поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
24.04.2013 Мәдәният

«...уйнадың син ник бик аз...»

Тукай белән Исхакый беркайчан да очрашмаган. Әмма гомер буе бер-берсенең иҗатларын күзәтеп, бер-берсенә тирән ихтирам саклап яшәгән.

Тукай Исхакыйны милләтнең таянычы, юлбашчысы итеп күргән. Алты ел буена халкыннан аерылып, сөргеннәрдә йөргән әдипне сагынып, үзе үләренә бер ай калгач язган «Мөхәрриргә» дигән шигырендә шагыйрь:

Кайт әле монда ватанга,
Кайт әле, саргайтмале.
Күз карашыңнан керер җир
Тапмасынчы кер, рия! – ди.

Гаяз исхакый «Ил» газетасының 1914 елгы 2 апрель санын тоташ Тукайга багышлый. «Милли фаҗига» дип исемләнгән нәсерендә ул җаннарны тетрәндерерлек итеп, үз баласын югалткан ата кебек өзгәләнеп, сыкрап, Тукай фаҗигасен яза, фаҗиганең сәбәпләрен күрсәтергә тырыша. Бала чагыннан ук ана тәрбиясен күрмәү, җылы гаилә учагы булмау, ди дә: «Габдулланың йөрәк йылысына туймауда... гаепле булса, татарның бөтен тормышы, бөтен тормышының китеше», – ди. «...Табигатьнең биргән алмазын кырлый, сырлый алмадык, аның төрле төстә уйный торган нурын ялтыратырлык вазгыять бирә алмадык, аны алмаз көенчә йиргә күмдек... Татарның тупас, дорфа тормышына матурлык, ямьлелек, күркәмлек тудырыр өчен яратылган Тукай ямьне, тәмне күрмәенчә, ач-мохтаҗ, ялангач, ялгыз көенчә үлде. Татар тормышындагы суыктан – зәмһәррир суыгыннан туңып-катып үлде. Суык калебне йылытырлык, туңган күңелне эретерлек, каткан күзләрне яшьләндерерлек, үлгән өмидне тудырырлык, үстерерлек матур, ямьле шигырьләр бүләк итеп үлде», – ди.

Исхакый беркайчан да Тукай темасыннан аерылмаган. Әдипләребездән Тукай турында иң күп мәкаләне ул язган. Үзе нигезләгән матбагаларда һәр елны Тукайга багышланган язмалар бастырган. Ә күпме әдәби әсәрләрендә, төрле темаларга язган мәкаләләрендә Тукайның бөеклеге турында сөйли. Утыз биш еллык мөһаҗирлек чорында кайда гына яшәсә дә, һәр елны Тукай кичәләрен оештырган, миллилекне саклауда Тукайның роле турында нотыклар сөйләгән.

Исхакыйның укучыларга тәкъдим ителә торган мәкаләсе мөһаҗирлектә, 1938 елда язылган. Бу язмасында әдип әле һаман да Тукай иҗаты турында төпле фәнни тикшеренүләрнең булмавына борчыла.

Кереш мәкаләне һәм текстны басмага Лена Гайнанова әзерләде.


ШАГЫЙРЬ ГАБДУЛЛА ТУКАЙ


Халык шагыйребез Габдулла Тукайның үлүенә егерме биш ел тулу истәлекләрен үткәрергә хәзерләнгәндә, без Тукайның иҗаты хакында, Җәмалетдин Вәлидинең әсәрене башка, күз уңымызда, һичбер җитди бер әсәр күрә алмыйбыз.

Аның үлүенә егерме биш ел тулып үткән булса да, аның бүгенге истәлеге белән үлгәннән соңгы беренче, икенче еллары кебек мәгънән бер бушлык белән каршыланабыз. Бу егерме биш ел бик җитәрлек мөддәт [вакыт] булса да, Тукайның иҗаты хакында бүгенге көнгә кадәр нә бер җентекләмә, нә бер тәнкыйть китабы язылганны без белмибез, күрмибез.

