|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.12.2008 Бәйрәм
"ЯҢА ГАСЫР" РАДИОСЫ ЯҢА ЕЛ БЕЛӘН КОТЛЫЙ!Әлерәк редакциябезгә (дип әйтик инде) Яңа ел телеграммасы (дип әйтик инде) килеп төште. Ул бик рәсми һәм шул ук вакытта бик җылы да. "Матбугат.ру"ны "Яңа гасыр" радиосы котлый. Без, үз чиратыбызда, коллегаларыбызны шулай ук бәйрәм белән котлыйбыз. Иҗади уңышлар телибез!
Хөрмәтле “Matbugat.ru” сайты һәм аның кунаклары!
“Яңа гасыр” радиосы сезне Яңа ел белән тәбрикли! “Matbugat.ru” мәйданы тиз арада татар телле интернет кулланучыларны үзенә тартты. Гадәттә үзләре эшләгән газета-журнал битләрендә, радио-телевидениедә кыю фикерләрен әйтергә кыймаган каләм ияләре, милләт җанлы егет-кызлар өчен бу хөрлек мәйданы да булды. Киләсе елда “Matbugat.ru” битләрендә бәхәс тынмасын! Ә монда керүче һәркем көтеп алынган, үз милләттәшенә теләктәшлек күрсәтүче кунак булсын! Яңа ел күңел түрегездә йөрткән хыялларыгызны чынбарлык итсен! Иң изге теләкләр белән “Яңа гасыр” радиосы!
--- |
Иң күп укылган
|