поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
05.01.2009 Мәдәният

ИЛЕҢНЕ ОНЫТМА, УЛЫМ!

Туган җиреннән читтә яшәсә дә, ул һәрвакыт татар җырларын пропагандалаучы, халкыбыз моңнарына тугрылыклы булып кала белде. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Альберт Әсәдуллин үзенең гомер бәйрәмен Санкт-Петербургта, Мәскәүдә зурлап үткәрүенә карамастан, Казандагы яраткан тамашачысы янына кайт-мый булдыра алмый. Нәрсә генә дисәң дә, җирсү үзенә тарта шул ул.

Җырчының төс-кыяфәтенә һәм ташып торган иҗат егәренә карасаң, аңа берәү дә 60 яшь бирмәстер, мөгаен. "Үзем дә ышанмыйм хәтта",  –  диде  ул  журна-листлар белән очрашу вакытында. Ә артка әйләнеп карасаң, күпме су аккан, күпме иҗат баскычлары үтелгән. Һәм аларның берсе дә киртәләрсез генә узмаган.

 

Казанның Сукно бистәсендә узган балачагы кырыс була аның. Җиде балалы фәкыйрь тормышта яшәү җиңел булмый. Әмма рәсем сәнгате, җыр белән җенләнгән егет үз дигәненә ирешергә, ни генә булса да, Казан сәнгать училищесында укырга карар кыла. Әлеге уку йортын тәмамлау гына канәгатьләндерми аны, Санкт-Петербургтагы (ул вакытта Ленинград шәһәре) сәнгать академиясенең архитектура бүлегенә укырга керә.

 

Студент елларында "Призраки" ("Өрәкләр") үзешчән ансамблендә җырлый башлый. Шулай итеп, рәссам булырга хыялланган егет чын-чынлап җыр дөньясына кереп китә. Тәүге ролен "Орфей һәм Эвридика" дип аталган беренче совет рок-операсында башкара. Озак та үтми "Алтын Орфей" Бөтенсоюз эстрада артистлар конкурсында лауреат исеменә лаек була. Менә шул уңышлы чыгышыннан соң җырчы төрле рок-спектакльләргә чакыру ала башлый.

 

Альберт Әсәдуллин иҗат үсешенең тагын бер ноктасы – Бөек Болгар дәүләтенең Ислам дине кабул итүенә 1100 ел тулуга багышланган "Мәгди" дип аталган рок-сюитада төп рольне уйнавы. Әлеге спектакль тамашачы тарафыннан бик җылы кабул ителә. Бу ролендәге уңышлы чыгышы өчен күптән түгел Россиянең Мөфтиләр шурасы һәм Россиянең Үзәк Европа өлеше мөселманнары Диния нәза-рәте рәисе Равил Гайнетдинов аны "Әл-Фәхер" ордены белән бүләкләгән.

 

Җырчының үзенчәлекле репертуарын иң беренче чиратта татар җырлары алып тора. Ул үзе дә: "Мин халкымның моңнарыннан башка үземне җырчы итеп сизә алмыйм", – ди. Казан егете булып үссә дә, Альберт Әсәдуллин саф татарча өйрәнеп, әнисенең җырларын тыңлап үсә. Хәер, алай булмаса, "Тәфтиләү", "Хуш, авылым", "Киек казлар"ны җиренә җиткереп башкарып булмас иде ул.

 

– Халкыбызның "Тәфти-ләү" җыры минем өчен һәрвакыт дога булып яңгырады, – ди ул. – Шуңа күрә мин аны гадәти бер җыр кебек кенә башкара алмыйм. Анда азан тавышы да, дога укыган мизгелләр дә килеп керә. "Хуш, авылым" җыры белән дә шулай ук. Әлеге җырны көйли башлаганда ук әнием күз алдына килеп баса, аның белән сөйләшкән мизгелләр искә төшә. "Әйдә, әнкәй, утыр әле яннарыма. Сөйләшик әле бер", – дим аңарга, ә ул исә: "Сөй-ләшергә сүз күп булыр ул. Иң мөһиме – илеңне онытма, улым", – ди миңа. Аларның һәммәсе дә җыр эчтәлегенә кергән.

 

Альберт Әсәдуллинның үзенчәлекле җырларын тамашачы Казанда узачак юбилей концертында күрә алачак. Гомумән, ул башка җырчылардан үзенең күпкырлы жанрда иҗат итүе белән аерылып тора. Концерт программасында җырчы фольклор, заманча, классик җырларны да, джаз да башкарачак. "Профессиональ сәхнәгә басканчы, үзешчән сәнгатьтә башкарган рок стиле дә урын алачак. Аны бит иҗаттан сызып ташлап булмый", – ди ул. Әлбәттә инде, танылган татар композиторлары Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхин, Мансур Мозаффаров репертуарыннан да җырлар башкарылачак.

 

Ни генә әйтсәң дә, җырчының иҗатында беренче урында фольклор тора. Аннан соң классика, аннан инде рок... Әсәдуллинның "Эн-җеләр" җыр җыентыгында бу үзенчәлекле стильне тагын да ачык тоемларга мөмкин. Дөрес, кайвакыт Россиянең икенче башкаласында яшәүче җырчыга: "Татарча җырлау кемгә кирәк соң ул?" – диючеләр дә бар. Әмма Альберт Әсәдуллинның андыйларга җавабы әзер: "Әгәр дөньякүләм җырчы булып таныласың килә икән, төрле телләрдә җырларга кирәк. Мин иң беренче чиратта – татар җырчысы. Халкыбыз моңнары – чиста су кебек бит ул. Һәм бу бүгенге заманда үзенчәлекле йөзеңне булдыру өчен кирәк", – ди ул.

 

Кызганыч, кайбер вакытта артык заманлашып, милли моңнарыбызны санга сукмаучыларыбыз да еш очрый. Ә Альберт Әсәдуллин татар моңына тугры кала торганнардан. Чөнки ул аларны балачагыннан ук күңел сандыгында саклый белгән.

 


Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 1 | 01.01.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»