поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
17.04.2013 Мәдәният

Гайрәтле вә “мескен” Наташа...

Апрель – безнең милләтебез горурлыгы, сөеклебез – бө­ек Тукаебыз дөньяга килгән һәм киткән ай! Татарның рухи күтәрелеше – сәнгать­тәге, әдәбияттагы уңышла­рыбызны барлау да шушы айда кискен бер төс ала...

Матбугатта 2013 елда “Тукай бүләген кемнәр дәгъва­лый” дигән хәбәр дә пәйда булды. Бу хәбәр халыкка мәгълүм булганчы ук үзара сөйләшү­ләрдә имеш-мимеш сүзләр тарала. Моннан бер айлар чамасы элек әдәбият, сәнгать дөнья­сындагы мәгълүматлардан нык хәбәрдар булган, мөлаем теләктәшем Гүзәл Сәгыйтова (телевидениенең “Мәдәният дөньясы” тапшыруларын алып баручы): “Нәкыя апа, Г.Камал театры Алсу апа Гайнуллинаны Тукай бүләгенә тәкъдим итә икән. Аның Тукай бүләге алганы юк идемени?” – ди. Бу сорау­ны аннан ишеткәч, мин дә аптырап калдым. Аптырау гынамы, тәмам гаҗәпләндем. Чыннан да, бәлки аңа дәүләт бү­ләген икенче мәртәбә бирә­ләрдер? Хәзерге премия бирү уставы буенча ике мәртәбә бирелү дә мөмкин бит?.. Ачык­ладык, беренче генә икән...

“Гайнуллина Алсу Әскәр кызы – Г.Хугаевның “Кара чикмән”дәге Биртәтә образын, Г.Исхакыйның “Курчак туе”н­дагы (М.Гыйләҗев һәм Р.Хәмид инсценировкасы) Наташа образын, З.Зәйнуллинның “Арбалы хатыннар”ында Гайшә образын иҗат иткәне өчен”, – дип әйтелгән.

Ярый, хуш, тәкъдим ителеп матбугатта чыкты. Янәдән үз­ара сөйләшүләр башлана. Мин дә өй диварлары эчендә генә бикләнеп ятмыйм: телефон аша көн дәвамында әң­гәмәләр, бә­хәсләр бара. Ни­чәмә-ничә танышларым бе­лән сүзгә кереш­сәк тә, һәр­кайсы: “Гайнулли­наның Ту­кай премиясе юкмыни?” – дип сәерсенеп калалар...

1954 елның 24 февралендә Чүпрәле районы Чүпрәле авылында дөньяга килгән кыз 1974 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый.

Татарстанның һәм Россия­нең халык артисты, РСФСРның К.Ста­­­нис­лав­ский исемендәге Дәүләт бүлә­ге иясе Алсу Гай­нуллинаның рольләрен саный башласаңмы? Аларның бер­ничәсен генә әйтеп китәм: “Татар хатыны ниләр күр­ми”дә Гөлбану, “Талак, талак”­та Гө­ләндәм, “Качаклар”да Сәр­би, “Казан сөлгесе”ндә Мөр­шидә, “Сүнгән йолдызлар”да Сәр­вәр, “Бирнәсез кыз”да Лариса, “Бә­хетсез егет”тә Гайни, “Әниләр һәм бәбиләр”дә Валентина һәм башкалар.

Тукай бүләгенә тәкъдим ителгән икән, ул иҗатчының барлык иҗади гомерендәге уңышла­рын да барлау ич инде. 40 ел дәвамында халкыбызны сокландырырлык гамәлләре булган Алсуыбыз милләтне тәр­бияләү эшенә армый-тал­мый хезмәт иткән. Бу очракта Аяз­ның ар­тист­ларның милләт­не тәр­бия­ләүгә мөнәсәбәтле юлларын әйтеп үтәсе килә.

“...Спектакль тәмам. Халык, ишелеп, бәхет диңгезеннән караңгы, дымлы, суык һәм пычра­к урамнарга тарала. Ләкин алар хәзер бөтенләй үзгә халык, күңелләр яп-якты, сүзләр түгәрәк, алар үзгәр­гән­нәр. Көннәр буе ят телдә сөйләгән радио-телевизор­ларга күнеккән, эштә әдәп сак­лап сыңар урыс хакына вата-җимерә урысча сөйләшеп йөрергә мәҗбүр ителгән кешеләр хәзер үзгә: алар – ТАТАРЛАР. Ах, татар булуларын нигә алар шулай сирәк тоялар? Әйе, алар бу кичтә бөтенләй бүтән кешеләр, алар баеп кайтып баралар, көчәеп.

