поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 10.05 "Муса.Моабит". Кариев театры, 13:00 / 18:30.
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
08.01.2009 Мәдәният

ДӘШМИ ЧАРАМ КАЛМАДЫ

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевнең «Шәһри Казан»да басылган ике кыска җөмләдән торган сүзләрен кат-кат укыдым. Ләкин аңлый алмадым. Чынлап әйтте микән, уйнап әйтте микән дип баш ваттым. Чыннан да ул җөмләләрне бәлки газетаның юмор бүлегенә урнаштырырга кирәк булгандыр. Чөнки җитди итеп: «Драма әдәби әсәр түгел. Ул бары тик чимал гына», – дияр өчен әдәбиятның гына түгел, театрның да ни икәнен аңламаска кирәк. Әйе, монда ниндидер ялгышлык киткән. Фәрит ул сүзләрне әйтсә дә, кемнәрнедер үртәр өчен көлеп әйткәндер. Драматургларны бәхәскә тартып кертеп, драматургия проблемаларына тирәнрәк төшеп сөйләшү көткәндер. Чөнки уртага салып фикер алышырлык мәсьәләләр бар, минемчә, драма әсәрләребезгә әдәбиятлык җитеп бетми, чөнки әдәбияты булмаган пьеса ул драма әсәре була алмый.

Фәрит шаярып кына: «Драма әдәби әсәр түгел», – дисә дә, мин ул сүзләрне җитди кабул иттем. Гомеремне драматургиягә (театр­га) багышлаган кеше буларак, мине рәнҗеттеләр, мыскыл иттеләр кебек. Димәк, мин илле елга якын әдәби әсәрләр иҗат итмәгәнмен, театрга бары тик чимал гына ташыганмын. Икенче төрле итеп әйткәндә, мин бары тик заготовитель – тире җыючы гына икәнмен. Фәрит энекәш гафу итсен, мин язганнарны сәх­нәләштергәне (бары тик сәхнәләштергәне) өчен аңа рәхмәтле булсам да, үз иҗатымны якларга мәҗ­бүрмен. Үземне яклау алдыннан (үземне дигәндә мин барлык драматургларны күз алдында тотам) татар театрының бөеге, татар академия театрын 36 ел җитәкләгән, аны дөнья театр сәнгате югарылыгына кү­тәргән, дистәләгән искиткеч артистлар тәрбияләгән татар әдәбиятын, татар тарихын бик яхшы белгән һәм хөрмәт иткән укымышлы, зыялы шәхес Марсель Сәлимҗановның һәрвакыт әйтеп килгән фикерләрен искә төшереп үтәм. Ул кайбер пьесаларны куярга алынмаганда: «Монда әдәбият юк», – дия иде. «Әгәр дә пьеса әдәби әсәр түгел икән, ул талантсыз кеше тарафыннан оештырылган чеп-чи халтура», – дия иде. Ул миңа театрга чимал ташучы итеп карамады, беренче чиратта әдип итеп карады, миннән һәрвакыт әдәби әсәр таләп итте. Фәрит тә югыйсә миңа тире җыючы итеп кенә карамый. Ни булды аңа, аңламыйм.

 

Белгәнебезчә, һәр спектакль – берничә иҗат әһеленең уртак җимеше. Драматург, режиссер, актер, рәссам, музыкаль спектакльләрдә композитор һәм музыкант. Бу уртак хез­мәттә, уртак иҗатта кемнеңдер эшен түбәнсетү –әдәпсезлек. Әгәр дә мин әдәпсез кылансам, уртак процесста режиссерсыз да спектакль куеп була дип әйтер идем. Әгәр дә драма театры тарихын күз алдына китерсәк, анда төп иҗатчылар драматург һәм актер бит. Әгәр тагын да тирәнрәк керсәк, театр ул –  драматург. Әгәр дә мин драма формасында әдәби әсәр язам икән, аны укучы үзе уйный-уйный укый. Әгәр мин язып бирмәсәм, актер нишли? Ул үзе язганны уйнап күр­сәтергә мәҗбүр була. Димәк, анда да драматургия­сез эш барып чыкмый. Әгәр дә Фәритчә фикер йөртсәк, драма әдәби әсәр түгел икән, драма театры дә театр түгел. Драма театрында иң беренче — сүз, сүз аша фикер, калганы шуны тамашачыга җиткерү генә. Фәритнең драматургларны кимсетүе очраклы түгел. Чөнки театрдан сүз китә башлады. Шуңа күрә театрларда телсез артистлар пәйда булды. Мондый үзгәрешнең сәбәбен үзлә­реннән эзлисе урынга драматургларның иҗатын тү­бәнсетү бара. Режиссерларны беренче урынга чыгарып пьедесталга бастыру мәсьә­ләсендә Фәритнең фикере оригиналь да түгел, ул фикер Европа һәм европалашкан режиссерлар фикере. Сәбәбе – шуңа күрә Европа инде иҗат итми, сәнгатьне ясый гына. Ә режиссер чынлап та анда спектакльләрне ясый. Ре­жиссерлар үзләре тирәсендә ышкылучы «театр белгечләре» ярдәмендә театр­ны хосусыйлаштырырга җыеналар. Шуның белән үз дәрәҗәләрен күтәрергә ниятлиләр. Алай булмый торгандыр ул. Әгәр дә без дра­матурглар драма әсәр­ләрендә образлар системасы төзе­мәсәк, характерлар тудырмасак, режиссерлар ни эш кыла алалар икән. Әгәр дә безгә чимал ташучылар дип карыйлар икән, без дә режиссерларга безнең хезмәтчебез генә дип карый алабыз. Алай дип әйтү акыллылык билгесе булмаганга әйтмибез. Кайбер халтурщик драматурглар үзләренең чиле-пешле чималын куйдыру өчен режиссерлар каршына тезләнә икән, бу әле безгә ярлык тагарга сәбәп түгел. Әгәр дә чын әдәби әсәр иҗат итүче драматургларны теге яки бу режиссер куймый икән, без язганнарыбызны китап итеп бастырырбыз. Укучылар аларны әдәби әсәр итеп укырлар. Марсель кебек режиссерлар бәлки куярлар да. Хәтта Фәрит үзе дә куярга мәҗбүр булачак. Безне куймаса, Чехов һәм башкаларның чималын куячак. Дөньяга драматурглар белән актерлар режиссерлардан алда туган. Моны онытмаска кирәк. 


Туфан МИҢНУЛЛИН
Шәһри Казан
№ --- | 25.10.2008
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»