27.05.2013 Мәдәният
XI “Нәүрүз” спектакльләре: “Медея-Керчиктер” моноспектакле
Төрки халыкларның XI “Нәүрүз” Халыкара театр фестиваленең шәрәфле кунакларының берсе Вс.Мейерхольд исемендәге Үзәк (Мәскәү ш.) булачак. Алар фестивальгә немец драматургы Хайнер Мюллер пьесасы буенча куелган “Медея-Керчиктер” моноспектаклен алып килә. Спектакльдә төп рольне якут фолк музыкасы йолдызы, “Олонхо” театры һәм П.Ойунский исемендәге Якут академия театрының әйдәп баручы артисты, Россиянең халык артисты, Саха-Якутия Республикасының Дәүләт премиясе иясе, Саха-Якутия Республикасының халык артисты Степанида Борисова башкара.
Моноспектакль 4 июнь көнне 18.00 сәгатьтә В.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театрының кече сәхнәсендә күрсәтеләчәк.
Степанида Борисованың “Нәүрәз”гә кунакка беренче мәртәбә генә килүе түгел. 2011 елда артист фестивальгә тойук – якут фольклорының үзенчәлекле җыр төрен бөтен дөньяда иң оста башкаручы буларак килгән иде (http://www.tatar-inform.ru/news/2011/05/04/268801/). 2012 елда Степанида тамашачыларны Тыва шаманы Лазо Монгуш Кабан күле ярында “чистарыну йоласы”н башкарганда җырлап шаккатырды. Быел үзенең серле һәм колорит җырчы-шаман образына тугры калган театр примасын Казан бөтенләй башка амплуада күрәчәк.
“Медея-Керчиктер” моноспектакле – “Медея”нең классик антик сюжетының гадәти булмаган интерпретациясе. Режиссеры – Вс.Мейерхольд исемендәге Үзәкнең магистратурасын тәмамлаган Шамил Дыйканбаев.
Дыйканбаев спектаклендә Степанида Борисова Хайнер Мюллер текстын якут манерасында башкара. Ул җанландырган Медея – тәңрече, шаман. Әйтерсең, вакыйга шаман йоласы белән антик драма арасындагы тирбәлеп торучы куркыныч чик сызыгында бара. Бу тарих үч алу яки акылдан язу турында түгел, бу – тән һәм тавыш белән үткәннең чынбарлыкта да яшәве турында сөйләп бирү. Үткәннәрнең җибәрмәве һәм теләсә кайсы мизгелдә калкып чыга алуы турында.
XI “Нәүрүз” фестивале афишасында режиссер Шамил Дыйканбаев сәхнәләштергән тагын бер спектакле бар – Чыңгыз Айтматовның “Дөя күзе” (“Верблюжий глаз”) әсәре мотивлары буенча “Учур” Дәүләт яшьләр театрында (Кыргызстан, Бишкек ш.) куелган “Анархай” драмасы. “Анархай”ны 6 июньдә 18.00 сәгатьтә шулай ук В.Качалов исемендәге Театрның кече сәхнәсендә күрергә мөмкин булачак.
Исегезгә төшерәбез, Төрки халыкларның XI “Нәүрүз” халыкара театр фестивале Казанда 3-7 июнь көннәрендә узачак. XI “Нәүрүз” фестиваленең төп программасына Россиядәге төрки телле республикаларның, шулай ук Төркия, Азербәйҗан, Төркмәнстан, Кыргызстан һәм башка илләрнең драма һәм курчак спектакльләре керәчәк.