәһри Казан”). Әсәрне гүзәл иткән нәрсәләр өчәүдер, дим. Тарихи әсәр турында сүзем: тел, тарихилык, әдәби эшләнеш. Шушы өч таләпкә җавап бирәме «Сөембикә» кыйссасы? Әсәр телебез хәзинәсе, ярылып яткан тарихыбыз, гүзәл образлар, мавыктыргыч маҗаралар энциклопедиясе.

Лена ШАГЫЙРӘҖАН, шагыйрь (1995, 22 апрель, “Ватаным Татарстан”). Язучы Батулла хатын-кыз образын – Сөембикәне, яратып сурәтләгән. Мондый җанлы образ иҗат итү өчен хатын-кызны үз итеп, тигез итеп, яклап һәм аңлап ярату кирәк. Моның өчен дә рәхмәт аңа!

Сафа Гәрәй сүзләре дә бик гыйбрәтле: Казанның иң куркыныч дошманы Мәскәү түгел, Казанның иң куркыныч дошманы үзара талашып, кырышып яшәүче, тәхет өчен көрәшүче олы бәкләре, ди ул.

Бу әле дә бик актуаль яңгырый.

Кыскасы, бу – милләт китабы. Һәрбер татар кешесе – карты да, яше дә, ире дә, хатыны да – бу китапны укып чыгарга бурычлы хәтта. Дәүләт эшлеклесе дә, мәктәп укучысы да, гыйшык тотып йөргән яшь кыз даЙ Монда тормыш өчен дә мең ачкыч табарга була.

Фатих УРМАНЧЕЕВ
, профессор (1995, “Мәдәни җомга”). «Сөембикә» кыйссасын укып чыккач, мин шундый бер фикергә килдем: Рабит Батулла – талантлы язучы да, киң һәм тирән белемле галим-тарихчы да!

Дания ЗАҺИДУЛЛИНА, академик (2013, “Чын мирас”, № 3). Тарихи мәгълүмат җыю һәм әйләнешкә кертүдә Р. Батулла бер әдип түгел, ун тикшеренүче көче җитмәс эшләрне башкарып чыккан... Язучының күпсанлы тарихи әсәрләре арасында милли әдәбияттагы тарихи әсәрләрнең беренче унлыгына керерлекләре бар икәнне дә оныту ярамый!

Иҗатым турында кайбер тәнкыйть һәм хуплау сүзләре менә шушылар. Бу җыйналган мәгълүмат, кыска-кыска фикерләр менә нәрсәне аңларга ярдәм итәр дим. Боларның барысы да минем якын дусларым, иптәшләрем, каләмдәшләрем. Мин аларның әче тәнкыйтенә дә, шыттырып мактауларына да түздем, шөкер. Мине әче тәнкыйть утына тотканнар миңа бик нык ярдәм итте. Алар мине үземә, үз иҗатыма тәнкыйди карарга өйрәттеләр. Гел генә мактаган булсалар, алар миңа зыян салган булыр иде. Алар тәнкыйтьләгән саен мин үҗәтрәк эшли идем, алар мине үчекләп эшләргә өйрәттеләр. Разил Вәли, Нурихан Фәттах, Аяз Гыйләҗевләр, Зоммер Гыйләҗевләр, Равил Фәйзуллиннар чыныктырды мине, алар мине Ана телем мохитенә алып керде. Юкса, мин әнә шул корама гәҗит теле белән кала идем. Мин дә төчелектән арына бардым, аларның да иҗатым турындагы фикере үсә-үзгәрә торды, шөкер. Инде хәзер минем иҗатымны тәнкыйтьләп тә, мактап та үтереп булмый. Рәхмәт аларның барысына да. Ләкин көрәш бетмәгән, алда һаман!  


Рабит БАТУЛЛА
Татарстан яшьләре
№ |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»