|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.04.2013 Җәмгыять
Василиса Галицынаны үтерүдә гаепләнүче Фарух Ташбаевка карата җинаять эше ТР Югары Судына тапшырылганТатарстан прокуратурасы Фарух Ташбаевка карта җинаять эше буенча гаепләү йомгагын раслаган. Россия Тикшерү Комитетының ТР буенча тикшерү органнары, чыгышы белән Үзбәкстаннан булган 30 яшьлек Фарух Ташбаевка карата җинаять эшен тикшерүне төгәлләгән. Ул РФ Җинаять Кодексының 105 нче маддәсенең 2 нче часте (башка җинаятьне яшереп калу максаты белән талау, көчләү яки җенси характердагы көчләү гамәлләре белән бәйле төстә, кечкенә яшьтәге баланы үтерү), 126 нчы маддәнең 2 нче часте (балигъ булмаган баланы урлап качу), 131 нче маддәнең 4 нче часте (14 яше тулмаган баланы көчләү), 132 нче маддәнең 4 нче часте (14 яше тулмаган затка мөнәсәбәттә җенси характердагы көчләү гамәлләре кылу) буенча җинаятьләр кылуда шикләнелә.
|
Иң күп укылган
|