поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
04.06.2013 Тарих

1860 елда Байгилде авылына күчеп килүчеләр турында Х ревизия кенәгәсендәге мәгълүматлар

XVIII йөз – XIX гасырда авыл халкының саны, гаилә әгъзаларының яше, балалар саны, кешеләрнең исемнәре һәм тагын күптөрле мәгълүмат салым җыю өчен Россия хөкүмәте тарафыннан даими рәвештә уздырылып килгән халык санын исәпкә алу кенәгәләрендә – ревизия материалларында теркәлгән. Бу язмалар авыллардагы халыкның артуын яки кимүен, шул исәптән күченеп китүчеләрне яки килүчеләрне дә барларга мөмкинлек бирә.

Без әлеге мәкаләбездә Башкортстанның Нуриман районы Байгилде авылына 1860 елда элекке Оренбург губернасы (1865 елдан – Уфа губернасы) Минзәлә өязе – хәзерге Татарстанның Актаныш районына кергән Измәй авылыннан килүчеләр турында X ревизия кенәгәсе (1859 ел) язмалары буенча сөйләрбез.

Әйтергә кирәк, Нуриман районының берничә торак пунктында яшәүчеләрнең саны 1860 елда шушы авылдан күченеп килүчеләр хисабына арта. Безнең уебызча, игенчеләрнең туган җирләрен ташлап, соңгы мал-туарларын һәм мөлкәтләрен сатып ерак җирләргә чыгып китүләренә иркен җирләр һәм яхшы биләмәләр эзләү сәбәп булган. ХIХ гасырның беренче яртысында да игенчеләрнең күченү хәрәкәте, элекке еллардагы кебек үк, үз җае белән барган. Миграцион процесслар хакимият тарафыннан ныклап күзәтелмәгән һәм җайга салынмаган була. Игенчеләр, хакимият тудырган күп кенә каршылыкларны, чикләүләрне һәм тыюларны, җәфалауларны читләтеп узып, яңа урыннарга барып төпләнгән.

Бары тик 1824 елның 18 мартында гына император тарафыннан аз җирле губерналардан күп җирлеләренә күченүнең кагыйдәләре раслана. Бу кагыйдәләр күченүче крестьяннарга хөкүмәт тарафыннан кайбер ташламалар һәм ярдәм итүне гарантияли. Ташламалар күп очракта тәкъдим ителмәгән, бик еш кына күченүләр хакимият белән килештерелмичә башкарылган. Нәтиҗәдә, яхшы тормыш эзләүчеләргә зур авырлыкларга түзәргә туры килгән. Алар еш кына юлда ачлыктан һәм авырулардан үлгән, хуҗалык итү өчен кулай булган җирләрне эзләп, шактый ил гизеп йөргән, ә кайчакта, яхшы торыр урын таба алмыйча, бөлеп, туган авылларына кайтып егылган.

Байгилде авылы ХVII гасырдан ук мәгълүм. «Олы Күл буендагы Байгилде авылы» архив чыганагында 1651 елда беренче тапкыр искә алына. Типтәрләр бу җирләргә соңрак, 1763 елда, Бүләкәй-Күдәй волосте башкортлары белән килешеп, аларның вотчина җирләренә күчеп утыралар. Күчеп утырган 14 хуҗалык Чураш авылы башкортларыннан елына 2 сум хакына җир сатып ала. Алар арасында 4 бертуган Бикбов балалары да була: Бикбай, Абзан, Исмак, Муслум. Соңрак Абзанның улы Гаделшә 2 нче типтәр полкында сотник булып хезмәт итә һәм 1825 елда дворян исеменә лаек була. Күченүчеләр арасында Казанбай дигән кеше дә була. Әлеге көндә Байгилде авылы уртасындагы күл Казанбай дип атап йөртелә.