Халыкның бу кадәр сөйгән, мил­ләтенең мәгънәви тормышының эченә кереп, милләт белән бергә эреп, берләшеп киткән бер шагыйрьгә каршы эшләнгән бу хәрәкәтнең мәгънәсе нәрсә? Әгәр бу галякасызлык [бәйләнешсез] кебек күренгән әхвальнең артында, бик күп зур вакыйгалар булмаса иде, шөбһәсез бу эш һәммәбезнең йөзене кызартачак, һичбер вакыт гафу ителмәячәк милли бер гөнаһ булыр иде; ләкин илебездә булып үткән вакыйгалар, Тукайның хыялына керә алмаган халкыбыздагы кайгы-хәсрәт, андагы бөтен милләтчеләргә каршы җисмән вә мәгънән ясалган кател [үтерү, һәлак итү] гамнәр [еллар], милләтебезнең бу эшлекле өлешене милли вазифасын үтәүдән тыеп калды. Андагы яшьлегебез, Тукайның «И туган тел, и матур тел» белән авызы ачылган яшьлегебез, ник соң моны эшләмәде?

Илебездәге хаким большевик агымы, бу яшьлегебезне, милләтчелегеннән яздырыр, аның «И туган тел»ене оныттырыр өчен, аны махсус ялган юлларга өстерәп, үзенең халкының мәгънәви юлдан адаштырып калдырганга, ул да исерек кеше кебек мәлҗерәп калып, көнне төннән аера алмаенча, кирәкне дә, кирәкмәсне дә онытты. Ул да табигый рәвештә үзенең вазифасыны үтәрлек дәрәҗәгә үсә алмады.

Мөһаҗәрәткә чыккан яшьләребезнең, хосусән, Төркия дарелфөнүнендә әдәбият төркиятчылыкны укучылары үзе кызык, үзе мәгънәле шул юлда бер эш эшләмәде. Ник шуларның берсе генә дә, үзенең докторлык тикшерүене Тукайга хәсыр итмәде [багышлау] вә безгә Тукай хакында гыйльми үлчәүләр белән үлчәнгән бер гыйльми китөп бирә алмады?

Украина мөһаҗәрәте Шевченконың шигырьләре хакында бөтен Аурупа телләрендә докторлары өчен китаплар язганда, гүрҗиләр, мөселман булса да, гүрҗичә язган Руставилине бөтен дөньяга шагыйребез дип танытканда, ник безнең мөһаҗәрәт яшьләребездән берсе генә дә Тукай белән мәшгуль булмады?

Монысына гөнаһны большевикларга сылтап кына үтәргә мөмкин түгелдер, үзебезнең мөһаҗәрәтебезнең җитешсезлегеннән килеп чыккан үз кимчелегебездер. Ләкин монда да большевикларның роле юк түгелдер. Төркиянең яшьлеге, большевик шаукымы кагылып, милли мәсьәләләрдә икеләнү дәверендәдер. Вә анда, мөгаттәәссеф [үкенечкә каршы], миллият милли барлыкка иман гранит ташы кебек каты булып җирләшмәгәнгә, төрек яшьлеге, җил кайдан килсә, шуннан ага торган, мода нинди булса, шуңарга иярә торган мескен бер хәлдәдер. Вә бу хаста мохит, безнең мөһаҗир балаларыбызны да зәһәрләп, аларны да үзенең тугры юлыннан яздырырга җитә каладыр. Безнең милләтче булырга тиеш кәнеҗлегебезне [яшьлек] дә, бу халәт төрле хата юлларга саптырып, милләтеннән, миллиятеннән озаклаштырырга сәбәп булып киләдер. Шундый черек мохиттә зәһәрләнгән [ачуланган] милләтче бер муллабызның баласы – бер егетебез, үзенең музыкага булган кабилиятене [сәләтлелек], үзенең табигый юлына куярга урын таба алмаенча, милләттәшләрнең милли музыкага ихтыяҗларын үтәшүне үзенә ваклык санап, Алманиядә нимесләрнең чиркәүләрендә бушлай музыка уйнап йөридер. Бу егет үзенең урманга утын ташуыны никадәр көлкелегене аңламас дәрәҗәдә ахмакмы? Милли музыкасына сусаган милләттәшләренә бары-югы белән ярдәмгә килүнең ваклык түгел, кешелек икәнлеген аңламас дәрәҗәдә әхлакан төшкәнме? Юк, түгел. Үзенең ялган тәрбия, яңлыш мохитендә, үзенең милли ирадәсене [теләк, ихтыяр] югалткан, су өстендәге чүп кебек, дулкын кайдан килсә, шунда ага торган бер бәхетсез генәдер. Менә шундый черек мохит монда бер егетебезнең кабилияте, милли музыкасы нигезендә эшләргә бирелеп, шул юлда беренчелек шәрәфене казануны, Алманиянең бүген чиркәвендә, иртәгә кабагында, өченче көн урам почмагында уйнауга корбан иттерәдер. Икенче бер җирдә берсене Тукайның шигыре, иҗаты хакында эшләүдән бүгенге модадагы бер шарлатан футуристның, шарлатанлыгын «иҗат» дип газиз вакытыны әрәм иттерәдер.

