поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 10.05 "Муса.Моабит". Кариев театры, 13:00 / 18:30.
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
25.12.2008 Мәдәният

НУРАНИЯ ҖАМАЛИ: «ИҖАТ КАНАТЛАРЫН СЫНДЫРМАСЫННАР ИДЕ»

Кино сәнгатенең чишмә башы 1895 елга барып тоташа. Халыкара кино көнен без 28 декабрьдә билгеләп үтәбез. Бу көнне Парижда бертуган Люмьерлар тарихта беренче тапкыр кино күрсәтәләр. Ул вакытта экранда ургылып килүче поездны күргән тамашачы куркып, залдан чыгып кача башлый... Бу вакыйгага инде байтак еллар узды.

Бүгенге тормышыбызны инде без кинодан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Татар киносы да әкренләп аякка баса башлады. Һичьюгы, аның белән кызыксынучылар артканнан-арта. Режиссер буларак Рамил Төхватуллин, Илдар Матуров, Илдар Ягъфәров исемнәрен без инде еш ишетә башладык. Ә менә Нурания Җамалиның ел саен диярлек зәңгәр экраннар аша телевизион фильмнарын күреп кинәнәбез. Чыннан да, татар телевизион киносында аңа тиңнәр юк та бугай. Бүгенге әңгәмәбез аның эчкерсез иҗаты хакында булыр.

 

- Нурания ханым, тамашачы Сезне телевидение аша балалар тапшыруыларын алып баручы буларак күреп алды. Ә менә телевизион кино өлкәсенә ничегрәк кереп киттегез?

 

- Кайчан да булса телевидениедә эшләрмен дип уйлаганым да булмады. Профессиям буенча мин актриса, театр училищесында укыганда безнең укытучыларыбыз, гомумән, телевидениене җитди нәрсә итеп кабул итүебезне теләмәделәр. Алар безнең күбрәк театр сәхнәсенә тартылуыбызны, ә телевидениедән ерактарак йөребезне хуп күрәләр иде. Шуңададырмы, мин бу турыда хәттә хыялланмадым да. Гөлнара Зиннәтуллина балалар редакциясенә эшкә чакыргач кына уйлана башладым. Игезәкләр йолдызлыгында тугангамы, мин икеләнеп йөрдем әле. Ул чагында Халык театрында балалар белән эшли идем инде. Биш яшьлек улым Булат белән уйлаштык та, телевидениягә килергә булдым. «Әлли-бәлли-бәү» тапшыруы кысаларында тора-бара сценарийлар язып, балаларны уйната башладым. Нәниләр өчен шулай итеп әкиятләр төшерә башладык. Анда балалар үзләре уйный иде. Ә аннары әкиятләрдә профессиональ артистлар да катнаша башлады. Менә шулай иҗатымны үстердем, чыныктым.  Әкиятләр генә түгел нәфис фильмнар да эшләп карарга теләк туды. Менә шуннан килеп чыккан эш булды инде ул.

 

- Режиссер буларак телевизион фильмнар төшергәндә Сезгә нинди киртәләрне үтәргә туры килә?

 

- О, ул киртәләр күп инде. Чын дөресен әйткәндә, киртәләр турында уйлап торсам, берни дә төшерә алмас идем. Мин ул киртәләр турында уйламыйм. Башыма килгән икән бер фикер, бернәрсәгә дә карамый үз эшемә ябышам. Эш төгәлләнгәч кенә, артка борылып карыйм да, боларны мин ничек башкарып чыктым икән дип уйга калам. Мәсәлән, кинога төшерү өчен  зиннәтле йортлар, «крутой» машиналар, кафе-рестораннар табу, сөйләшү эшләре дә минем җилкәдә бит. Кино төшерү процессында режиссер эшен генә башкармыйм. Берәү Евгений Зуйковтан сорый икән, «Шундый кинолар төшерәсез, сезнең анда барысы да «круто»дыр инде»,- дип. Ә Зуйков исә,  «Бер ханым чабып йөри, бөтен эшне шул бәләкәй кеше башкара инде анда»,-дип җавап биргән. Монда мин директор да, администратор да, продюссер, костюмер да, повар да. Аларны яллар өчен акча беркем дә бирми. Минем бары тик бер генә ярдәмчем бар. Кайчан да булса без дә профессиональ шартларда кино төшерә башларбыз дип хыялланам.