Башкорт тарихчысы А.3.Әсфәндияров мәгълүматлары буенча, 1861 елда, җирләре аз булу сәбәпле, хакимият тарафыннан Измәй һәм Байбулат авыллары кешеләре Уфа өязенең Бүләкәй-Күдәй волостена күчерелә. 1872 елда бу авыллар урнашкан урыннарда инде торак пунктлар булмый (Асфандияров А.3. Аулы мензелинских башкир. – Уфа: Китап, 2009. – С.329).

Архив материаллары буенча исә, 1860 елда Байгилдегә Измәй авылыннан барлыгы 32 гаиләне үз эченә алган 23 хуҗалык (һәммәсе 134 кеше), 300 чакрымны бер ай чамасы вакыт эчендә үтеп, килеп урнаша. Болар Измәй атамалы татар авылыннан күченгән типтәрләрнең бер өлеше генә. Калганнары Байгилдегә күрше Теңкәш, Үкәрле, Нимесләр авылларына таралып урнашкан.

Байгилде авылына күченүчеләрнең 78е ир-ат, 56сы хатын-кыз булган, ягъни беренчеләре икенчеләренә караганда 16%ка күбрәк. Күченүчеләр арасында ир-атларның күп булуын аңлату шактый кыен. 1834 елгы мәгълүматларга караганда, Измәй авылында яшәүчеләр арасында бу аерма зур түгел (52% ка 48%). Байгилде авылы халкының ир-ат һәм хатын-кызлары арасында да шуңа охшаш чагыштырма күзәтелә.

Күченеп килгән ирләрнең уртача яше, хатыннарыныкы белән чагыштырганда, 5,6 елга зуррак. Бары тик бер хатын гына иреннән 8 яшькә өлкән. Ә «икенче хатын» дип язылган хатыннар ирләреннән 20-23 яшькә кечерәк. Биредә шунысын искәртү мөһим: күчеп килүчеләр арасында ике хатынлы ирләр булмаган. Халык санын исәпкә алу документларында «икенче хатын» төшенчәсе «беренче хатын» үлгәннән соң, ирнең алган хатынын аңлаткан.

Күченүчеләр арасында 60 һәм 63 яшьләрдәге ике тол карт һәм 38, 53, ике 60 яшьтәге дүрт тол хатын-кыз бар. 31 яшьлек бер игенче үзе генә күченә, ул ревизия кенәгәсендә бердәнбер чукынган татар булып язылган.

Күченеп килүчеләрнең яшь үзенчәлекләре дә игътибарга лаек. Ир-атларга да, хатын-кызларга да уртача 23 яшь. Хуҗалык башлыкларының уртача яше – 43, ә хатыннарының – 36. Күченүчеләр арасында картлар да булган. Алар: ир-атлардан 63 яшьлек Фәйзулла Мөсәгыйтов, 61 яшьлек Ризван Рахманкулов, хатын-кызлардан 62 яшьлек Мөлхия Әхмәрова, 60 яшьлекләр Хөббениса Гобәйдуллина һәм Шаһиззадә Галикаева.
IХ һәм Х ревизия кенәгәләре мәгълүматларыннан күренгәнчә, 1850-1859 еллар аралыгында гаилә әгъзаларыннан 16 кеше вафат булуы мәгълүм. Алар уртача 38 яшьтә бакыйлыкка күчкән: иң яшенә – 9, иң олысына 72 яшь. 9 ел эчендә дөнья куйган гаилә башлыкларына уртача 62 яшь булган. ХIХ гасыр урталарында Россиядә уртача гомер озынлыгы 34 ел булуын искә алганда, болар шактый уңай күрсәткечләр. Вафат булучылар арасында 9-16 яшьлек 5 ир углан, 28-50 яшьлекләр 6, калган 5 ир-ат 50 яшьтән югары. Сабый балалар үлемен төгәлләштерү мөмкин түгел, чөнки 1850 һәм 1859 еллардагы халык санын исәпкә алу аралыгында туган һәм үлгән ир угылларның саны теркәлмәгән. Ахирәткә киткән хатын-кызлар бөтенләй хисапланмаган.