Нәтиҗәдә, милли әдәбият, милли музыка, халык әдәбияты мәйданнарыбыз буш калып, Тукай кебек Тукайга бу көнгә кадәр бер җентекләмә язылмыйдыр. Ләкин бу отышлы, йогышлы чир белән яшь җилкәнчәгебез авырайганга карап, безнең милли музыкабызның дәрәҗәсе төшәме? Тукай тукайлыгыны югалтамы, югалтачакмы? Хәер, Тукайның бәхете шунда ки, ул үзенең бөтен үсүене, күтәрелүене халкыбызның үсүе, күтәрелүе белән бергә баглап алып барган. Ул үзенең бөтен иҗатының көч-куәтене халкыбызның күңеленнән алып, халкыбызның кайгы-хәсрәтене, сөенеченә халкыбыз белән бергә җырлап, бергә көйләп, халкыбыз эчендә үзе­нең иҗат-куәтен эретеп җибәреп, халык белән берләшкән. Үзенең бөтен иҗа­диятенең тамырларын халкының бу көненә генә түгел, кичәгесенә дә, аннан элеккесенә таба җибәреп, халыкның барлыгы белән бергә тамырланган, төпләнгән. Халыкның баруы, яшәве белән Тукайның яшәве табигый рәвештә берләштерелгән.

Тукайның исән вакытында, иҗа­тының иң куәтле чакларында һәм дә Тукай чын мәгънәсендә халык шагыйре булып җиткәннең соңында, унберенче елларда, Тукайга каршы бер хәрәкәт башлана.

Бу хәрәкәтнең бер канатында, ихтилял [революция] дәверендә беренче кыручы-ватучы булса да, бүгенге көндә большевиклардан сөрелгән мөхәррир Галимҗан Ибраһим торса, икенче канатында ул вакытта рус әдәбияты тәэсире астындагы, башлары Хөсәен Ямаш янындагы бер группа урын ала.

Галимҗан Ибраһим, Габдулла Тукайның үзен танымавыннан бераз үпкәләп, тиз көндә шулкадәр сөелүеннән бер көнчеләп, Тукайны үзенең дә­рәҗәсеннән төшерергә маташа, ул вакытның мәшһүр тәрәккыйпәрвәр байларыннан булган Дәрдмәнднең кү­ңе­лене алыр өчен, аны беренче дәрәҗәгә күтәрергә тырыша.

