|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.06.2013 Җәмгыять
Татарстанлылар диңгез ярларын шифаханәгә алмаштыра башлаганЯңа елга аяк басу белән, халык җәйге ялларны кайда һәм ничегрәк уздырырга дип баш ватарга керешә. Ел буе көтеп алынган ялларын шәһәр янындагы бакчаларында яки авылда җиләк җыеп, чүп утап кына уздырырга теләмәүчеләр бераз финанс маясы да туплаган булса, диңгез ярларына юллама кайгырта башлый. Соңгы елларда россиялеләр арасында берничә ай алдан юлламаларны броньлап кую популярлашты. Мәсәлән, быел Төркиягә юлламалар, узган елга караганда, 10-15 процентка кыйммәтрәк тора. ТР Туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты Рамил Мифтахов аңлатуынча, кыйммәтләнү төрек ярларының Россия туристлары арасында һаман да зур популярлык казануына бәйле. Чит илгә ял итәргә чыгучыларның 60 проценты нәкъ менә Төркияне сайлый. Соңгы арада биредә булган чуалышлар да бу илгә мәхәббәтләре көчле булган россиялеләрне туктатмаячак. Аннан да хәтәррәк вазгыять булган илләргә дә безнекеләр курыкмыйча бара тора. Быел Европа илләренә турлар да беркадәр кыйммәтләнгән, ә отельләрдә тору бәяләре былтыргы дәрәҗәдә калган. Турпакетның артуына пассажирларны очкычларда ташу чыгымнары үсү йогынты ясаган. Узган ел Татарстаннан чит илләргә чыгучы туристлар агымы үсеше 10 процент күләмендә фаразланса да, аннан азрак булган. «Казаннан халыкара юнәлешләргә туры авиарейслар саны артуын күздә тотып, быел бу юнәлештә туристлар агымы үсеше 10 процент булыр дип уйлыйбыз», – ди ТР Туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты.
Айгөл ФӘХРЕТДИНОВА |
Иң күп укылган
|