Бу вакыт аралыгында туган бала­ларның 31е халык санын исәпкә алу көненә кадәр яшәгән. Алар – 16 ир угыл һәм 15 кыз. Елына уртача 3,5 бала туры килә.

Күченеп килгән гаиләләрдә 17 яшь­кәчә 60 бала теркәлгән. Бу мәгълүматлар хатыннары бала тудыру яшендә булган 23 гаиләгә карый. Бер гаиләгә уртача 2,8 бала туры килә. Балаларның уртача яше – 8,1. Ир балалар 35, аларга уртача 8,8 яшь, ә кызлар 25, аларга уртача 7,6 яшь. Монда да ир балалар белән кызлар саны арасында аерма зур булуы күренә.

Халык санын исәпкә алу кенәгәсендә гаилә кормаган 19-26 яшьлек егет һәм кызлар да язылган һәм алар ата-аналары белән бергә яшәгән. Андыйлар 14 кеше булган. Бу 18 яшьтән өлкән 40 ир-атның һәр өченчесе буйдак икәнлеген аңлата. Мөгаен, алар төрле социаль һәм матди сәбәпләр аркасында гаилә кора алмагандыр. Кызлар арасыннан бары тик 20 яшьлек бер туташ кына кияүгә чыкмаган һәм ата-анасы белән көн күргән.

Яңа күченеп яшәүчеләрнең гаилә составы да төрле. Гаиләләрдә уртача 6,2 кеше яшәгән. Структурасы буенча гаиләләрнең ике формасы булган: кече һәм башка чыкмаган (аерылмаган).

Тулы булмаган гаиләләр дә очрый. Бер ир-ат хатынсыз һәм әле өйләнмәгән уллары белән яшәгән. Аның олы улына 21 яшь булган. Ә тол хатыннар Шаһиззадә Галикаева (60 яшьлек) һәм үзенең 16 яшьлек кызы белән Гафия Миңлебаева (53 яшь) ирләрсез генә яңа яшәү урынына күченгән.

Кече гаилә ир-хатын һәм балалардан торган. Мондый гаиләләр Байгилде авылына яңа күченүчеләр арасында унау булган.

Башка (аерылмаган) чыкмаган гаиләләрнең ике варианты булган: атадан аерылмаган һәм өйләнгән абыйлары белән яшәүчеләр.

Башка чыкмаган гаиләләр өчәү. Өйләнгән угылларның хатын һәм бала-чагалары белән озак еллар буе ата-анасының гаиләсендә яшәве теркәлгән. Моңа аларга уртача 38,5 яшь булганлыгы дәлил булып тора.

Ага-энеләр белән бергә яшәүче 8 гаилә теркәлгән. Дүртесендә өйләнмәгән ир туганнар өйләнгән бер агасының гаиләсендә яшәгән. Өч очракта бер хуҗалыкта ике агай-эне хатыннары белән яшәгән, бары тик бер очракта гына өйләнмәгән ир туганнар бергәләшеп яшәгән.

Зур угыллар да үзләренең ата-аналары белән яшәвен дәвам иткән, ә берничә туган хәтта өйләнгәннән соң да еш кына үз хуҗалыкларын оештырмаган. Мөгаен, бу хуҗалык итүнең кыенлыклары белән бәйләнгән – угыллар, аеруча үсеп җиткәннәре, ата-ана гаиләсендә беркайчан да артык кашык булмаган. Шуның өчен алар гаилә коргач та еш кына ата-аналары белән яшәүне дәвам иткән. Игенче хуҗалыгында эшче кулларга ихтыяҗ бик зур булган. Бергә яшәгәндә кече яшьтәге балаларны тәрбияләү эшен каенана башкарган, ә бу исә өстәмә эшче көч булган киленнең хуҗалык эшләренә вакытын калдырган.