Икенче канат, андый вак мәнфәгатьләрдән озак торып, Тукайның иҗатына каршы кулланачак үлчәүне алуда хата ясый. Бу гөруһ [төркем], үзенең рус зыялы мохитеннән алган, рус тормышына мөнасиб [яраклы] булган «сәнгать – сәнгать өчендер» дигән аршин белән Тукайга каршы чыга. Вә бу үлчәү белән ул вакытның шагыйрьләре Сәгыйть Рәми белән Габдулла Тукай арасында чагыштырма ясый. Вә Сәгыйть Рәминең мәшһүр «Мин» шигыре белән Тукайның шигырьләрен үлчәүдән кичереп, Сәгыйть Рәми файдасына хөкемене чыгара. Тукайны такмакчы дәрәҗәсенә төшерергә маташа иде. Шунысы гаҗәп ки, бу группа ул вакытның төрек-татар матбугатында Тукайга, голяма генә булса да, каршы чыга беләчәк бер зәмин [җирлек] таба алмаенча, үзенең бу фикерен рус матбугаты аша мәйданга ата; русча укый белә торган яшьләрне мохатиб [оратор, сүз алып сөйләүче] итеп ала вә алар арасыннан үзенә якын бер группа да ясый иде. Тукай боларга үзенең «Мөнтәкыйд» [тәнкыйтьче] дигән шигыре белән җавап бирәдер.

Без монда боларның күтәргән мәсьәләләрен яңадан мәйданга куярга теләмибез, ул вакытта бик күп сөйләнелгән, моназарә ителгән Сәгыйть Рәми зур шагыйрьме, Габдулла Тукаймы зур икәнен яңартырга уйламыйбыз. Ул вакытта да, хәзер дә бу мәсьәләнең болай куелуы хатадыр. Сәгыйть Рәми вә Габдулла Тукай тарафдарларының бу сөальгә биргән җаваплары да хатадыр. Сәгыйть Рәми белән Габдулла Тукай һич бер-берсе белән чагыштырылмый торган, чагыштырыла алмый торган ике мәктәпнең, ике мәсләкнең шәкертләредер. Вә икесе дә үзләренең мәктәпләрендә, мәсләкләрендә, үз урыннарында зурлардыр.

Сәгыйть Рәми «сәнгать – сәнгать өчен» мәктәбенең шәкерте булып, үзенең тирә-юненнән, үзенең мохитеннән тәмамән читтә калып, үзенең үзлегенә фәна фил-лләһ [суфилык юлының иң югары дәрәҗәсенә җиткәч, суфиның Аллаһ белән берегүе] дәрәҗәсенә җитешә торган индивидуалист бер шагыйрьдер. Ул, үзен мохитеннән тәмамән тәҗәрред [бәйләнешне өзү] иттереп:

«Мин» димен мин, «мин» дисәм мин, миңа бер зур көч керә,
Аллалар, шаһлар, кануннар булалар бер чүп кенә...» –

дип яза ала гына түгел, шул вакытта шул игътикадта [ышану] була аладыр. Вә буның шигърияте нә безнең милләт белән, нә халкыбызның тормышы белән багланган түгелдер. Монда татарлык фәкать телдә генәдер. Шуның өчен Сәгыйть Рәми бу шигырендә татарча язган космополит бер шагыйрьдер.

Габдулла Тукай үзенең тойгыларын, кайгыларын, ыңгырашуларын үзенең тирә-юненнән, бу көнге яшәдеке генә түгел, бабаларының бабалары яшәгән мохитеннән аладыр; ала гына түгел, ул шул мохитнең бер кисәге, шул тирә-юньнең күңеленең сыкравы белән генә сыкранучы, шуның моңын гына көйләүче бер җырчыдыр. Шул мохитнең эченә, минлегене эретеп, үзлегене оныткан бер шагыйрьдер. Аңарда «мин» юк, ул гомере буе тырышса да, Сәгыйть Рәминең «Мин» шигырене яза алачак түгелдер. Аңарда «мин»лек «без» эченә кереп киткән вә шунда эрегән, беткәндер. Ул – «без»чедер, безне генә язадыр. Вә һичбер вакыт тирә-юнендәге «без»дән югары да чыга алмыйдыр, түбән дә төшә алмыйдыр, тәҗәрред дә итә алмыйдыр. Ул җаны-тәне, төбе-тамыры белән үз мохитенә, үз халкына гына баглангандыр, шул халыкның моңына җырлыйдыр, дәртене көйлидер, шул халыкның үз шагыйре, үзлек шагыйредер.

