|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.01.2009 Бәйрәм
1 ГЫЙНВАРДА ТУГАННАРЯңа елны каршылау, гадәттә, 1-2 гыйнварда да дәвам итә. 31 декабрьдә гаилә белән бәйрәм ителә, ә яңа елның беренче көннәрендә дуслар үзара кунакка йөрешә. Ләкин арабызда Яңа ел белән бергә туган көнен билгеләүче шәхесләр дә бар. Кыш бәйрәме белән аларның туган көннәре онытылмыймы? 1 гыйнварда гомер бәйрәмен билгеләп үтүнең үзенчәлеге нидә? Туган көннәрен ничегрәк каршы алулары турында Ринат ТАҖЕТДИН, Фәрит ХАТЫЙПОВ һәм Шамил МАННАПОВтан сораштык.
Ринат ТАҖЕТДИН, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты:
– Декабрь азагы-гыйнвар башы минем өчен бәйрәм чоры. Яңа ел ыгы-зыгысы, туган көн мәшәкатьләре – барысы да бергә. 31 декабрьне, гадәттә, балаларыбыз, оныкларыбыз белән бер табын артында каршы алабыз. Ә 1 гыйнварда исә безнең өйдә җыелышабыз. Гадәттә, бу көнне дусларыбыз килә.
Кемдер, бәлки, Яңа ел белән туган көннең кадере калмый дип уйлыйдыр. Ләкин алар аерым бәйрәм. Бер тапкыр да туган көнемне онытканнары булмады. Һәрвакыт котлыйлар, шалтыраталар, кунакка киләләр.
Кемгә ничектер, ә минем өчен Яңа ел – ул туган көн. 31 декабрь җитә башласа, “Әһә, мин әйтәм, тагын бер елга олыгаям икән”, дим. Быел менә, Аллага шөкер, 71 яшемне тутырдым. Узган ел юбилеемны гаиләдә дә, Камал театрында да зурлап билгеләдем. Сәхнәдәш дусларым, тамашачылар котладылар, рәхмәт яусын.
Балачакта туган көн уздыру гадәте юк иде. Бу аңлашыла да, авыр еллар бит! Әти-әнинең мәшәкатьләре күп, биш балалы гаиләне туендырасы, тәрбиялисе, аякка бастырасы бар, бәйрәм кайгысы юк. Ләкин әни һәрвакыт туган көнем хөрмәтенә белен пешерә иде. “Бүген Ринатның туган көне”, дип әйтә иде. Иртәнге чәй табыны безнең өчен иң зур сый булды. Әни мичтә әзерләгән беленнең исе һаман да борынны кытыклап тора.
Әти әйтүенчә, 29 яисә 30 декабрьдә туганмын. Ләкин ул көнне авыл Советы эшләмәгән. 1 гыйнварда баргач, шул көнне туган дип язылган документ тоттырып җибәргәннәр.
Фәрит ХАТЫЙПОВ, баянчы:
– Безнең гаиләдә барысы да гыйнварда туган. Хатыным, балаларым – “кыш” кешеләре. Шулай да, бәйрәм аеның ачылышы миннән башлана.
1 гыйнварда узган туган көннең үзенчәлеге бәйрәмнең аз чыгымлы булуындадыр, мөгаен. Яңа елга корылган табын туган көнгә дә әзерләнә. Ике бәйрәм берьюлы узу рәхәт тә, күңелле дә. Гадәттә, 31 декабрьдә үк котлый башлыйлар. Сәгать телләре уникене суккач, туган көнем башлана. “Яңа ел белән!” дигән котлаулар белән бергә “Туган көнең белән!” дигән сүзләр яңгырый. Яңа ел төнендә Чыршы янына чыккач, мине танып белгәннәр: “Фәрит абый, бәйрәмегез белән!” – диләр. Туган көнемне истә тотып әйтәләрдер инде. Рәхмәт яусын аларга. Яңа ел минем өчен гомер бәйрәме дигән сүз.
Мәрхүмә әнием, син декабрь азагында тудың, ди торган иде. Ләкин документлар буенча, 1 гыйнвар дип исәпләнәм. Кемдер башка көнне туганын белсә, ике¬шәр тапкыр бәйрәм итә. Ә мин 1 гыйнварда үткәрергә күнеккән.
Иң истә калган тантана – тамашачыларым белән бергә 50 яшьлек юбилеемны уздыру. Арча районы хакимияте ат бүләк иткән иде.
Шамил МАННАПОВ, шагыйрь:
– 1 гыйнвар минем өчен икеләтә бәйрәм – Яңа ел һәм туган көн. Ел башында дөньяга килгән кешеләрнең барысы да шулай кабул итәдер дип уйлыйм. “Гыйнвардашларга” дигән шигырем дә бар. “Әти-әниләргә, илгә икеләтә зур куаныч тудырып, аларга бәйрәм куанычын кайтара алсак иде”, дип яздым.
Әлбәттә, тууым 1 гыйнварга ук туры килмидер. Әни әйтүенчә, декабрьнең соңгы көннәрендә дөньяга аваз салганмын. Метрикага 1 гыйнвар дип язганнар. Шәгъбан аенда тудың, шуңа сиңа Шамил исеме куштык, дип сөйли иде әни.
Туган көнемдә туганнарым, дусларым белән очрашабыз. Бер табында утырабыз. Әлбәттә, Яңа ел шаукымы белән онытып калучылар да бар. Ләкин аларга үпкәләмим. Иң мөһиме – якын кешеләрем онытмасын.
Истәлекле бүләкләргә килгәндә, акча биргәннәрен яратмыйм. Моны якыннар да, туганнар да белә.
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА |
Иң күп укылган
|