поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
16.05.2013 Җәмгыять

Дөреслек кайда, әни?

"Котлыйм, кызыңның уңышлары белән!" – дип сәламләвемә танышым Лилия: "Рәхмәт. Тик ул уңышның бик кыйммәткә төшүен күз алдына да китерә алмассың", – ди.

– Нигә? – дим аптырап.

– Кесә тулы акчаң, таныш-белешләрең һәм тасма телең булмаса, конкурста катнашам дип йөрисе дә юк. Моңа кадәр әле үз көчебез белән уңышларга ирешеп килә идек, хәзер торган саен катлаулана, гаделсезлекне күреп йөрәк әрни. Сабый чактан ук балалар өлкәннәрнең пычрак уеннарында кулланыла торган уенчык икәнлеген күреп ачу килә. Кызымны нәфис гимнастиканы ташлатып, биюгә генә йөртә башлармын, ахрысы, чөнки бала өчен әлеге стрессларның ничек тәэсир иткәнен аңлыйсыңдыр инде, – дигән иде ул.

Гөлфиянең шуңа охшаш зары күңелемә тиде. Безнең кызларыбыз яшьтәшләр. Аның кызы кечкенәдән рәсем ясарга бик сәләтле. Бездә дә, аларның мәктәбендә дә төрле тематикага караган рәсем конкурслары гел булып тора. «Үзе тырышып, бик матур итеп ясады. Балалар рәсемнәреннән күргәзмә ясап, җиңүчеләрне билгеләделәр. Кемнәр җиңде дип беләсең? Рәсемнәрен ата-анасы ясап биргән балалар. Минекенең бик күңеле тулып кайтты. Озакламый тагын яңа конкурс игълан иткәннәр иде. «Кызым, бәлки катнашырсың?» – диюемә, ул: «Юк, әти-әниләр белән ярышырлык ясый алмыйм шул әле мин», – диде.

Аның ул жюридагылары ни карый торгандыр инде: бала белән өлкәннәр ясаганны аерырлык та булмагач...» – дип сукранган иде Гөлфия.

Әле күптән түгел үземә дә шуңа охшаш вакыйганың шаһиты булырга туры килде. Кызым йөргән бию студиясендә ел саен конкурс уздыралар. Әллә ни әһәмияткә ия булмаса да, әлеге конкурсның нәтиҗәләре күп кенә ата-аналарда ризасызлык тудырмый калмады. Әллә жюри дигәнең буталды, әллә алдан барысы да шулай планлаштырылган булган, кем белсен? Моңа кадәр җиңү, җиңелү турында авызын да ачып карамаган кызым да: «Нигә аңа булды, ул бит юньләп бии белми, аның дәрескә йөргәне дә булмады», – димәсенме! Аңа кушылып башка кызлар да әниләрен сорау арты сорау белән аптыратты. Ахырда: «Кызым, аларның әниләре актив, булышалар, мин дә икенчесендә активрак булырмын», – диюемә: «Юк, миңа алай кирәк түгел! Ә гадел юл белән кирәк!» – дип үрсәләнде сабый.

Булмаган дөреслекне эзләп, хәлен бетерә бит бу бала! Мәктәптә, институтта укыганда да, эшли башлагач та ничә тапкыр андый гаделсезлекләр шаһиты булуымны санап барсам, бөтенесен йөрәгемә алып үртәлсәм, мин бүген яшәмәгән булыр идем инде. Тик нишләтәсең, дөньясы шундый бит. Шулай дөреслек эзләп тыпырчынып, бәргәләнеп карыйсың да, бернәрсәне дә үзгәртә алмавыңны аңлап, халәтең белән килешеп, яшәвеңне дәвам итәсең.

Олимпиада, конкурс урыннарының бүген һәрберсенең үз бәясе бар. Акчаң, азрак сәләтең, әрсезлегең, танышларың булса – рәхим ит! Ә болай ясалмаланып, артистланып үткәрелгән гаделсез әлеге тамаша-шоуларның нигә һәм кемгә кирәге бар икән соң? Нигә бүгеннән үк өлкәннәрне тыкшындырмый гына, балаларның үз көчләрен күрсәтеп, дөрес бәя алырга мөмкинлек бирмәскә? Бәлки менә шул гаделсезлекне күреп кул селтәгән яшьләребез арасында бозылып беткән дөньяны дөрес итеп төзерлек көчләр бардыр? Шулай булса, балалар да: «Дөреслек кайда, әни?» – дип йөрәкләрне телгәләүче җавап бирә алмаслык сораулары белән тинтерәтмәсләр иде...


Гөлнара ЗИННӘТУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»