поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
02.01.2009 Җәмгыять

ӘСГАТЬ АБЫЙ ҮЛЕМНӘН КОТКАРДЫ

30 декабрьдә танылган мәрхәмәт иясе, иганәче Әсгать ага Галимҗанов тагын бер яхшылык эшләде. Ул Казахстаннан күчеп кайтып, яшәргә урыннары булмаган, сиксән яшькә якынлашып килүче Наилә һәм Габдулла Һадиевларны Татарстан урамындагы фатирына вакытлыча, җәйгә чыкканчыга кадәр яшәргә кертте. Наилә Әкбәр кызы, беренче группа инвалид, ике аягы да киселгән, сукыр. Чөнки ул күптәннән инде шикәр авыруы белән газап чигә икән.

Наилә ханым тумышы белән Саба районының Сатыш авылыннан. Ә ире Габдулла абый Мамадыш районының Югары Сөн авылыннан. Алар, яшь чакларында бәхет эзләп, Казахстан якларына китеп барган. Монда кем булып кына бил бөкмәгәннәр, төрле эшләрдә газап чиккәннәр. Авыл җирендә, совхозда, салкын өйләрдә яшәгәннәр. Бер совхоздан икенчесенәдә күченеп караганнар. Гел туган якларына кайту турында хыялланганнар. Тугыз баланы тәрбияләп аякка бастырганнар. Рушания һәм Раилә исемле кызлары күптәннән Казанда яши икән. Алар Ленинград урамындагы тулай торакта өч бала белән 19 кв метрлы бүлмәдә тора. Рушания эше буенча ничектер Әсгать абый белән танышып китә. Ул аңа әти-әнисенең авыр хәле турында сөйли. "Казанга кайтсыннар, ярдәм итәрмен", – ди Әсгать абый.

 

Моннан бер ай элек Наилә ханым белән Габдулла абый Казанга кайтып төшкән. Аларны Әсгать абый яхшы иттереп каршы алган, матди ярдәм күрсәткән. Алар кызлары янында тулай торакка урнашкан.

 

– Бүлмәдә кеше күп, эссе, йөрергә дә урын юк иде. Инде соңгы минутларым җитте дип уйлаган идем. Әсгать үз фатирына вакытлыча яшәргә кертеп, мине үлемнән коткарды. Аңа Аллаһының рәхмәтләре яусын. Хәзер үземне оҗмахтагы кебек хис итәм, дарулар алырга акчам гына җитсен инде, инсулинсыз бер генә көн дә яши алмыйм, – ди Наилә апа.

 

– Өчәр катлы коттеджлар, берничә фатиры, бакчасы булган кешеләр күп бит. Нигәдер алар мохтаҗларга ярдәм итәргә ашыкмый, мин исә кешеләргә булышсам, алардан рәхмәт ишетсәм, күңелемә тынычлык алам, – ди Әсгать ага.

 


---
Ватаным Татарстан
№ 1 | 01.01.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»