поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
19.05.2013 Авыл

Яңа Норлат авылы яши һәм яшәячәк әле...

Моннан берничә ел элек без аның белән очрашкан идек инде. Хәмзә хәзрәт бик тә акыллы, төпле, гыйлемле кеше буларак хәтеремдә калган. Яңа Норлат авылында моннан унөч ел элек иске кибет бинасын үзгәртеп төзелгән яңа мәчет, аның имамы Хәмзә Әхмәтсафа улы Мөхәммәтҗанов турында “Бердәмлек”тә язмам да дөнья күрде.

Хәзрәт җирле хуҗалыкның таркалуы, авылда торак йортларның саны елдан-ел кимүе хакында борчылып, ачынып сөйләгән иде.

Менә тагын бу тынгысыз милләттәшебез белән очрашырга насыйп булды. Беренче карашка, ул аз гына да үзгәрмәгән, маңгаенда берничә җыерчыгы гына арткан димме.

- Колхоз тормышының таркалуына да байтак еллар үтеп китте бит инде. Шулай булса да авылыбыз үлмәде, һаман яши әле. Бүгенге көндә авылда утызлап йорт бар. Ә мәчеткә йөрүчеләр юк дәрәҗәсендә, олы яшьтәгеләр бакыйлыкка күчеп беттеләр, ә коммун чорында тәрбияләнүчеләр бирегә юлны бөтенләй белмиләр, - дип сөйләп китте хәзрәт.
- Берүзем һәр көнне мәчеткә киләм дә, азан әйтеп, намаз укыйм. Өлкән яшьтәге әбиләрне дәшеп караган идем. Алар, хатын-кызга шәригать буенча мәчеткә йөрергә ярамый, дип баш тарттылар. Җәмәгатем Оркыя апагыз чаршау алып килеп ирләр ягын бүлеп куйса да, файдасы булмады. Ә дини бәйрәмнәрдә читтә яшәүче авылдашларыбыз кайтып, гамәл кылып, хәер биреп китәләр. Хәзерге көнгә кадәр мәчетебез рәсмиләштерелмәгән дә әле, шул садака акчаларына яшәп ятабыз. Күптән түгел пластик тәрәзәләр, яңа ишекләр куйдырдым. Бәлки тора-бара заманалар үзгәреп, авылыбыз да зураер, яшьләрне дә мәчеткә, дингә, иманга тартып булыр.

Әйе, өметләнергә кирәк. Өметсез - шайтан гына, диләр. Кеше бит ул агач төсле. Агач та үсә-үсә тамырлары белән җиргә ныграк берегә, биредә дә авыл таркалуга карамастан, буш йортлар күп булса да, арада нык, таштан салынганнары да, матур итеп агачтан эшләнгәннәре дә бар. Күпләр өр-яңа тәрәзәләр, ишекләр куйдырып, өй түбәләрен калай белән ябып, диварларын сайдинг белән әйләндереп алганнар. Авыл халкы күп итеп терлек үстерә, хәтта ат асраучылары да бар. Юлларга, урамнарга таш түшәлгән.

Хәмзә хәзрәтнең дә тормышы бөтен. Ул Оркыя апа белән таштан салынган йортта яши, бәрәңге бакчасын эшкәртергә үз тракторы да бар. Күптән түгел балалары бергәләп әти-әниләренә заманча мунча төзеп куйганнар.

Хәзрәт сүзләренә караганда, авылда кибет булмаса да, телефоннан шалтыратуга, сатучылар җаның теләгән әйберне үзләре үк өйгә китереп бирәләр. Күрше “Раздолье” посёлогыннан социаль хезмәткәр Эльвира Мөхәммәтҗанова килеп, аларга ярдәм күрсәтеп китә.

Хәмзә абзый белән Оркыя апа “Бердәмлек” газетасының һәр санын көтеп алып, укып баралар икән. Авылда бу газетаны укучылар байтак. Андагы дингә багышланган язмалар, төгәл намаз вакытларының күрсәтелүе бик тә кирәкле гамәл, дип саныйлар алар.

- Без бигрәк тә авыл тормышы, аны саклап калу турындагы язмаларны яратып укыйбыз, - диде хәзрәт.

Хәмзә Әхмәтсафа улы үзе дә - 46 ел авыл хуҗалыгында икмәк үстереп, лаеклы ялга чыккан кеше. Оркыя абыстай да, ире төсле үк, хезмәт ветераны. Вакытында 700 баш мөгезле эре терлеге булган, ә хәзер ташландык ферма биналарының диварлары, йөрәкне әрнетеп, Мөхәммәтҗановлар яшәгән йорттан күренеп тора.

- Нишлисең бит, Аллаһы Тәгалә безне сынар өчен шулай кушкандыр, - ди Хәмзә хәзрәт офтанып. - Без - ата-аналар, балаларыбыз өчен һәрчак җаваплы. Исән чагыбызда аларда динебезгә, телебезгә карата ихлас мәхәббәт тәрбияләргә тиешбез. Мәңгелек йортка күчкәч тә, бу турыда сорау бик каты булачак. Балаларыбыз да без күрсәткән юлдан тайпылмыйча тормыш итсәләр, ике дөньяда да бәхетле булачаклар. Барыбыз да шул турыда онытмасак иде.

Хәмзә хәзрәт намаз вакыты җитүгә, берүзе генә булса да, азан әйтеп намазлыкка баса.

- Аллаһының биргәненә мең шөкер, минем белән бергә фәрештәләр дә намаз укыйлар, - диде ул. Аның сүзләрендә ниндидер горурлык хисе дә, өмет тә бар иде кебек.

Без Хәмзә хәзрәт белән саубуллашып, кайтыр юлыбызга чыктык. Шул чакта авыл өстенә, өйлә намазына чакырып, бәгырьгә үтеп кереп, яшәү яме бүләк итүче моңлы азан тавышы яңгырады. Әйе, бар бит әле безне иманга өндәп торучы, Хәмзә хәзрәт кебек ихлас күңелле, чын мөселман бәндәләре. Нәкъ шундыйлар аркасында, бернинди кыенлыкларга да карамыйча, авыл яши дә торгандыр.

Рәсемдә:
Хәмзә хәзрәт һәм Оркыя абыстай МӨХӘММӘТҖАНОВЛАР.
 


Нурзинә ХӘЛИМОВА
Бердәмлек
№ 20 | 19.05.2013
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»