Менә шуның өчендер ки, гыйльми хәзерлеге урта, ятим, фәкыйрь, егерме биш яшьлек Габдулла Тукай һичбер кемнең өндәве, димләвеннән башка, халкы тарафыннан сөелеп җитеп, киң халык катлавының эченә, рухына сеңеп, халык шагыйре булып өлгергәндер. Менә шул милләтнең күңеленә манчып кына каләмене тибрәткән өчендер ки, Тукайның шигыре зыялыларыбыз мохитендә генә булып калмаенча, авылга җитеп, урамга, кырга, басуга чыгып, киң халык катлавыбызның малы булып өлгергәндер. Вә бик кыска еллар эчендә аның шигырьләре, көйләп-көйләп халык җырларыбыз белән ярышып, аларның урыннарын тота башлагандыр. Аның шигырьләренең зур бер өлеше мәдәниләшкән, әдәбиләшкән халык җырлары булып кына алынгандыр, мәдрәсәдән башлап шәһәрләрнең чәйханәсендә дәвам иттергән шигырьләренең, бу кадәр кыска мөддәткә киң халык арасына җәелеп, анда үзләшеп китүе, халкының барлыгы эченә җирләшүе, бу бик күп шагыйрьгә насыйб булган бәхет түгелдер. Моның кыйммәте дә, бик шәп иттереп энҗе төсле тутыкмый торган берничә шигырь язып та, кечкенә бер зыялы мохиттә буылып калырга мәхкүм шигырьләрдән юксәктер [югарырак, биегрәк], киң катлаучылык өчен, бер милләт өчен берничәсе мең мәртәбә файдалыдыр.

Шул ук халыкчылык, халыкка файда итү, яшьлегенә тәрбия бирү ягыннан караганда да Тукайның мохалифләренең [каршы] күкләргә күтәргән Сәгыйть Рәми, Дәрдмәнднең шигырьләренең, халык күз алдында кыйммәте ни кадәрдер? Моңарга да, төрле зыялыларның сүз көрәштерүләренә карамаенча, халык үзе кыйммәт биреп өлгергәндер. Бу ике шагыйрьнең шигырьләреннән, фәкать берәрсене генә Сәгыйть Рәмидән «Сызла, күңелем»не, Дәрдмәндтән «Сәлим бабай»ны (кая ул көнләргә) үзләштергәндер, үз итеп, үзенең тирән милли амбарына атып, үзенең күңел җимешләре арасына кушкандыр. Ләкин шуны да онытмаска кирәк: бу ике шагыйрьнең, бу ике шигырьләре үзләре дә мохитнең тәэсиренә бирелеп, халыкның аһ вә зарын көйләү парчаларыдыр. Нә Сәгыйтьнең «Мин»не, нә Дәрдмәнднең «Кораб»ны халык нә таныйдыр, нә аңлыйдыр, нә аны көйлидер, нә җырлыйдыр.

Тукайның шигырьләре белән бу көндә төрек-татар халкы һәм еглыйдыр, һәм көләдер, һәм моңаядыр, һәм уйныйдыр, киләчәктә дә төрек-татар халкының киң катлавы, бу шигырьләрдән әллә никадәр тәм табып, ләззәт алып, аны укыячактыр, җырлаячактыр, аның көлкесеннән көләчәктер, кайгысыннан күз яше агызачактыр. Менә шуның өчен дә Тукай халык шагыйре булып өлгергәндер. Үзенең җиде-сигез еллык шагыйрьлек тормышында, ни кәдәре фәкыйрьлек, авырлыкта яшәсә дә, үзенең халкының тәхтенә менеп җирләшә алгандыр вә аны анда кысрыклый торган милли мәйданда бер көндәш тә юктыр.