Шулай итеп, өчтән бер чамасы гаилә башка чыкмаган. Бу һәрбер өченче яшь гаилә үз хуҗалыгын һәм йортын кормаган дигән сүз. Безнең фикеребезчә, мондый күренеш өч сәбәп белән аңлатыла. Беренчедән, игенче гаиләләренең матди хәле һәрвакытта да яшь гаиләгә аерым хуҗалык булып аерылып чыгарга, шәхси йортларын төзергә мөмкинлек бирмәгән. Икенчедән, ата-аналар ярдәменнән башка яшь гаиләгә кечкенә яшьтәге балалар белән хуҗалык эшләрен алып бару шактый кыенга туры килгән. Чөнки әби белән бабай балаларны тәрбияләргә булышкан һәм яшь ата-анага хуҗалык эшләре алып бару мөмкинлеге тудырылган. Өченчедән, бу елларда типтәрләр җирне арендага алганнар, ә аның хуҗалары булмаганнар. Шуның өчен дә күп гаиләләр, күрәсең, яңа өй төзүне кулай күрмәгән, ә өстәмә йорт кушып салу хисабына тору урынын киңәйткән. Яңа өйләр төзелү күрше башкортларда канәгатьсезлек тудырыр иде. Бу турыда алар крестьяннарга һәм хакимияткә искәртеп тә торган.

Ревизия кенәгәсе мәгълүматлары типтәрләрнең башлы-күзле булуга, гаилә коруга бик җитди караганлыгын һәм кызларны балигъ булмыйча кияүгә бирергә яки кияүгә алырга ашыкмаганлыкларын искәртә. Бары тик 16 яшьлек бер хатын-кыз гына олы яшьтәге «беренче хатын»ы вафат ир-атның «икенче хатын»ы булган. Шул ук вакытта 20 яшьтән өлкән, кияүгә чыкмаган кызлар да булмаган.

Байгилде авылының төп халкында да шуңа охшаш вазгыять күзәтелгән. Биредә 91 кияүгә чыккан хатын-кызның бары тик берсе генә 17 яшьтә булган, ә унысы 18 яшьлекләр. Бу хатыннарның гаилә тәҗрибәсе (2-3 ел) булган дип уйлау да урынсыз, чөнки халык санын исәпкә алу вакытында аларның берсенең дә баласы булмаган, ә 20-23 яшьлек хатын-кызларның 1-3 яшьләрдәге балалары булуы теркәлгән.

Күченеп килүчеләрнең гаилә составын өйрәнү кайбер гаиләләрнең яңа урынга якын кардәшләре белән клан булып килеп төпләнүләрен ассызыклый.

Әйтик, Байгилде авылына Яхъя Кәүсәровның (1857 елда вафат) уллары, 60 яшьлек Хөббениса исемле әниләре, өч килене һәм балалары килеп урнаша. Бу 18 кешедән торган 3 гаилә. Аларга ире (кияве) белән Яхъяның апасы һәм балалары, 8 кешелек гаиләсе белән киявенең абыйсы күченгән. Җәмгысы – 29 туган-тумача.

Ерак төбәкләргә яхшы җирләрне эзләп Рахманкулның ике баласы Ризван һәм Баһман да күченгән. Бу ике гаиләдә 17 кеше булган. Моннан тыш Баһман үзенең 3 баласы белән бергә 1854 елда вафат булган бертуган абыйсы Ногманның 3 җитлеккән улын да алып килгән (17-24 яшьлекләр). Алар белән бергә 12 кешелек гаилә тәшкил иткән туганнан туганнары – ике агалы-энеле Габдрахмановлар да күченгән. Җәмгысы – 32 кеше.

Шулай ук үзләренең гаиләләре белән өчәр агалы-энеле Җәмилхановлар (16 кеше) һәм Кидрачевләр (20 кеше) дә күченә.

Иң өлкән күчеп килүче 63 яшьлек Фәйзулла Мөсәгыйтов үзенең балалары, оныклары, вафат булган абыйлары Гобәйдулла һәм Әхмәтвәли Мөсәгыйтовның балалары, Әхмәтвәли Мөсәгыйтовның тол хатыны, исән абыйсы Төхфәтулла һәм аның хатыны, өйләнгән улы Фәһимуллалар белән юлга кузгала. Бу зур гаилә, Байгилде авылына күченеп, ике хуҗалык кора. Алар барлыгы 18 кеше була.

