поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
29.04.2013 Дин

Казанда Мөселман журналисты КОДЕКСЫ булдырдылар

4 апрельдә Казанда төрле төбәкләрдән һәм якын чит илләрдән электрон мәгълүмат чараларында эшләүче мөселман журналистларын җыйган «Ислам-online» конференциясе үткәрелде. Конференциядә өстәмәләр һәм тәкъдимнәр белән Мөселман журналисты Кодексы кабул ителде.

Мөселман журналисты Кодексы

Кодексның төп бурычы - җәмәгатьчелеккә һәм мөселманнар өммәтенә Ислам кыйммәтләрен тарату максатыннан мөселман журналистлар эшчәнлегенең төп юнәлешләрен аныклау. Шулай ук бу Кодекс мөселман журналисты принциплары бозылган очракларны ачыклауга ярдәм итә ала. Кодекста язылганнар Мөселман массакүләм мәгълүмат чаралары ассоциациясенә кергән ММЧ вәкилләренә кагыла.

Мөселман журналисты кодексы принциплары

1 нче матдә. Мөселман журналистының рухи-әхлакый җаваплылыгы


Мөселман журналист һәр гамәлен Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен башкара, шуңа күрә аның эше Исламның этик һәм хокукый кануннарына туры килергә тиеш. Ягъни, Изге Коръәнгә һәм Пәйгамбәр (сгв) сөннәтенә.

Мөселман журналист һәрвакыт үз ниятләре һәм гамәлләре өчен Аллаһы Тәгалә каршында җаваплы икәнен истә тотарга тиеш. Шуның өчен дә ул начар, ямьсез гамәлләр кылудан качарга тиеш.

2 нче матдә. Мөселман журналистының социаль җаваплылыгы


Мөселман журналист үз иленең, төбәгенең законнарын хөрмәт итәргә, гражданнарның хокукларын саклауга булышлык итәргә тиеш.

Мөселман журналистикасы халыклар һәм төрле дин вәкилләре арасындагы дуслыкны ныгытуга, мәдәни диалог булдыруга булышлык итәргә тиеш.

3 нче матдә. Хакыйкыйлык һәм объективлык


Мөселман журналист җәмәгатьчелек хөкеменә җиткергән мәгълүмат объектив, гражданнарның ышанычлы мәгълүмат алырга хокукына тәңгәл килгән, бозылмаган булырга тиеш.

Журналист гомуми иминлеккә каршы килүче шәхси ихтыяҗларны якларга һәм плагиат белән шөгыльләнергә тиеш түгел.

4 нче матдә. Намуслылык, гаделлек, шәхескә карата ихтирам


Мөселман журналистының намуслылыгы фактларны җентекләп тикшерүеннән, тарату өчен төрле чыганаклардан алынган мәгълүматларны төгәл күчерүдән, файдаланудан гыйбарәт. Ялгышлык җибәрелгән очракта журналист аны төзәтү өчен тиз арада чаралар күрергә, кире кагарга, гафу үтенергә һәм зарар күрүчегә рухи зыянны капларга тиеш.

Мөселман журналист җәмәгатьчелек хөкеменә тәкъдим иткән информация объектив булырга, кешеләрнең төгәл мәгълүмат алу хокукын бозмаска тиеш.

Мөселман журналист шәхес абруена, намусына карата хөрмәтле булырга тиеш.

Мөселман журналист һөнәри игътибарын юнәлткән кешеләрне хөрмәт итә, алар белән аралашканда үзен әдәпле тота. Тикшерелмәгән мәгълүматләрне, төрле сүзләрне таратырга, башкаларның абруен төшерә торган сүзләр әйтергә тиеш түгел.

5 нче матдә. Гомумкешелек кыйммәтләрен хөрмәт итү


Мөселман журналист эшчәнлеге җәмгыятьтә агрессия барлыкка килүгә каршы торырга һәм тынычлыкны саклауга юнәлдерелгән булырга тиеш.

Мөселман журналист үз эшендә толерантлык, гуманизм, демократия принципларын сакларга тиеш.

Көч куллануга, рәхимсезлеккә чакыручы материаллар бастыру рөхсәт ителми.

6 нчы матдә. Һөнәри бердәмлек


Мөселман журналист һөнәри бердәмлеккә омтылырга, хезмәттәшләренең авторлык хокукларын бозмыйча аларның фикерләрен хөрмәт итәргә тиеш. Хезмәттәшләренең иҗади сәләтләрен, белемнәрен, осталыгын үстерүгә ярдәм итә, кыен хәлгә тарыганнарына ярдәм кулы суза. Мөселман журналист журналист һөнәренең дәрәҗәсен кайгыртырга тиеш, журналистика авторитетына зыян китерүче гамәлләргә юл куймый.  


▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»