Тукайның шул җиде-сигез елда, баскыч-баскыч ничек үсүене, ниләр язганыны күзебез белән күреп торабыз. Ул үзенең беренче шагыйрьлек баскычыны «Мөхәммәдия»дән вә иске чыгтай әдәбиятыннан өлге алып язу дәверен бик тиз үтеп китәдер, вә бу үтеше аның форма ягыннан гына булмаенча, телнең җирләшүе, шигырьләренең халык җырларына якынлашуы җәһәтеннән дә, мәгънәнең үзгәрүе ягыннан да зур бер үсү төсен аладыр. Ул, тарикатьче [ишанлык юлы], мистик диванларның [җыентык] тәэсиреннән котылып, зәмин, заманның кушканынча, халыкчылык, милләтчелек аның шигыренең үзәк урынын тотадыр. Шул мохит, шул ук мохитнең эчке сәбыкында [узу, алга үтү] бик зур урын тоткан үзебезнең хәлебезне тәнкыйть, аның искергән, черегән формаларыннан көлү, аның белән көлә-көлә шәка итү [газаплану] Тукайны бик тиз һөҗүчелеккә таба өстеридер. Ул да бу юлда зур бер уңышлылык күрсәтеп, бик мәгънәле һөҗү шигырьләрне мәйданга китерәдер. Идел буе матбугатының ул вакытта иң мөһим урынын тоткан көлке журналында Тукай тиңдәшсез бер һөҗүче-сатир язучы булып өлгерәдер. Бу сәхәдә [мәйдан] аның белән Азәрбайҗанның Сабри гына буй үлчәшә аладыр. Идел буе матбугатында Тукайдан соң бу урын бик озакка кадәр буш каладыр. Большевик дәверенең башларында, бу урынны Бөдәйли бертоташ башласа да, милләтчелек сылтавы белән ул да юк ителәдер. Бу урын бу көнгә кадәр бушлыкта каладыр.

Тукай – мулла баласы. Ул Кушлавыч авылының Гариф мулла белән Өчиле хәзрәтенең кызы Мәмдүдә остазбикә балалары гына түгелдер, ул халкына хезмәт итеп килүне үзенең милли, дини бурычы дип уйлаган Идел буеның гасырлар буе бик күп авырлык күреп, шул вазифасы башында булынган муллалык, остазбикәлекнең шәргый баласыдыр. Шул муллалык, остазбикәлек, халыкны тәрбия итү, яшь буынга тугры юл күрсәтү, начарлыктан саклау үзенең зур бурычы дип ышанганга, ул ышану Тукайның тамырына ук сеңгәнгә, ул Казанга килеп, мәктәп-мәдрәсә мәсьәләсенә якынлашкач та тәрбияче булып китәдер. Кыйраәт [уку] китапларына, балалар бакчасына кирәкле әллә никадәр тәрбияви шигырьләр яза, дөньяга җәелгән әллә никадәр басняләр (мәсәлләр)не Идел буенча иттереп, бик тәмлеләндереп әйтеп бирә. Вә бу юлда ул вакытның сусавын бастырырлык тәрбияви шигырьләр мәхзине [каймак] хәзерләп чыгадыр. Бу эштә дә Тукай беренче җиргә бик тиз менә вә шул беренчелекне гомер буе саклап киләдер.

Тукайның үзенең шәхси тормышы юксыллык, ятимлектә үтүе, Казан кулдан киткәннән бирле юксыллык, үксезлеккә баткан милләтенең кайгысы, моңы аның үзенең шәхси кайгы-хәсрәте төсене ала вә Тукай милләт моңыны көйли торган, милләт бәхетсезлегене җырлый торган әллә никадәр шигырьләр мәйданга китерә, милли моңны шигъриятенең эченә ашлый. Ләкин ул мескен булып моңланмый, өметсезләнеп зарланмый. Халыкның елаганыны сөйләгән вә тагы елатканның соңында, киләчәктә тагы безнең урамда да бәйрәм булачагыны, безгә дә кояш чыгачагыны белдереп, зур өмет биреп, зафәрле [өстенлекле, яхшырак] киләчәкне булганы кебек күрсәтә. Вә зур бер өметчеллек уятып, яшь буынның алдында, киләчәктәге бай, мул үзлек эчендә үз тормышыны, үз иленең үзенә кайтачагыны җанландырып, гәүдәләндереп бирә.