Нәтиҗәдә, 115 кешедән торган (134 күчеп килүчедән) 5 зур клан, мөгаен, күченүчеләрнең әйдәманнары булгандыр һәм алар Байгилде авылына яңа күченеп килгәннәрнең төп асылын тәшкил иткән.

Байгилде авылына күчеп килүчеләр һәм җирле кешеләрнең исемнәре, бу исемнәр арасындагы охшашлык-аерымалар да шактый кызыклы.

134 күчеп килүчедә 125 төрле исем булып, шуларның 77 се ир-ат һәм 48 хатын-кыз исеме. Бибифатыйма (Фатыйма) исеме аеруча еш кушылган. Бу исем, мөгаен, күченүчеләр арасында яңа булгандыр, чөнки Бибифатыйма исемендә 6, 9 һәм 16 яшьлек 3 кыз бала булган. Байгилде авылы хатын-кызларына Бәдерниса, Бибисәрбиҗамал, Газизәвафа исемнәрен кушу да киң таралган.

Шул ук вакытта күчеп килүчеләрнең һәм җирле халыкның исемнәре тәңгәл дә килә. Күчеп килүчеләр арасындагы 125 исемнең 52 се (37%) (38 ир-ат (49%) һәм 14 (29%) хатын-кыз) Байгилде авылының төп халкы исеме (347 исемнән 15%) белән тәңгәл.

Күчеп килүчеләрдә Байгилде авылында очрамаган исемнәр дә күзәтелә. Алар – Баһман, Баһаветдин, Гафурун, Ризван, Сәйфелмөлек, Ситдыйк, Суфьян, Төхфәтулла, Гайшә, Гафия, Садыйкелҗамал, Фәнига, Фатыйма, Хәдичә, Хәлилә исемнәре.

Ревизия кенәгәсендәге язмалар нигезендә, түбәндәге нәтиҗәләрне ясарга мөмкин. Байгилде һәм Измәй авылы халкы типтәр сословиесендә булган (1795 елгы ревизиядә Измәй авыл халкы «государственные ясашные тептяри» дип аталган). Аларның тормыш итү, хуҗалык алып бару рәвешендә охшашлыклар күзгә ташлана. Татар телендә сөйләшүче типтәрләрнең исем-атамалары барысы да диярлек ислам дине белән бәйләнгән.

Күченгән гаилә башлыкларына, аларның өйләнгән улларына һәм ага-энеләренә уртача 42 яшь, ә хатыннарына 36 яшь булган. Ә Байгилде авылында гаиләләр яшьрәк: өйләнгән ир-атларга уртача 39, ә ханымнарга 32 яшь. 18 яшькә кадәрге балалар бер чама – барлык күченүчеләрнең 48% ын, җирле халыкның 46% ын тәшкил иткән.

Әмма күченеп килүчеләр арасында 18 яшьтән өлкән егетнең 14е (35%) өйләнмәгән, аларның уртача яше 24,5 елны тәшкил итә. Ә җирле халыкта бу күрсәткеч ике тапкыр кимрәк, ягъни 18%ка тигез һәм аларга уртача 26 яшь. Аның каравы, 18 яшь һәм аннан да өлкән туташлар күчеп килүчеләр арасында нибары ике генә булган. Шулай ук Байгилде авылының җирле халкында да алар нибары өчәү. Күчеп килүчеләр арасында ни өчен киленнәргә шундый зур кытлык булуын аңлатуы кыен. Мөгаен, кияүгә чыккан хатын-кызларның үлем күрсәткече югары булу сәбәпле, 18 һәм аннан да өлкән яшьтәге кызлар өлкәнрәк ир-атларның вафат булган хатыннарын алыштыргандыр. Күрәсең, хатынын югалткан гаилә башлыгы җәмгыятьтә яшь кияүләрдән өстенрәк булган, чөнки ул үз балаларын хатын-кыз, ана назыннан мәхрүм калдыра алмаган. Моны күчеп килгән 27 гаиләдә 10 хатынның үз ирләреннән 20-23 яшькә кечерәк булуыннан чыгып та әйтергә мөмкин. Бу фактлар кәләшләрнең җитмәве яңа урынга күчүнең бер сәбәбе булган дигән фикер тууга этәрә.

