21.06.2013 Мәгариф
“Китапны көнбагыш урынына чиртәм” (Татар әдәбиятыннан бер генә чыгарылыш укучысы сынау биргән. Кем ул?)
Республикада татар әдәбиятыннан БДИны бер генә укучы тапшырган. Кем ул? Без аны эзләп таптык. Ул – Чаллы шәһәренең 79 нчы лицей-интернатында белем алган, Сарман районының Азалак авылы егете Раушан Заманов. Баксаң, Раушан әдәбият яки тел белгече түгел, ә инженер булырга хыяллана икән.
– Мин өч ел буе татар әдәбиятыннан олимпиадаларда катнаштым. Узган ел уңыш елмайса да, быел урын алмадым. Шуңа күрә татар теле һәм әдәбият укытучысы Ханә Сөләйманова, күңелең төшмәсен дип, әлеге фәннән БДИ тапшырып карарга тәкъдим итте. Сынау вакыты 6 июнь көненә билгеләнгән булса да, ул көнне физикадан имтихан тапшыру сәбәпле, имтиханны 17 июньдә, ягъни махсус көндә бирдем, – ди Раушан.
Кечкенә чагыннан ук китап җене кагылган, әдәбият белән кызыксынган егетнең нәтиҗәләре начар булмас анысы (бүгенгә аның нәтиҗәсе әле билгеле түгел. – Ред.). Раушанның, чыннан да, китапка хөрмәте бик зур. “Көн саен бер китап укыйм дисәм, дөрес үк булмас, әмма атнага өчне укый, дип язсагыз, һич ялган булмас. Китапны көнбагыш урынына чиртәм”, – дип куя. Татар гына түгел, рус, чит ил классикасын да укый. Барлыгы ничә китап укыганын санамаган. Авыл китапханәсендә укымаган китабы калмады, диләр аның турында. Хәзер Интернеттан электрон китапханә аша төрле әсәрләр белән танышу мөмкинлеге булгач, шуннан гына укый. Бик тә укырга теләгән, әмма таба алмаган китабын сатып ала. Кыскасы, буш вакытын әнә шулай китап укып уздыра ул. Шулай ук футбол уйнарга да вакыт таба.
Татар әдәбиятыннан имтихан биремнәре турында да кызыксындык. БДИда мәктәп программасында үтмәгән кайбер әсәрләр буенча сораулар очраган. Бу мәсьәләне исәпкә алырга кирәк. Әлбәттә, олимпиада өчен махсус әзерләнгәч, авырлык тудырмаган. Бары тик инша язу гына кыенрак булган.
БДИга карата Раушан уңай фикердә тора. Чөнки имтихан нәтиҗәләре белән югары уку йортына керергә мөмкин, ди. Шул ук вакытта укытучыларның бар көчен укучыларны БДИга әзерләүгә бирүләрен, мәктәпләрнең бары тик БДИ дип яшәве белән килешеп бетми. Аның фикеренчә, белем сыйфатын имтихан күрсәткечләре белән генә бәяләргә ярамый. “БДИ начар әйбер түгел, ләкин системаны камилләштерү кирәк. Быелгы кебек ил буенча җавапларны Интернетка урнаштыру дөрес нәрсә түгел”, – ди.
Моннан тыш, аны татар әдәбиятын белүнең вузга кирәк булмавы да борчый: “Бүген Казан (Идел буе) федераль университетының татар теле бүлегенә укырга керү өчен татар әдәбиятыннан имтихан соралмый. Беркайда да кирәкми ул. Рус әдәбияты гына кирәк. Татар әдәбиятын бирүчеләр шуның өчен аз да инде. Минем танышларым арасында да, әгәр вузга кергәндә кирәк булса, тапшырыр идем, диючеләр бар”.
Раушан язмышын, бәлкем, татар теле, филология юнәлеше буенча бәйләгән дә булыр иде. Әмма мәктәптә география, биология фәннәрен укыткан әнисе Галия кебек укытучы булырга теләми шул. Кәгазь эшенең күплеге куркыта аны. Әмма егетнең күңелендә милләтпәрвәрлек көчле. Шәһәрдә кешеләрнең русча сөйләшүе, татар теленең кулланылмавына борчыла ул. “Без лицейда русча укыдык. Татар мәктәпләре аз калып бара. Моны татар теле әдәбияты буенча олимпиадалар уздырганда да күрә идек. Аларга барлыгы 15 укучы килә. Бу 15 татар мәктәбе дигән сүз. Ә калганнары кайда?” – ди Заманов.
Менә шундый үз фикере булган, аны кыю әйтә белгән егет ул Раушан Заманов. Имтихан нәтиҗәләренә килгәндә, физикадан – 92, рус теленнән – 84, математикадан 84 балл туплаган. Химия, татар әдәбиятыннан нәтиҗәләр әлегә билгеле түгел. Әдәбияттан сынау биргәнче, башка фәннәргә әзерләнәм, вакыт әрәм итмим, дип тормаган. Югыйсә хәзер чыгарылыш укучыларына унберенче сыйныфта узган һәр минут кадерле. Афәрин, Раушан!