|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.05.2013 Мәдәният
Ришат Төхвәтуллин дәүләт имтиханын “5” легә тапшырды (ВИДЕО)2011 елда Рәшит Ваһапов фестиваленең яшь башкаручылар конкурсында җиңү яулап, фестивальнең продюсерлык үзәгендә эшли башлаган һәм бер ел эчендә диярлек татар-башкорт сәхнәсендә “йолдыз” дәрәҗәсенә күтәрелгән Ришат Төхвәтуллин бүгенге көннән – дипломлы профессиональ җырчы! 11 майда ул Уфа дәүләт һәм мәдәният сәнгать академиясендә белгечлек буенча дәүләт имтиханын “5” ле билгесенә тапшырды. Ришат имтиханда З.Исмәгыйлевнең “Сагынырмын Урал тау буйларын” (видео), Р.Яхинның “Китмә, сандугач”, Н. Даутовның “Әниемә” романс-җырларын, Н.Җиһановның “Алтынчәч” операсыннан Җик-Мәргән ариясен һәм башкорт халык җыры “Уел”ны башкарды. |
Иң күп укылган
|