Тукай тормышының иң бәрәкәтле чагында, үзенең кабилияте ачылып чәчәк атып өлгергән көннәрендә, үзенең ярлы, ятим мохитеннән алган үпкә авыруының эскәнҗәләре арасында кысыла башлый. Табган [табигый] шат, өметле бу егеткә бу авыру бик гайре табигый төстә ингыйкяс [чагылу] итеп, үз-үзенә каршы өметен киметә, аңарда үзенең тормышына каршы, үзенең теләкләренә каршы бер инкисар [күңел кайту, сыну] хыял уяна. Ул «Өзелгән өмид» рухында шигырьләр язарга тотына. Ләкин шәхси өметсезлек аның шигъри куәтен зәгыйфьләндерми, билгакес [киресенчә], аның шигырьләренә моңанча сизелмәгән яңа бер аһәң биреп, аның мәгънәсене тирәнләндерә, аның хиссиятләрене нечкәләндерә. Мохитнең бик чуалчык булуы, меңнәр-меңнәр мөридләр ясап өлгергән Тукайга, вакытында үзен каратырлык, вакытында үзен даруландырырлык матди имкян тудыра алмый. Аның фәкыйрьлек, ятим-үксезлектән килеп чыккан сабырсызлыгы да моңарга кушыла да, безнең әдәбиятыбызга бик яңа җимешләр бирәчәк бу дәвере дә кыска дәвам итеп, Тукайга «И, мөкаддәс моңлы сазым, уйнадың син ник бик аз? / Син сынасың, мин сүнәмен – аерылабыз ахрысы...»ны җырлата. Вә бик тиз вакытта хәкыйкатән Тукай сүнә. Аның бу ка­дәр бәрәкәтле уйнаган сазы сына. Тукайның иҗатының бу яңа дәвере, үзенең сазының нечкә кылларында туйганчы уйнамаенча киселә... Тукай вафат итә.

Шуның өчен Тукайның калдырган мирасы – «Тукай мәҗмугасы» халкына бирергә теләгән вә бирә беләчәк бүләкләренең бөтене түгелдер. Алар табигый рәвештә үсеп, киңәеп бара торган, аның иҗатларының ахырына килмәенчә, чишмәсенең суы бетмәенчә, урта бер җирендә сонгый [ясалма] рәвештә киселеп калган өлеше генәдер. Тукайның тагы никадәр тирән мәгънәле әсәрләр бирә беләчәгенә җанлы шаһидлар гынадыр. Бу әсәрләр нәрсәләр булыр иде, без аны белә алмасак та, боларның ни төстә, нинди тирәнлектә булуын без әйтә алабыз. Болар да һаман шул халкының моңы, дәрте белән, халкының киләчәккә өметеннән туган әсәрләр булачак иде. Боларны күрергә, боларны укырга язмыш безгә ирек бирмәде. Тукай аларны орлык көенчә, күңелендәге нур көенчә үзе белән алып китте.

Шуңарга халкыбызның киң катлавы, Тукай үлү көннәрендә матәм тотканда, Тукайның ачы язмышы өчен генә еламыйдыр. Аның күңел сыныклыгының ярты җыры җырланса да, яртысы җырланып бетмәенчә өзелеп калганы өчен дә хәсрәт чигәдер, күз яше түгәдер. Тукайга милли вазифасыны тулы көенчә үтәргә имкян бирмәгән мохиткә рәнҗидер, сыкрыйдыр.

«И, мөкәддәс моңлы сазым, уйнадың син ник бик аз...»ны күз яше белән кабатлыйдыр.


Варшау
Гаяз Исхакый

Сулдан-уңга: Г.Тукай, С.Рәмиев, Ш.Гайфи. Әстерхан, 1911 ел. 


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»