Революциягә кадәр гаилә кору социаль-рухи мәгънәгә генә ия түгел, ә икътисади яктан күпкә әһәмиятлерәк булган. ХХ гасыр башының күренекле аграр икътисадчысы А.В.Чаянов фикеренчә, гаиләнең зурлыгын аның хуҗалыгы зурлыгы да билгеләгән. Һәрбер игенче гаиләсе үз гаиләсенең потенциаль мөмкинлекләрен тулысынча гамәлгә ашырырга омтылган.

Боларга бәйле рәвештә, гаиләләрдә күп санда балалар, өйләнмәгән егетләр һәм ирләр булу крестьян хуҗалыкларын, гаиләнең хезмәт потенциалын тулысынча файдалану өчен, яңа төбәкләр табарга һәм күчеп китәргә мәҗбүр иткән. Алар үзләренең гадәти тормышлары белән күп уртаклыклар булган авылларга күченгән. Бу очракта Байгилде авылына күчеп килүчеләр һәм җирле халык арасында охшашлыклар аермаларга караганда күбрәк булган. Байгилде авылында яңа барлыкка килгән 23 хуҗалык авылның 24%ын тәшкил иткән, ә 134 күчеп килүче кеше авыл халкын 23%ка арттырган. Нәтиҗәдә, Байгилде авылында барлыгы 580гә якын кеше яши башлый. Күчеп килүчеләр хәзер дә җирле халык тарафыннан элек «Яңалар урамы» дип исемләнгән урамда гомер итә.

Югарыда тасвирланган вакыйгалар XVIII-XIX гасырларда безнең төбәк өчен гадәти күренеш булган. Игенчеләр Урал буйларына Урта Идел төбәгеннән, Россиянең үзәк губерналарыннан салымнардан качып, җирсезлектән котылу өчен, яңа, уңдырышлы җирләргә өмет итеп күченгән. Аерым чорларда хакимият тә мондый миграцияләрне яклаган һәм өлешчә ярдәм иткән. Измәй авылы типтәрләре белән бәйле очракны без локаль күченү дип атар идек. Алар, кантон идарәсе булган төбәктән 300 чакрым юл үтеп, чагыштырмача кеше аз яшәгән, буш җирләргә бай урынга килеп урнашкан.

Бүген Актаныш районында Измәй дип аталган торак пунктның булмавын искәртсәк, күченүдә бөтен авыл катнашкан дип фаразларга мөмкин. Яңа урынга күченүчеләргә, җирләрне арендага алу белән бәйле рәвештә, берничә авылга бүленеп урнашырга туры килгән. Измәй авылы типтәрләре, күрше авылларга төпләнгәндә, туган-тумачалык принцибы нигезендә бүленгән. Туганнары ярлы хуҗалык вәкилләрен дә үзләре белән калдырган. Бу күренеш татар авылларында туган-тумачалар кланнарының йогынты көче булган, дип әйтергә нигез бирә. Тагын бер нәтиҗә – мондый күченүләр төрле төбәкләрдән килгән татарларга күршеләре белән аралашу, гаилә кору, туганлык мөнәсәбәтләре урнаштыру өчен дә шартлар тудырган.

Салават ИСМӘГЫЙЛЕВ, Башкортстан Республикасы Нуриман районы Байгилде авылы лицееның тарих укытучысы 

1859 нчы елгы Ревизская сказка


Салават ИСМӘГЫЙЛЕВ
Безнең мирас
№ 5 |
Безнең мирас печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»