Кем уятты аларның җан­нарын? Кем баетты бөек та­тарны? Кем ул бөек тылсым­чылар? Алар – артистлар! Та­бигатьнең серле балалары, тиң­дәшсез тыл­­сымчылар. Әгәр телебез татарча ачылырга торганда, ка­раңгы офыклар артында яктылык офыгы җемел­дәгәнен аермачык әйтергә тиешбез. Әгәр без ХХ гасырның ишеген ябарга җы­енганда, татар җаны әзме-күпме исән калга­н, дип расларга телибез икән, без гасыр дәвамында татарны милләт итеп саклап калырга омтылган бөекләр турында тел яшермичә сөйлик инде...” – дип яза ул үзенең бер кулъязмасында. Буш сүз, юк сүз дип кем бәхәскә керер икән? Шулар арасында Алсу Гайнуллинабыз – халкыбызның иң яраткан, иң талантлы артист­кала­рыбызның берсе ич!

Алсуның Тукай бүләгенә тәкъ­дим ителгән рольләре уйна­лган әсәрләрне минем сәхнәдән үз вакытында карап барганым булды. Ләкин күңел хәтере дә томанлы пәрдә белән каплана бара шул...

Тукай бүләгенә тәкъдим ителүен ишеттем дә сөендем. Бирерләренә дә ышандым. Менә кичә генә үземне үзем сискәндереп: “мин дә бит – Ал­суны сәхнәдән яратып караучы, аны хөрмәт итүче, Мар­­сель Сәлимҗанов исән вакытта гел аш-суларда бергә булып аралашкан, тәгам бүлешкән кеш­е”, – дим. Бәй, шулай булга­ч, ник мин тамашачы була­рак аның хакында сүз әйтмим соң әле?

Театр афишаларына күз салам, 31 март – якшәмбе көн­не – “Курчак туе” спектакле икән. Тәвәккәлләп, спектакль­гә чыгып киттем. Спектакльнең премьерасы 2009 елның 8 но­яб­рендә булган. “Халык та йөрүен сүл­пәнәйткәндер инде бу спек­такльгә”, – дигән уй-фикер­ләрем белән бардым. Барсам, зал тутырып халык килгән. Дөрестән дә, мин аны бөтенләй яңа спектакль итеп кабул иттем. Премьера көн­нәрендә алган тәэсирләрем тонык­ланган, онытылган...Спектакльнең һәр ягына игътибарымны юнә­лтергә ты­рыштым. Йотылып карап һәм тыңлап утырдым. Мин бит театр сәнгате буенча белгеч түгел, дип үземне тынычландыргандай итеп язарга алындым шул. Алсу кадәр затлы, киң колачлы, театр сән­гатендәге иң зур бүләкне – К.Станиславский исемендәге премияне инде 1991 елда ук алган артистка хакында мәгъ­нәле фикер җит­керә алырмынмы соң мин?! Гадәттә, Россия бүләкләрен биргәндә, үз төбә­гендәге, милли премияләрнең бирелгәнме-юкмы икәнлегенә игътибар итәләр. Мин монысын Аязым­ның иҗатына мәс­кәүлеләр премия биргәндә шул ягына да игътибар ит­кәнлекләрен хә­терлим. Ә бит Алсуга премия бирүгә андый тоткарлык та булмаган: би­рергә икән – би­рергә! Аның талантына театр белгечләре югары бәяләрен һич тоткарлыксыз, бернигә дә карамый бир­гәннәр! Татар төбәгендә шундый озакка сузылган бәяләү мизгеле безнең милләтне бизи торган күренеш түгел, әлбәттә!

