поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
12.05.2013 Җәмгыять

“Сөйгәнеңнең бер кимчелеген дә күрмисең икән” (Сугыштан хатлар)

Бөек Ватан сугышы һәр гаиләнең, нәселнең тормышын актарып аткан. Авылдагы йортларның рәттән һәрберсендә сагышлы хатирәләр бар. Без кечкенәдән “Минем әби белән бабай - сугыш ветераны” дип горурланып үстек. Кичләрен җыелып, бабайның елый-елый сөйләгәннәре әле дә күңелне тетрәндерә.

Ул өч тапкыр яраланып, Җиңү көненә ярты ел кала авылга әйләнеп кайткан, әби исә Җиңүне сугыш кырында каршылаган. 
 
Әби белән бабай сугышка кадәр яратышып йөргәннәр. Бабайны 1941 елның 29 декабрендә сугышка алгач, алар хат языша башлаган. Әбине 1942 елның маенда чакырганнар. Әби зенитчик-разведчик булган, бабай пехотада “Ура” кычкырып атакага йөргән. Сугышта кыр почтасы аша хат алышканнар. 1945 елда Ярославльдә частьлары очрашырга тиеш булып, болар вагоннар янында күрешергә сүз куешкан. Тик очрашуга әби генә килгән. Бабай исә бу вакытта өченче тапкыр яраланган. Мәскәү астындагы бәрелештә, снаряд шартлап, аягы яраксызланган. Госпитальдән ул сөйгәненә хат юллаган. Хатлардагы орфографияне үзгәртмәдем. Инде саргаеп юкарып беткән хатларны сканер алмагач, җыеп бирергә булдым.
 
Сагынычлы сәләмләрем!
Мәрьям, мин хәзергә исән. Сине дә ул тарафларда исән-саудыр дип беләм. Мин бик каты яраландым. Наркоздан айныша алмагач, мине үлекләр янына сарайга чыгарып ташлаганнар. Айнышып киттем дә, каранам, төртәм, алар үлгәннәр икән. Кычкырдым “Сестра: почему я здесь?”. “Сейчас, больной” дип әйтте дә, килеп җитеп носилка белән алып кереп киттеләр. Бераз хәлләнгәч, уң аягыма операция ясадылар. Кисәселәр иде, кистермәдем. Мин өйләнмәгән әле, сугышта кызым бар дидем. Кисми калдырганнар. Үз протезың була диделәр. 
Менә, Мәрьям, шулай кешегә яраклыгым юк, син нәрсә әйтерсең.
Үзең ничек яшисең, шуларны әйтеп яз яме. 
Ярый хуш сәлам белән дустың Салих. Хуш!
Казарманың ишегенә мылтыгымны сөядем.
Туган-үскән җирләремә катыр микән сөягем.
Синнән түземсезлек белән хат көтеп калам!
 
(Ул заманнарда хат артына шигырь язып кую гадәте булган икән. Һәр хатның ахырында шигырь юллары язылган.)
 
Дүрт елга якын сугыш кырында йөреп, бомба астында калып та, бер тапкыр да яраланмаган яшь кыз, әлбәттә, бу хатны алгач бик елаган. Әби “Кызлар җыелышып, тынычландырдылар, яхшы итеп хат язарга куштылар”, дип сөйли. Күз яшьләре аша язылган хатны китерәм:
 
Сәлам хатым.
Салих, миннән бик сагынычлы күп сәлам. Исән-сау күрешүне теләп калам.
Кайгырма, терелергә кара, хөкүмәт ташламый. 
Мин дә сине ташламыйм, нинди булсаң да. Исән-сау кайтырга язсын. Бәлки сугыш та тиздән бетәр, алла боерса. Менә январь ае бетә инде, бәлки салкында фашист та дөмегер. Син 1945 елның 6 январендә яраландыңмы? Тиздән терелеп авылга да кайтырсың, ранен урының төзәлсә. Бер дә кайгырма, мин сине сөеклем ташламыйм. Мин дә исән кайтыйм. Самолет бомбасына очрамасам. Бик куркыныч, шулай булса да түзәргә туры килә. Бер дә сугыш бетәр төсле түгел.
Ярый хуш,  сау бул.  Тиз терел. Сине сагынып дустың Мәрьямең.
Безнең яшьлек шушы сугыш кырларында үтте инде, яшәгән шикелле дә түгел. Аякта 42ле кирза итек, өстә озын шинель. Шулай кирәктер төсле. Белмисең дә, йөрисең дә йөрисең. Дошманны җиңү кирәк бит. Мин бу хатны теләкләр тели-тели язам.  Кабуллардан булсын инде. Хуш, хуш!
Сандугачлар су эчәләр
Агыйделдә тезләнеп.
Нигә болай сагынам икән
Үзәкләрем өзелеп.
Хат яз, хат көтәм.
1865 ЗАП  5 дивизион 15 батарея. Сиразеевой М.С.
 
Бабай вафат булганга өч ел булды, аңа 89 яшь иде. Әбигә хәзер 92 яшь. Ул әлеге саргаеп беткән хатларны баш астында саклый. Сугыштан бабай алданрак кайта. Әбине сабырсызланып көтеп ала. Алар 60 елдан артык бергә яшәп, биш бала, итәк тутырып оныклар үстерделәр. Әби укытучы, бабай авылда "сәвит рәисе" булып 30 ел эшләде. Бабай үлер көнне дә әбигә чәйләр ясап эчертеп, ял итәргә ятып торган хәлдә бакыйлыкка китте. Алар гомерләре буена аерым ятып йокламадылар, күз карашларыннан бер-берсен аңлашып яшәделәр.
 
“Әби, ничек итеп бабайга кияүгә чыктын соң, ул бит ярымаяксыз иде” дип сорагач, әби елмаеп кына куя. “Сөйгәнеңнең бер кимчелеген дә күрмисең икән, балалар! Мин бабагыз каршында "аксак тавык" дип тә әйтмәдем,” ди ул. 

Ләйсән ХАФИЗОВА, Лаеш районы, Татар Янтыгы
Матбугат.ру
№ --- | 12.05.2013
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»