поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
26.12.2008 Җәмгыять

ӘЛӘКЛӘҮГӘ КОРЫЛГАН "ПИРАМИДА"

Бер делегация составында сәфәргә чыгуның уңай яклары күп: кешене якыннанрак беләсең, ихлас сөйләшергә җай чыга. Төркиягә, "Диалог-Ауразия" хәрәкәтенең еллык гомуми җыелышына баргач, озак еллар Чаллы шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары булып эшләгән, хәзер Чаллы дәүләт педагогия институты ректоры Фәйрүзә Мостафинага күптәннән күңел түрендә кыбырсынып йөргән сорауны бирергә форсат табылды. "Фәйрүзә ханым, Сезне үз заманында саентология сектасына кергән икән, гомумән, Чаллы шәһәре җитәкчеләре арасында саентология белән мавыгу киң таралган, дип ишеткәнем бар. Бу хәбәр ни дәрәҗәдә дөрес?" – дип мөрәҗәгать иттем аңа. Ул һич авырсынмыйча җавап бирде.

– 1990 елларда илдәге хокукый база шундый иде: бик күп хәрәкәтләр оештыруга юл ачылды. Ул вакытта республикабызда да төрле фондлар, оешмалар барлыкка килде. Шул исәптән төрле илләргә бару, алардагы тәгълимат-өйрәтүләрне өйрәнү мөмкинлеге туды. Билгеле, рухи эзләнүчән, кызыксынучан кешеләр төрле хәрәкәтләр, диннәр белән кызыксына башлады. Безнең Чаллы шәһәрендә иң әүвәл бизнес мәктәбе барлыкка килде.

 

Бу мәктәпкә, нигездә, КамАЗ заводы җитәкчеләре балалары җәлеп ителде. Гадәти мәктәп­ләрдән нык аерылып торды ул. Укыту тәртибе ирекле. Чик-тыелу юк дәрәҗәсендә диярлек. Яхшы гына укытучылар да белем бирде анда. Мин дә мәктәп эшчәнлеге белән таныштым. Шунда аралашкан вакытта укытучыларның Хаббард дигән кешенең хезмәтләрен укыганын, аның өйрәтүләрен үзләштергәнен белдем. Икенче төрле әйткәндә, бу мәктәп Хаббард-колледж дип атала иде. Ул вакытта саентология дигән сүз ишетелмәде дә. Бу 1991 – 1992 ел­лар иде.

 

Тора-бара Хаббардның кем икәнлеге хакында мәгълүмат, аның китаплары килеп иреште. Аның кадрлар белән идарә итү системасы турында күп нәрсә белдек. Яшермим: Хаббард-колледж әүвәлге елларда күп кенә кешеләрдә кызыксыну уятты. Соңрак Хаббард системасы, ягъни кадрлар белән идарә итү ысулы буенча шәһә­ребез җитәкчеләре арасыннан байтак кына кеше Мәскәүдә укып кайтты. КамАЗ җитәкчеләре дә укыды. Ул вакытта Хаббард мәктәпләрен саентология тәгълиматына бәйләүче юк иде.

 

Хаббард системасы – кешеләр белән, җитештерү белән идарә итү ысулы ул. 1993 елда яки 1994тәме – хәтерләмим: шәһәребезгә ялекция укырга А.Дворкин дигән бер зур православие галиме килде. Ул илебездә булган секталар, яңа диннәр турында лекция укыды. Аның катнашында киңәшмә дә уздырдык. Александр Дворкин шул вакытта безгә Хаббард-колледжның саентология өйрәтүләренә караганлыгын аңлатты. Бу системаны укыту бездә генә түгел, күрше Түбән Кама шәһәрендә дә киң таралды. Дөрес, ул вакытта Дәүләт Думасында, саентология тәгълиматы идарә итү ысулы буларак дөрес нәрсә түгел, дигән фикер алышулар да булды. Бу системаның үзенчәлеге шунда: Хаббард-колледж программасы буенча укучылар һәркөнне бер-берсе турында укытучысына мәгълүмат язып бирергә тиеш.