“Курчак туе” пьесасы минем улым Мансур һәм гаи­ләбезнең дусты Ризван Хә­мидләр тарафыннан иҗат ител­гән. Аларның үзара сөй­ләшүләреннән чыгып әйтә алам: пьеса Гаяз Исхакый ру­хына таянып язылган гына, ә асылда аның бер әсәреннән дә бер җөмлә алынмаган. Бу – аларның уртак иҗат җимеше! Нинди тирән фикер ята ул пьесада! Никадәр гыйбрәт, ника­дәр үткәнне күреп аңлату, ки­ләчәккә ишарә анда! Залдагы тамашачыларның сүзенә колак салам: “Бу бит безнең бүгенгебез”, – диләр. Аяз гомере буе милләт-милләт дип җан авазы белән сөрән салып яшәде, үзенә урын тапмыйча ачыргалана иде. Бу әсәр шул ук вакытта Аязның рухына тәңгәл килә торган булуы белән дә мине җирсетә! Әсәрнең бөек­леген халыкка җиткерүдә талантлы режиссерыбыз Фәрит Бикчән­тәев дөрес штрихлар тапкан, аның рәссамы булган Булат Ибраһимов ниндидер затлы миллилеккә басым ясаган. Сүз башым бит шүрәле, дигәндәй, Алсу, әсәрдә Ната­ша образын башкарып, тамашачы алдын­да тагын сыналды: “нинди генә адәмнәрне бир­сәгез дә, ха­рактер­дагы эчке хисләрне тама­шачыга җит­ке­рерлек итеп башкара алам”, дигән фикергә мөһер сукты кебек. Нинди гайрәтле Наташа, авыр хәлдә калып, “мескен” булырга тиеш, халыктан үзенә кызгану хисләре тудырырга тиеш кебек. Юк, ул һаман да гайрәтле, җилнең кайсы якка исү юнәлешен чамаларга гына кирәк, аңа һәм ул тагын да гайрәтен чәчәчәк. Гайрәтне кайсы якка чәчәргә алынасың бит?! Анысын тамашачы үзе абайларга тиеш. Ә аны Алсу тама­шачыга үз осталыгы бе­лән җиренә җиткереп бирә... Рәх­мәт аңа!!!

Зәки Зәйнуллинның “Ар­балы хатыннар” пьесасы сугыш еллары эпопеясын хә­терләтә. Ул әсәрне карап, чын мәгъ­нәсендә ул еллардагы хатын-кызларның да авыр тормыш­та яшәгәнлекләрен искә төше­рәбез. Сугыш елларында тылда калганнар өчен очны-очка ялгап яшәү аерата авыр иде. Ил азатлыгы хез­мәтенә озатылган ирләрен хатын-кызлар ихлас фида­карьлек белән көтәләр. Бу әсәрдәге Гайшә – гаҗәп тә үзенчәлекле образ. Аны Алсу тирән мәгънәле ихласлык бе­лән башкара. Ул анда бөтенләй танымаслык кыяфәткә кергән. Тамашачыларның: ”Алсу Гайнуллина уйный, дип програм­мада язылган, ә ул уйнамадымыни? Аның кыяфә­те түгел ич бу!” – дип аптырап калганнарын беләм. Бу аның тиңдәшсез актерлык талантына ия булганлыгын күрсәтә! Аңа “Сөяксез Гайшә” кушама­ты тагылган. Халык һич юк җирдән кушамат кушмаган, кешенең сөякле икәне һәр­кемгә мәгълүм. Ул үзен сөяксез Гайшә дип атауларыннан ка­нәгать түгел, аның “Тәвәккәл Гайшә” буласы килә. Ул бары тик яхшылыкка гына омтылып, тәвәккәллекләр генә кыла.

Алсу ”Кара чикмән”дәге Биртәтә хәйләкәрлеге белән мәртәбәгә ирешә торган зат булып истә калган. Аның һәр иҗат җимеше татар тамашачысы өчен авыздан бер вакытта да тәме китми торган көтеп алынган татлы ризык кебек.

Танылган режиссер Марсель Хәкимович Алсуны труппадагы барлык артисткалардан да өстен итеп, хөрмәт итеп ярата торган иде. Марсель Илдар белән Алсуны һәрвакыт гаилә дуслары итеп санады, балалары кебек үз итт­е. Без дә Марсельләр белән гаи­лә дуслары булганлыктан, берг­ә очрашырга туры килә иде. Марсель Хәки­мович Алсуны талантлы актриса булганы өчен яратты! Юкка тү­гелдер бит!

Алсу Гайнуллина – бу ел­ның Тукай бүләгенә, һич­шиксез, лаеклы артисткабыз! Бирсен Ходай!  


Нәкыя ГЫЙЛӘҖЕВА
Ватаным Татарстан
№ 62 | 17.04.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»