 

- Нурания ханым, ничек уйлыйсыз, татар киносының киләчәге бармы?

 

- Бар. Бар дип уйлыйм. Хәзер фильмнар төшерү эшләре шактый җанланып китте. «Алтын мөнбәр» өчен дә фильмнар төшерелде. (Конкурстан үтмәгәч, киң җәмәгатьчелек алар турында белмичә генә калды.) Бездә документаль, нәфис, кыска метражлы фильмнар да төшерәләр. Ничектер әле бу хезмәтләрне танытып кына бетереп булмый. Монтажда ята торган фильмнар бик күп, яңа елда алар үз тамашачысын табар дип уйлыйм. Бу хезмәтләр татар киносы булырмы, әлбәттә, монысын төгәл әйтә алмыйм. Шунысы да сөендерә татар артистларыбызны кинога төшерергә чакыралар, алар эшсез утырмый. «Ой, Нурания, безнең теге яки бу кинода төшәсе бар әле» дип әйтүләре дә күңелгә рәхәтлек бирә.

 

- «Алтын Мөнбәр» фестиваленең бездә уздырылуы татар киносы сәнгате үсешенә ныклы этәргеч булырмы икән?

 

- Мин үзем этәргеч ясар дип уйлыйм. Мәсәлән, үзем фестиваль өчен тырышып, канатланып эшләдем. Башка режиссерлар да «Алтын Мөнбәр»дә катнашырга тырышты. Безнең максат бит ниндидер урын алу түгел, иң мөһиме - катнашу, үзебезне күрсәтү. Җиңмәсәк тә, безнең хезмәтне үзебезнең тамашачыга күрсәтәчәкләр бит инде. Минем фестиваль җитәкчеләренә бер генә теләгем бар, күбрәк үзебезнең эшләргә игътибар итсеннәр иде. Чөнки читтән килгән кеше кунак була да, китә. Алар үз иҗатларын башка җирдә дә күрсәтә ала. Безнең белән чагыштырганда алар җиңәргә дә тиеш, чөнки алар миллионнар белән эш итә. Ә без кинобызны коры энтузиазмда эшлибез, теләкне генә сүндермәсеннәр, дибез. «Молодцы, булдыргансыз, тырышкансыз»,- дип җитәкчеләребез җылы караш ташласалар да, мин очып йөри торган кеше. Иҗат канатларымны гына сындырмасыннар иде.

 

- Театр режиссерлары яхшы пьесалар җитешми дип чаң суга. Ә телевизион фильмга килгәндә бу хәл ничегрәк тора?

 

- Менә өченче ел инде Министрлар кабинеты «Татмедиа» агентлыгы, «Татарстан-Яңа Гасыр» каналы белән берлектә татарча телевизион фильм сценарияләренә конкурс оештыра. Үткән ел 48, быел, вакыт аз булу сәбәпле, 35 эш кабул иттек. Урын алганнарга акчалата премияләр бирәбез. Иң кызыгы шул, профессионалларга караганда, безгә гади кеше күбрәк яза.  Кызыксынучылар да ел саен артып тора. Урын алган хезмәтләр буенча кино төшерергә акча сорарга исәп бар әле.

 

- Нурания ханым, Сезнең эшсез утырмаганны беләбез. Мөгаен, Сез шыпырт кына берәр кино төшереп йөрисездер әле?

 

- (Көлә). «Алтын Мөнбәр»дән соң конкурска килгән 35 сценарийны уку белән мәшгуль булдым. Теләк шундый, кризис артык аяктан бәреп екмаса, яңа елда павильонда гына күп сериалы фильм эшләргә («Моя прекрасная няня», «Папины дочки» кебек ). Вакыйга нәкъ шулай ук берәр гаиләдә барыр дип уйлыйбыз. Концепциясе әзер, үзебез белән эшләргә яшь драматургларны чакырдык. Актерларга килгәндә, театр артистларыбыз кино сәнгатенә кереп киттеләр.Әйтергә кирәк, актерларыбыз бик көчле. Теләк бар, безгә үз кинобызны булдырырга әллә кайчан вакыт җиткән.               


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ --- | 25.12.2008
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»