 

Шунысы кызык: түбәнкамалылар безне дә уздырып җибәрде. Бу система буенча иң өлгер укытучылар Чаллыга килеп шәһәр мәктәпләрендә дә шушы программа нигезендә укытуны кертергә тырышты. 1999 елда без шәһәр хакимиятендә бу мәсьәлә буенча бик зур киңәшмә үткәрдек. Анда Түбән Кама укытучылары, мәктәп директорлары, милиция, прокуратура хезмәткәр­ләре дә катнашты. Чөнки мәктәп директорлары бу система буенча рәсми рәвештә укытуны, лекцияләр сөйләргә рөхсәт бирүне сорап шәһәр башлыгына мөрәҗәгать итте. Кам­АЗ заводының кайбер җитәкчеләре дә бу эшне хуплап шәһәр башлыгы Рәшит Хәмәдиевкә хат юллаган иде. Мин үзем кулымнан кил­гәнчә моңа каршы тордым. Бу вакытта мин – мәгариф, культура һәм яшьләр белән эшләү буенча урынбасар. Ул киңәш­мәдә шәһәр советы рәисе урынбасары Хәй­дәр Галәветдинов белән мин бу системаны пропагандалауга бик нык каршы тордык. Эчке эшләр идарәсе дә безне хуплап чыкты. Шушы киңәш­мәдә без бу тәгълиматны шәһәр мәк­тәпләрендә укытыргамы, юк­мы дигән бәхәскә нокта куйдык. Гәрчә бәхәсләр дә­вам итте әле. Чөнки ул вакыттагы КамАЗ җитәкчеләренең рөх­сәт бирмәү белән килешәсе кил­мәде, бу системаның яхшы яклары бар дип, алар аны һаман мәктәптә укыту ягында калды. Без ризалык бирмәүгә карамас­тан, Хаббард-колледж укырга чакыра, дигән игъланнар шәһәрдә шактый вакыт күзгә чалынды әле.

 

Бер үк вакытта Дәүләт Думасы, Хаббард-колледжлар Россия өчен зыянлы, дип карар да кабул итәргә җыенган иде. Әмма карар кабул ителмәде шикелле. Хәзер инде бу тәгълиматны пропагандалау шәһәребезгә хас нәрсә түгел. Бәлкем, бу система ярым яшерен юллар белән булса да яшәвен дәвам итәдер, тәгаен генә әйтә алмыйм.

 

Бу өйрәтүнең тискәре ягы, минемчә, шунда: кеше башка кешеләр өстеннән даими рәвештә әләкләп торырга тиеш. Икенчедән, анда керсәң, чыгуы кыен. Саентология җәмгыятенә эләгеп чыга алмыйча авырсынып йөргән кешеләрне беләм. Саентология чиркәве Германиядә коммерция оешмасы буларак теркәлгән диләр. Хаббард-колледж безгә кергән вакытта аның финанс идеологиясе күренмәгән иде. Минем белүемчә, саентология җәмгыятенә кемнедер җәлеп иткән өчен фәлән хәтле доллар акча аласың икән. Пирамида кебек төзелгән бу. Аның нигезенә челтәрле маркетинг механизмы салынган. Ни хәтле кешене күбрәк җәлеп итсәң, шул хәтле акча күбрәк керә. Акча эшләүнең бер юлы инде бу. Бәлкем, аны оештыручылар бернәрсәгә дә ышанмый торгандыр.

 

Үзенчәлеге шунда: ул дин­гә, идарә итүгә нигезләнгән. Саентология чиркәве дисәләр дә, мин аны христиан диненә генә нигезләнгән дип әйтмәс идем. Һәр диннән дә нәрсәдер алып, дөньякүләм яңа дин, дип тәкъдим итә аны уйлап чыгаручылар. Менә шулай Хаббард яңа пәйгамбәр буларак тәкъдим ителә.


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 257 | 26.12.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»